Тирәбездә яхшы кешеләр күп
Кемнеңдер тормышын бизәү, бигрәк тә балаларны бәхетлерәк итү хакына көчен, дәрт-дәрманын, вакытын һәм акчасын кызганмыйча яшәүчеләр бар. Шундый игелекле затларның берсе - Даимә Нургали кызы Ракаева.
Н.ӘСӘДУЛЛИНА,
педагог-психолог.
85 яшьлек зирәк акыллы бу ханым өчен тормыш кагыйдәсе гади - һәркөнне кемгәдер яхшылык эшләү, кешеләр турында кайгыртып яшәү, иң дөрес юл шул булыр.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ул биш ел инде ярдәм итеп тора. Җылы пирчәткәләр, оекбашлар, башмаклар - бер карашка вак-төяк кебек нәрсәләр, югыйсә, ә балаларның шатлыгын күрсәгез сез!
Даимә Нургалиевнаны көтеп алалар алар. Мавыктыргыч әңгәмәләре белән дә җәлеп итә ул балаларны. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәненең сөйләр сүзе күп. Балаларны яратып, янып яши ул. Бездә тәрбияләнүчеләр өчен исә һәрбер сөйләшү тансык. Кешеләргә, үз көчләренә ышанырга өйрәнәләр, тышкы дөнья белән туры элемтәгә чыккан кебек булалар алар.
Даимә Нургалиевна кебек игелекле кешеләр күбрәк булсын иде, андыйларга безнең йорт ишекләре һәрвакыт ачык. Теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтүчеләрнең һәрберсен шатланып каршы алабыз.
Рәсемдә: педагогик хезмәт ветераны Даимә Ракаева балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа