Ул да содат итеген кигән...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен илебездә 1922 елдан бирле билгеләп үтәләр. Башта ул - Кызыл Армия, аннары - Совет Армиясе, соңыннан Ватанны саклаучылар көне дип исемләнә. Ничек кенә булмасын, бәйрәм үз асылын саклап кала, ул бүгенгәчә халыкта "ир-егетләр бәйрәме" дип санала. Бу көнне илебездә сугыш ветераннарын хөрмәтлиләр, мемориалларга чәчәкләр...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен илебездә 1922 елдан бирле билгеләп үтәләр. Башта ул - Кызыл Армия, аннары - Совет Армиясе, соңыннан Ватанны саклаучылар көне дип исемләнә. Ничек кенә булмасын, бәйрәм үз асылын саклап кала, ул бүгенгәчә халыкта "ир-егетләр бәйрәме" дип санала. Бу көнне илебездә сугыш ветераннарын хөрмәтлиләр, мемориалларга чәчәкләр салалар, бәйрәм чаралары уздыралар, концертлар оештыралар. Без дә бу мөмкинлектән читтә кала алмадык. "ТНГ-Групп" җәмгыятендә булып, армиядә хезмәт итүчеләр белән танышып кайттык.
Сергей Гуркин - Юрий Афанасьевның коллегасы, бергә эшлиләр. Тик аның белән сөйләшә башлагач та, "каты стена"га килеп терәлдем, Сергей да "яшерен" частьта хезмәт иткән. "ТНГ-ЛенГИС" җәмгыятендә дүртенче елын эшли, электр-монтажчы. "Электрга мәхәббәт миндә кечкенәдән үк. Әтием Анатолий инженер-электрик иде, шунлыктан мин электр җиһазлары арасында уйнап үстем. Ә үсеп җиткәч, күңелемә якын һөнәр итеп сайладым. Бу турыда жәлләп тә карамыйм. Ә "ТНГ -ЛенГИС " җәмгыятендә эшләвемә шатланам. Биредә яшьләр өчен (Сергейга - 37 яшь) бар уңайлыклар бар. Гаиләм - хатыным Гүзәл һәм улым Ярослав белән эштән биргән юлламалар белән даими рәвештә ял итәбез. Кышын чаңгыда шуабыз, җәен диңгезгә барабыз. Ә эшкә килгәндә, без җаваплы урында эшлибез. Төрле хәлләр була, зур киловольтлы электр белән "дуслашырга" туры килә. Ә 23 февраль көне - минем өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Армия юлын һәр чын ир-егет узарга тиеш", - ди ул. Әлеге өч ир-егет белән күрешеп сөйләшкәч, шуңа төшендем: илне, туган шәһәрне яклар өчен алар көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмаячак. Һәр ир-егеттә Ватан сакчысы яши.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа