Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

ТАУЛАР ДӘШӘ

Геолог дигәндә, күз алдында ерак сәяхәтләр, аркага асылган рюкзак, учак янындагы җырлар килә. Ләкин геологларның барысы да экспедицияләрдә йөрми, күбесе кабинетларда, лабораторияләрдә геофизик материал анализлары ясап, исәп-хисап, нәтиҗәләр чыгарып утыра. Шулай да геолог - ул һөнәр түгел, ә күңел халәтедер, мөгаен. Ә офыкның икенче ягына омтылган сусауны, табигать куенына дәшкән...

Геолог дигәндә, күз алдында ерак сәяхәтләр, аркага асылган рюкзак, учак янындагы җырлар килә. Ләкин геологларның барысы да экспедицияләрдә йөрми, күбесе кабинетларда, лабораторияләрдә геофизик материал анализлары ясап, исәп-хисап, нәтиҗәләр чыгарып утыра. Шулай да геолог - ул һөнәр түгел, ә күңел халәтедер, мөгаен. Ә офыкның икенче ягына омтылган сусауны, табигать куенына дәшкән тарту көчен ничек басарга соң?!
"ТНГ-Групп" ҖЧҖ фәнни-техник идарәсе төшмагнит резонансы тематик төркеме геофизигы Лилия Гарипова әлеге сорауга үз җавабын тапкан - ул тау елгаларын кичү белән мавыга. 2006 елдан башлап, инде берничә мәртәбә ул Алтай таулары арасындагы тар үзәннән ургылган ташкыннардан уза. Ә иң истә калганы - беренчесе. Яшь туристлар станциясеннән ул "Татнефть" ААҖ җыелма командасына эләгә һәм анда күпчелекне Лилия кебек тәҗрибәсез туристлар тәшкил итә. Шуңа күрә дә суга багышлау йоласын (кеше үзе көтмәгәндә аны суга ташлау) үткәрмәскә булалар. Әмма тау елгасы үз йоласын башкара - барысы да су астында калалар. Тәҗрибәле командирлар да су ташкынын җиңә алмый, катамараннар каплана, туристлар кайсы агач ботакларына тотынып, кайсы таш өстенә ябышып калалар, күбесе боздай салкын су эченә чумалар. Соңыннан аларны берничә чакрым җирдән эзләп табалар. Үзләре белән алып килгән азык-төлек, табак-савытлар елга суы белән агып китә. Кыскасы, табигать белән, күзгә-күз дигәндәй, табигый шартларда калалар. Бәхеткә, берсе дә зыян күрми. "Мин цивилизациядән ерак булган бөтенләй икенче бер дөньяга эләктем, - дип сөйли Лилия. - Мәгърур таулар һәм тынлык дөньясына. Без үзебезне дөнья хуҗалары итеп тоябыз, һәрнәрсәне үзгәртеп, кулда тотып, буйсындырып була дип саныйбыз. Ләкин табигать бездән күпкә акыллырак. Бернәрсәгә дә тулысынча ышанып булмый. Ә Алтайда исә әлеге тойгы Җир йөзенең матурлыгы, сихрилеге, мәгърурлыгы алдында таң калу хисенә әверелә".
Шушындый сәяхәтләрдән соң бик күп туристларның яшерен талантлары уяна. Кайберләре йөрәктән ургылган ялкынны поэзиягә сала, икенчеләре - музыкага. Өченчеләре, Лилия кебекләре, тау елгасыдай ярсыган энергияне спортта сарыф итә. Ул тау чаңгыларына баса, парапланда очып карый, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Үзенең төшке ял вакытын да ул я чаңгыда, я кроссовкаларда үткәрә.
Лилия үзенең "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "Миләшкәй" бию ансамбленә йөргән вакытлары турында яратып искә ала. Ә тау елгасын кичү ул нәкъ шул бию инде. Ургылып аккан су агымы гүләве - музыка. Төрле яктан килеп бөркелүче ташкыннар - бию партнеры. Ә аяк астында кайнап торучы боздай салкын су - бию паркеты. Таулар манзарасы исә - тамашачылар. Нәкъ шул тамашачы Лилияне кабат һәм кабат әлеге биюгә дәшә.
Фотолар - гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса