Татлы шөгыль: торт остасы Елена Кәримова
Бер тортны пешерү өчен, якынча, 4,5 сәгать вакыт кирәк. Ә Елена Кәримова көненә икешәр-өчәр торт “иҗат итә”. Әйе, нәкъ менә иҗат итә. Ул пешергән һәр тортның матурлыгына сокланасың һәм тәменнән ләззәт аласың.
Бер генә бәйрәм дә торттан башка үтми. Балаларның туган көне, туйлар, юбилейлар дисеңме, торт – һәрвакыт теге яки бу чараның кульминация ноктасы. Ә күпме көч һәм тырышлык сарыф ителә бу кулинария “шедеврын” әзерләү өчен? Ашаган белми, пешергән кеше генә әлеге татлы шөгыльнең авыр хезмәт булуын белә.
Балачактан килгән мавыгу
Елена Кәримованың өендә һәрвакыт балачак хыялындагы татлы исләр аңкып тора, чөнки хуҗабикә көн саен диярлек тортлар пешерә. Аның кулы белән әзерләнгән тәмле һәм татлы кулинария ризыгы, бернинди арттыруларсыз, чын сәнгать җимеше. Камка бөҗәге (божья коровка), машиналар, бәби итәкле курчаклар, китаплар, катлы-катлы тортлар – барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Ышанырсызмы-юкмы, ә тортларны Елена мәктәп елларыннан ук пешерә һәм моның өчен ул әнисенә рәхмәтле.
– Балачакны хәтерлим, без-нең өйдә үткән һәр бәйрәм өстәлендә торт була торган иде. Ул вакытта бу татлы ризыкны әни пешерде. Ә бит минем балачак елларында теге яисә бу продуктны табуы, ай-яй, авыр булган. Исегезгә төшерегез әле, бер банка куертылган сөтне сатып алу өчен никадәр көч һәм нервы сарыф ителгән. Шуның өчен әни тортларны манный ярмасыннан кайнар крем (заварной крем) ясап пешергән. Тәме телне йотарлык була иде, ә иң мөһиме – сатуныкы түгел, әни кулы белән әзерләнгән ризык, – дип, Елена Кәримова “Бөгелмә авазы” газетасы журналистлары белән үзенең балачак хатирәләре белән бүлеште.
Беренче торт – дуслар өчен
Үзенең беренче тортын Елена әнисенең кулинария дәфтәрендә язылган рецепт буенча пешерә. Ул чорларда, хәтерлисездер, мәгълүматка кытлык иде. Соңыннан, интернет барлыкка килгәч, үзе чит ил рецептларын тәрҗемә итеп, тортлар пешерә башлый. Беренче “клиентлары” – дуслары, туганнары. Ә менә ныклап торып бу эшкә декрет ялында утырганда алына. Хәзер бөгелмәлеләр ге-нә түгел, башка шәһәрләрдән
дә аның тортына чиратка язылалар.
– Тортны пешерер алдыннан, әлбәттә, дулкынланам, борчылам, чөнки теге яисә бу бәйрәмнең матур чишелеше нәкъ синең осталыгыңнан тора. Үземнең беренче заказны хәтерлим: игезәкләр – малай һәм кыз өчен аю балалары формалары белән мастикадан торт пешердем. Бер атна дәвамында мин бу эшкә әзерләндем, борчылып, төннәремне йокламадым. Барысы да яхшы һәм тәмле килеп чыкты. Заказ бирүчеләрнең рәхмәт сүзләрен ишеткәч, канатланып китәм. Башта яңа идеяләр туа, алга таба бу өлкәдә үсәсе, камилләшәсе килә башлый, – дип, Елена Кәримова үзенең яраткан эше турында “Бөгелмә авазы” газетасы журналистларына сөйләде.
Укырга, укырга һәм укырга
Бүгенге көндә татлы бизнеста акча эшләүчеләр бик күп. Яшь әниләр генә түгел, нигездә, белемле кулинарлар. Елена аларны конкурентлар дип санамый, киресенчә, хезмәттәшләр дип әйтә. Була бергә фикер алышкан чаклар яисә киңәш артыннан мөрәҗәгать иткән вакытлар. “Без, шул рәвешле, осталыкны чарлыйбыз”, – дип әйтә
Елена. Ул һәрвакыт камил-леккә омтыла, шуңа күрә даими рәвештә курслар үтә, танылган Россия кулинарла-рының мастер-классларында катнаша.
– Торт пешерү, аны бизәү – бик четерекле эш. Һәрберсенә, якынча, 4,5 сәгать вакыт сарыф ителә. Шуның өч сәгате – бизәүгә. Әмма мин үземнең кулинария иҗат җимешләрем-нән бик зур канәгатьләнү хисе алам. Яңа рецептлар эзлим, дизайн өстендә эшлим. Шуңа күрә Россиянең танылган шефларында укыйм, әйтик, мәсәлән, Татьяна Атаманова, Анна Ульянова, Ирина Скорых, Мария Бондарева һәм башкалар. Минем фикеремчә, яраткан шөгыль сиңа ләззәт һәм акча эшләү мөмкинлеге бирсә, бу – зур бәхет, – дип әйтә Елена Кәримова.
Кыска гомерле иҗат җимеше
Ышаныгыз, Елена Кәримова иҗат иткән десертлар: тортлар, пирожныйлар, конфетлар, макаронслар – чыннан да, кулинария шедеврлары. Тик аларның гомере кыска, бу матурлык бары фотографияләрдә кала. Әмма Елена моңа шат, ул үзенеңтырышлыгы һәм хезмәте белән кешеләрнең көндәлек тормышына тәмле матурлык иңдерә.
Алсу Мөкатдәс
Фотолар: шәхси альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа