Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

“ТНГ-Групп” җәмгыяте ветераннарына кадер-хөрмәт (+фотолар)

Замана шартларында предприятиенең уңышы җитештерү күрсәткечләреннән генә түгел, ә үз хезмәткәрләре һәм шул исәптән ветераннары хакында кайгыртучанлык күрсәтү белән дә билгеләнә.

“ТНГ-Групп” җәмгыяте предприятиедә берничә дистә еллар эшләп, аны булдырган, төзегән кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итергә, игътибар күрсәтергә кирәклеген яхшы белә һәм бу өлкәгә зур әһәмият бирә. Әлеге кешеләрне предприятиенең алтын фонды дип атыйлар.

Ветераннарның буыннар алмашынуын саклауда роле аеруча зур. Бу уңышка ирешүнең ышанычлы нигезе булып тора. Геофизикада пенсионерларга ярдәм системасы булдырылган, әлеге максатларга ел саен шактый гына акча бүлеп бирелә. Ул ветераннар тормышын тагын да күңеллерәк итергә һәм төрләндерергә мөмкинлек бирә. Әлеге ярдәм кысаларында алар еш кына “Сосновка” ял базасында ял итәләр. 16 ноябрь көнне 141 кешедән торган геофизика ветераннарының беренче төркеме табигатьнең әлеге гүзәл почмагында 2 көнлек ялга килде.

Шунысы куанычлы, ветераннар предприятиенең хезмәт коллективы белән һәрвакыт элемтәдә тора, җәмгыять тормышы, эшләре, уңышлары һәм проблемалары белән кызыксыналар. Шул максаттан, икенче көнне предприятие җитәкчелеге “Сосновка”ның актлар залында өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашты. Аның эшендә «ТНГ-Групп» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Денис Кислер һәм компаниянең профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиев катнашты.

Денис Александрович ветераннарны предприятиенең яңа проектлары белән таныштырды. Геофизика хезмәттәшлек итә торган куәтле компанияләр турында сөйләде.

– Якын арада "ТНГ-Групп" диңгез шельфындагы скважиналарны геофизик тикшерергә һәм йөзү платформасы белән эш алып барырга ниятлибез. Компания шулай ук үз аппаратурасы белән бәйле технологияләрне үстерүдә дә туктарга уйламый. Фәнни-техник идарә өлкәсендә дә зур үзгәрешләр. Алга таба фәнни эшләнмәләр, фәнни идеяләр өстендә эшләячәк инжиниринг үзәге булдыру күздә тотыла. Финанс эшчәнлеге планында уңай динамика саклана. Зур мегапроект хисабына, киләсе елда табышны 28 миллиард сумга кадәр арттырырга планлаштырабыз, – дип ассызыклады җитәкче.

Компания шулай ук чит ил контрактлары өстендә дә актив эшли. Һиндстан белән актив хезмәттәшлек итәләр. Быел Һиндстанда 3 тендер откан. Сирия белән мөнәсәбәтләр җайга салына. Анда бүгенге көндә дә тулысынча тыныч булмаса да, киләсе елга скважиналарда геофизик тикшеренүләр үткәрүгә керешү планлаштырыла. Моның өчен җиһазлар әзер инде. Биредә эш бик катлаулы. Куркынычсызлык ягыннан гына түгел, скважиналар фонды да шактый катлаулы. Якынча бәяләүләр буенча, Сирия нефть компаниясенеке булган скважиналарның күп өлеше – 80 процентка якыны боевиклар тарафыннан шартлатылган, шуңа күрә скважиналарда капиталь ремонт эшләре бара. Безнең геофизикларыбыз биредәге эшчәнлекнең бик катлаулы булуына да карамастан, аларга алынудан курыкмаган. Шулай ук, аппаратура, күтәргечләр, вагон-йортлар эшләү белән шөгыльләнүче “ТНГ-Универсал” быел скважиналарны тикшерү өчен Оман иленә кайбер төрле җиһазлар җитештергән. Анда зур командировкага бару планлаштырыла. Скважиналарга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче компания җитди эшләр тәкъдим итә.

Ветераннар бүгенге көндә дә үз предприятиеләренең торышы белән бик тә кызыксыналар һәм аның эшчәнлеген бик актив күзәтеп баралар. Алар биргән бик күп сораулар да җәмгыятьнең бүгенге тормышына бәйле иде. Өлкәннәрне Якутиядәге эшләр, андагы партияләр, эш планнары, нефть алынган скважиналарның булу-булмавы, Карск диңгезендәге эшчәнлек һәм башкалар кызыксындырды.

Форсаттан файдаланып, ветераннар әлеге очрашу, оешма тарафыннан күрсәтелүче игътибар, ярдәм өчен предприятие җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Денис Кислер, үз чиратында, җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә компаниянең ветераннар өчен тырышачагын белдерде.

Буыннар очрашуы ахырында туган көннәрен билгеләп үтүче Хәлимә Зәйнуллинаны, Александр Козелковны, Тельман Сәйфиевны, 80 яшьлек юбиляр – Елизаветт Любимовны һәм гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Геннади Николаевич һәм Лидия Георгиевна Московецларны тәбрик иттеләр.

Геннадий Николаевич Московец – «ТНГ-Групп» та 36 ел эшләгән. Лениногорск районының Михайловка авылында туа. Лениногорск төзелеш училищесында укый. Армиядән соң ук геофизикага эшкә урнаша. Бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы булып эшли. Өйләнә. Соңрак җәмгыятьтә машинист, моторист булып эшли. Хезмәт еллары дәверендә шактый бүләкләргә лаек булган. Алар арасында трестның Хезмәт ветераны, Россиянең Хезмәт ветераны... Аның сүзләренә караганда, аның өчен иң зур бүләк – эшләгән коллективыңның хөрмәте.

Алар Лидия Георгиевна белән 50 ел бергә гомер итәләр. Хатыны геофизикада 23 ел эшләгән. Чыбыкчы-шнурчы булып көч куя.

– Бөтен илгә, чит илгә сейсмокослар ясадык. Бер гаилә кебек дус идек, күңелле яшәдек. Әлеге бәхетле мизгелләрне еш искә алам. Рәхәтләнеп эшләдек тә, ял да иттек. Һәркем бер-берсен хөрмәт итте, шатлык-хәсрәтләр уртак иде, – дип искә ала Лидия Георгиевна.

– Биредә барысы да бер-берсен белә, күпләр күптәнге дуслар. Шуңа күрә бу ял безнең өчен бик кадерле. Компаниядә буыннар арасында тынычлык, дуслык, хөрмәт атмосферасы булдырылган. Бу безнең өчен иң кадерлесе, – ди предприятие ветераны Мария Ивановна Уляшкина.

Мария Ивановна гаиләсендә барысы да диярлек геофизиклар. Ире – Николай Аркадьевич Уляшкин шулай ук гомерен геофизикага багышлый. Хезмәт династиясен балалары, оныклары дәвам итә. Уллары – Сергей Николаевич Уляшкин – экспедиция начальнигы урынбасары. Кияүләре – Раил Рафаэль улы Дәүләтшин – шартлатучы. Оныклары – Дмитрий Сергеевич Уляшкин – памбур.

  • Октябрьск нефть техникумыннан соң Бөгелмәгә килдем, геофизикада хезмәт юлын оператор буларак башладым. Гаилә кордым, предприятие безгә шундук фатир бирде. Соңрак, читтән торып Мәскәү нефть институтында укыдым. Геофизикадан 2,5 ел Египетта эшләдем. Аннан Бөгелмәгә әйләнеп кайткач, шунда ук кара “Волга” сатып алдым. Ул вакытта машиналар бик сирәк иде. Бу минем өчен дә, башкалар өчен дә сенсация булды – горурлыгым чиксез иде. Шулай ук 1нче разрядлы спортчы булдым. Җәй көне йөгердем, кыш – чаңгыда чаптым. Үз тормышым, предприятием белән бик тә канәгать. Җәмгыятебез безгә карата бик игътибарлы, – дип уй-хисләре белән уртаклаша 45 ел геофизикада көч куйган Михаил Яковлевич Яковлев.

85 яшьтә булуына да карамастан, Михаил Яковлевич бүген дә спорт белән актив шөгыльләнүен дәвам итә, һәр иртә физзарядка ясый, шаяртырга һәм көләргә ярата. Александра Максимова белән бергә тормыш стажлары – 56 ел. 

Геофизика ветераннары барлык өлкәдә дә бик сәләтле кешеләр. Аларның кайберсе бүген дә актив иҗади үзешчәнлек алып бара. Шуларның берсе – Николай Степанович Петров. Ул Техника йортында эшләп килүче «Прялица» рус халык ансамблендә чыгыш ясый. Ул әле күптән түгел генә – ноябрь башында Казаннаның театр һәм балет сәхнәсендә чыгыш ясап кайткан. Николай Степанович геофизикада хезмәт юлын сейсморазведкада оператор буларак башлый, Себердә – промысел партиясе җитәкчесе буларак тәмамлый:

  • Әлеге һөнәрне сайладым, үзләштердем, аннан ләззәт алдым. Барысыннан да канәгать. Бүгенге көндә буыннар алмашынса да, үз һөнәренә тугры булган, без башлаган эшне дәвам итүче, үстерүче, яхшы нәтиҗәләргә ирешүче кешеләр бар. Шуңа күрә без компания язмышы өчен тыныч.

– Предприятиебездә безнең проблемаларны кайгыртучы, игътибарлы кешеләр эшли, – ди 30 елдан артык оешмада эшләгән Нина Федоровна Яковлева. – Ял кичәләренә, концертларга, башка мәдәни-массакүләм чараларга, санаторийларда чакыруларны бик рәхәтләнеп кабул итәм. Алар мөмкин кадәр күбрәк булсын иде. Безнең бер-беребез белән аралашу мөмкинлегебез барлыкка килә. Тормышымны әлеге предприятиегә багышлауыма бик шат. Биредә фатирлы булдык, һәрвакыт җитәкчелекнең ярдәмен тоеп яшәдек. Барысына да игътибарлары өчен рәхмәт.

  • 37 ел компаниядә эшләдем. Шартлатучы булдым, шартлаткыч материаллар складында хезмәт иттем. Предприятиенең язмышы мине бик тә  борчый. Аның үсүе, яңа объектлар, технологияләр кертелүе белән бик тә кызыксынам. Җитәкчелек безне һәрвакыт соңгы яңалыклар белән таныштырып тора. Ә саф һавада йөрү, дуслар белән аралашу яхшы кәеф бүләк итә, – дип сөйли Валентина Максимовна Воробьева.

Шулай итеп, ветераннар компания ярдәме белән рәхәтләнеп ял да итәләр, хезмәт коллективы белән элемтәне дә югалтмыйлар.

“Сосновка”га алдагы ветераннар төркеме 23 ноябрьдә керәчәк, бу юлы предприятиенең 150 ветераны ял итә алачак. Аларны кинофильм карау, тренер белән бию дәресләре, концерт программасы, тантаналы кичке аш, күңел ачу программасы – дискотека, биюләр, конкурслар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ветеран Город Бугульма сосновка тнг-групп