Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк (+ФОТОЛАР)
- Кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар, - ди Нурия Зарипова. Бу сүзләр - аның тормыш девизы. Яшь кыз - дизайнер. Заманча татар орнаментлары төшерелгән күлмәкләр тегә, чигүле түбәтәйләр ясый, никах киемнәре җитештерә. Бу аның күптәнге хыялы булган. Бөгелмә кызы, мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүдә Халыклар дуслыгы университетына дизайнерлыкка укырга...
- Кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар, - ди Нурия Зарипова. Бу сүзләр - аның тормыш девизы. Яшь кыз - дизайнер. Заманча татар орнаментлары төшерелгән күлмәкләр тегә, чигүле түбәтәйләр ясый, никах киемнәре җитештерә. Бу аның күптәнге хыялы булган. Бөгелмә кызы, мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүдә Халыклар дуслыгы университетына дизайнерлыкка укырга керә. Тик әнисе үгетенә бирелеп, геология факультетына күчә. Белем алып чыккач та, Нурия геологиягә кереп китә алмый. Күңелендә яшәгән хыялын тормышка ашырырга керешә ул. Моның өчен Казанга юл тотарга туры килә аңа.
- Чөнки татар үзәге булган башкалада гына татарның асылын өйрәнеп була. Мин күп кешеләр белән аралаштым, кул осталары белән таныштым. Алар барысы да - үз эшләренең осталары һәм чын белгечләр. Төп укытучым Розалина Шаһиева. Ул сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, рәссам. Розалина ханым Казанның Милли мәдәният музеена нигез салучыларның берсе булып тора. Аны халыкта татарның Мона Лизасы дип тә йөртәләр әле. Розалина Гомәровна мине чын татар дөньясына алып керүче кеше ул. Хыялым тагын бер хыял тудырды. Бүгенге көндә татарның кул осталарын берләштерәчәк проект төзү өстендә эшлим мин. Тегүчеләрне, чигүчеләрне, зәркан эше осталарын, чүлмәк ясаучыларны һ.б. бер урынга җыеп, зур эшләр башкарып булыр иде, минемчә, - дип сөйли Нурия.
Шулай итеп, әлеге идеясе аны яңа үрләр яулауга этәргеч биргән. Күптән түгел ул Казанда узган "Эшмәкәрләр фабрикасы"нда катнашты. Анда шәһәрдәшебез татар колориты белән тулыландырылган сәхнә образлары, эшлекле комплектлар, никах өчен югары стиль белән эшләнгән күлмәкләр, киемнәр тәкъдим итте. Моның өчен Нурия милләтнең ерак тарихтагы тамырларын өйрәнгән. Дизайнер бүгенге көндә җитештергән киемнәрендә төрки халык алымнарын кулланып эш итә икән. Әлеге орнаментлар ярдәмендә ул мифологиядә булган Умай, Зилант, Сумер, Солярис образларын тормышка ашыра (рәсемнәрдә). Бер сүз белән әйткәндә, чын талант иясе. Күлмәкләргә төшерелгән бизәкләр күз явын алырлык.
- Иң кызганычы шул, татар орнаментлары белән мин әби белән бабамны җирләгәч кенә кызыксына башладым. Бу үзенә күрә бер юксыну иде. Хәзер "Элек ничек булган соң?" - дип сорар кешем дә юк бит минем дип үкендем. Татарның асылы да үткәнен белүдә бит. Мин үземне чын татар кызы дип хис итеп кенә калмыйм, мин, чыннан да, Татар кызы бит! Ничек кенә булмасын, һәркем үз тарихы белән кызыксынырга тиеш. Нәселебез төрки халыклардан чыккан. Үз эшем буенча миңа Кытайда яшәүче татарлар белән дә аралашырга туры килде. Беләсезме, исем китте, Кытай уйгырлары Тукай телендә сөйләшә. Искитмәле тел, әдәби тел. Кайбер сүзләрен аңлап та бетермәдем. Бик сокланып карадым мин аларга. Борынгы әби-балаларыбызның гореф-гадәтләрен генә түгел, ә телен дә саклап кала белгән бит алар. Минем дә татарлыкны саклап калуга үз өлешемне кертәсем килә, - ди Нурия.
Нурия Зарипова үзенә Нурия Умай дигән тәхәллүс (псевдоним) та алган. Бүгенге көндә Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнехановлар янына проекты белән таныштырыр өчен керергә язылып куйган. Беләсезме, ул әле якташыбыз - Бөгелмә кызы җырчы Алсуга татар костюмы әзерләргә тели.
- Хыялларны тормышка ашырырга була. Моңа инде мин үз мисалымда ышандым. Моның өчен бар теләгеңне бергә туплап, беренче адымны ясау да җитә. Тормышта барысы да батырлар кулында, куркып торырга кирәкми. Моны мин хыялы булган һәр кешегә әйтә алам, - ди Нурия Зарипова.
Без, үз чиратында, шәһәрдәшебез дизайнер Нурия Умайга уңышлар теләп калабыз. Киләчәк яшьләр кулында бит! Теләкләре тормышка ашсын!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Фотолар Нурия Зарипованың шәхси альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа