Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Якты өметләр, матур хыяллар белән

Көз айлары - туй айлары җиткән, Миләш кимме җиткән кызлардан? Башын куеп имән иңнәренә, Яфрагына чаклы кызарган... Октябрь башы... Көзнең шушы вакытында гына була торган муллык, зыңлап торган тынлык җанга рәхәтлек тә, моңсулык та өсти. Көзге авыл киче... Әкрен генә миләш, баланнардан яфраклар төшкәли. Инде соры төскә кергән җиргә сары,...

Көз айлары -
туй айлары җиткән,
Миләш кимме
җиткән кызлардан?
Башын куеп
имән иңнәренә,
Яфрагына чаклы
кызарган...

Октябрь башы... Көзнең шушы вакытында гына була торган муллык, зыңлап торган тынлык җанга рәхәтлек тә, моңсулык та өсти.
Көзге авыл киче... Әкрен генә миләш, баланнардан яфраклар төшкәли. Инде соры төскә кергән җиргә сары, кызыл яфраклар якты өметләр, матур хыяллар булып түшәлә кебек.

6 октябрь. Чү, бүген Кодаш килен төшерә ич! Шофер егет Азат белән Чаллы шәһәрендә туып-үскән сылу кыз Диананың кызыл туйлары!
Күптән инде ачып куйганнар килен төшәсе өйнең капкасын. Берничә сәгатьтән каенана буласы Зөһрәнең дулкынлануы йөзенә чыккан. Кичкырын туй машиналары Чаллыдан Кодашка кайтып керделәр. Күрше-күлән Диананың әнисе Резидә ханым туып-үскән йорт янында машиналарны туктатып, яшьләргә матур теләкләрен әйттеләр, йолалар үтәттеләр һәм, билгеле инде, кияү егетеннән тәм-томнар алдылар.

Менә көткән сәгатьтә бизәлгән туй машиналары кәләшне, кода-кодагыйларны Янчуриннар йортына алып та килде. Халкыбызның күркәм йоласы буенча, бал-май каптырып, йомшак мендәрләргә бастырып каршы алды киленне Зөһрә ханым. Шул арада яшьләр кыз бирнәсен, бүләк-күчтәнәчләрне, күпереп торган пар мендәрләрне, урын-җирне йортка ташыдылар. Бу бәхетле мизгелләрне күрергә килгән әбиләр, дәү апалар: "Әй, кыз бала! Төшкән җиреңдә таш бул!" - дия-дия теләктә тордылар. Янчуриннар йортына шул мизгелдә гүя оялчан елмайган кәләш белән бәрәкәт, кояш, ягымлылык килеп керде. Кунакларны бакча нигъмәтләреннән, аш-судан сыгылып торган мул табын каршы алды.

5 октябрьдә шул ук Яшьләр урамында яшәүче Шиһаповлар да килен төшерде. Шофер егет Рамил белән күрше Лениногорск шәһәрендә туып-үскән акыллы, чибәр кыз Илвинаның ширбәт туйлары булды!
Илвинаны да Шиһаповлар йортында: "Киленле йорт - көйле йорт", - дип каршыладылар. "Әгәр сине төшкән җиреңдә "Килен кеше ким кеше - алабайга тиң кеше" дип каршы алсалар, алабай буласың, әгәр "Килен - өй күрке" дип торсалар, күркәм булырга тырышасың", - ди торган булганнар әүвәлгеләр.
Төшкән нигезеңә игелек фәрештәсе булып килеп кер, Илвина. Яңа гына каената-каенана булган Наил белән Фәридә бик дулкынланалар, билгеле. Менә, ниһаять, алар төпчекләрен башлы-күз-ле иттеләр. Илвинаның әнисе Алсу ханым да ким дулкынланмый. Ул сөеп, яратып үстергән бердәнбер кызы белән кияве Рамилгә шатлыклы-куанычлы озын гомерләр тели.

Яңа өйләнешкән бу ике парга да бәхет-сәгадәт тели авыл халкы. Һәр ике якның да әти-әниләрен тигез күреп, соклангыч пар булып яшәгез. Тормыш дигән озын, авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, бер-берегезне гафу итә белеп, бер-берегезгә юл куя белеп, сабыр итә белеп үтәргә тырышыгыз. Күп еллар узгач та:
"...Димәк, Ходай
үзе кушкан,
Үзе шулай теләгән.
Сине - миңа, мине - сиңа,
Сиңа гына тиңләгән",

- дип сөенеп искә алырлык булсын. Бәхетле булыгыз, кадерле балалар, яңа тормыш юлына төкле аягыгыз белән!
Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса