Яхшылыкка тирән ышаныч белән
*Тирәбездә - күркәм кешеләр
Янгыннар, су басулар, техноген һәлакәтләр һәм башка табигый казалар - коткаручылар шундый авыр мизгелләрдән тиз арада котылу юлын таба белә торган кешеләр. Коткаручы булып бу һөнәрне очраклы гына сайлаган кеше эшли алмый. Һәркем бу юлга үзе теләп, бөтен җаваплылыкны һәм авырлыкны аңлаган хәлдә баса. Шул исәптән, хатын-кызлар да. Йорт, гаилә җылысын сакларга, балалар табып, тәрбияләп үстерергә тиешле нәфис затлар да хезмәт итә бу өлкәдә. Сабырлык, салкын канлылык, кыюлык аларга һич кенә дә ят сыйфат түгел. Шул ук вакытта кайгыртучан, нечкә күңелле гүзәл әни һәм ханым булып кала да беләләр...
Наталья ПЕНЬКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инженеры.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Бала чакта укытучы булырга хыялланган шаян кыз Резеда менә 15 еллап инде кешеләрне коткару өлкәсендә эшли. Оптимист ул, тәмле-татлы ашарга, татарча җырлар тыңларга ярата, ә тагын Гайдай комедияләренә, Ахматова иҗатына мөкиббән. Ә менә ялкау-хөрәсәннәрне күрәлмый, кешеләрнең үз сүзендә торучан, тәртипле, итагатьле булганнарны үз итә. Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, бернинди җаваплылыктан да курыкмый торган бу нәфис зат - 21 нче янгын-коткару часте инспекторы Резеда Нәфис кызы Ермакова.
- Резеда, бик җитди һөнәрне сайлагансыз. Биредә эшләү физик яктан гына түгел, психологик яктан да авыр санала. Сезгә ничек?
- Мин эштән курыкмыйм. Һөнәремне дә яратам. Эшемдә дә, өйдә дә авырлыкны сизмим. Ярдәмчеләрем - улларым да үсеп килә.
- Ә кешеләрдә нинди сыйфатлар сезнең өчен мөһим? Улларыгызны нинди итеп күрәсегез килә? Ял вакытларын ничек уздырасыз?
- Барыннан да бигрәк, намуслы, дөрес сүзле булсыннар. Улларымда да нәкъ шул сыйфатларны тәрбияләргә тырышам. Әйбәт малайлар алар, бөтен эштә дә ярдәм итәргә тырышалар. Буш вакытым күп дип әйтмәс идем, шулай да, мавыгуларны, гамәлләрне дөрес бүлә белсәң, вакыт җитә ул. Ял дигәндә, мин актив ялны яратам, сәяхәт итәргә, мәсәлән. Тормышта күп нәрсәгә өлгерергә, күп нәрсәне күреп калырга тырышырга кирәк дип саныйм мин. Күңел төшенкелегенә бирелергә яратмыйм. Булганына шөкер итәм, канәгать була, шатлана беләм.
- Яңа елга аяк баскан бу матур көннәрдә хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
- Барлык якташларымны Яңа ел белән тәбрик итәм, иң изге теләктә калам. Ә коткаручыларга, бигрәк тә шушы җаваплы һөнәрне сайлаган хатын-кызларга сәламәтлек, гаилә бәхете, авыр, әмма кирәкле эшләрендә уңышлар телисем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа