“Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты ачылды
Әлеге вакыт эчендә 16–22 яшь категориясендә – 83, 16 яшьлекләр һәм аннан да яшьрәкләр арасында 53 компетенция буенча көч сынашачаклар.
14 ноябрь көнне Бөгелмә механика заводында «Яшь профессионаллар («WorldSkills Russia») төбәк чемпионаты ярышларының ачылу тантанасы үтте.
Яшь эшче һөнәр ияләрен Бөгелмә механика заводы директорының беренче урынбасары Шамил Талыйпов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Эльвера Резванова, Татарстан Республикасы Промышленность һәм сәүдә министрлыгының нефть чыгару һәм эшкәртү бүлеге җитәкчесе Лилия Рәхимҗанова сәламләде.
Чемпионат Татарстан Республикасында 14 ноябрьдән алып, 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге вакыт эчендә 16–22 яшь категориясендә – 83, 16 яшьлекләр һәм аннан да яшьрәкләр арасында 53 компетенция буенча көч сынашачаклар.
Конкурс мәйданчыкларында 2 000 артык конкурсант һәм эксперт ярышачак. Бу – һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, предприятие вәкилләре. «WorldSkills» чемпионаты – югары дәрәҗәдәге осталарның аралашу урыны гына түгел, үз һөнәрендә беренче адымнар ясаучылар өчен дә бик уңай һәм файдалы җирлек. Ул шулай ук яшь белгечләргә һөнәри үсеш бирүче иң престижлы көч сынашу.
Бик тиздән безнең республикада «WorldSkills–2019» стандартларына нигезләнгән һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпионаты узачак. Күп кенә республика конкурсантлары анда катнашып, Россия җыелма командасы составында лаеклы медальләр яуларлар дип ышанабыз.
Елдан-ел чемпионатның дәрәҗәсе үсә, масштаблары киңәя бара, яңадан-яңа компетенцияләр барлыкка килә. Димәк, биредә тагын да күбрәк яшьләребез катнаша, үзләрен күрсәтә һәм һөнәрләре турында бик күп яңалыклар белә алачаклар.
Төбәк бәйгесендә катнашучы егетләрнең берсе – Федор Коннов – Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы студенты. Мондый конкурста беренче тапкыр катнаша. Юнәлеше – “Полимеханика и автоматизация”. “Тәҗрибә дә, практика да бар. Шулай ук курку, дулкынлану хисе дә шактый. Шул ук вакытта җиңәсе килү теләге дә зур. Мондый бәйгеләрдә катнашу зур горурлык, үз-үзеңә ышаныч уята. Барлык конкурсантларга да уңышлар телим”, – ди Федор.
Тагын бер кыю егет – бәйге конкурсанты Артур Ситдыйков – Алабуга политехника көллиятенең өченче курс студенты. “Әлеге сынауга бик әйбәтләп әзерләндем. Беренче тапкыр катнашсам да, үз-үземә ышанычым зур. “Полимеханика и автоматизация” компнетенциясе буенча көчемне сынап карарга булдым. Әлеге һөнәргә кызыксынуым кече яшьтән. Кечкенәдән бик яратып төрле конструкторлар белән уйный, нәрсәдер төзергә ярата идем”, – ди егет.
Төбәк бәйгесе җиңүчеләре «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) – 2019» милли чемпионатында катнашачаклар. Ул киләсе елның маенда Казан шәһәрендә үтәчәк.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа