Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Татар мәдәният үзәгендә традицион «Егет солтаны» бәйгесе

21 февраль көнне Татар мәдәният үзәгендә традицион «Егет солтаны» бәйгесе узды. Әйтергә кирәк, Татар мәдәният үзәге, район мәгариф идарәсенең милли бүлеге белән берлектә, яшьләргә патриотик тәрбия бирү өстендә нәтиҗәле эш алып баралар.

Әле үткән атнада гына мәктәп балалары арасында дәрәҗәле «Җәлил укулары» узган булса, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә һәм шулай ук Халыкара туган тел бәйрәменә багышланган «Егет солтаны» бәйгесе узды. Ул быел да югары дәрәҗәдә, соклангыч булды.

Бәйге программасында 4 номинация каралган иде: “Үзең белән таныштыру”, “Хәрби  конкурс – автоматны сүтеп-жыю”, “Үзешчән сәнгатьтә осталык күрсәтү” һәм “Тавышсыз киноны тавышлы итү”.

Зал тутырып килгән җанатарлар бәйге барышында үзләренең классташларына көч-куәт биреп, тамаша залын умарта күче халәтенә әйләндерделәр.

Катнашучы егетләр барысы да чибәрләр, буй-сыннары әкияттәге кебек, башларында түбәтәй, карап туймаслык!

Бәйге йомгаклары болай булды: «Егет солтаны» исемен 3нче мәктәптән Наил Әхмәтҗанов яулады. Жюри әгьзаларын һәм тамашачыны, автоматны 27 секундта жыеп, шаккатырды ул!

Икенче урынны 14нче гимназиядән Гадел Гаврилов яулады. Менә ичмасам талантлы егет. Киләчәктә Левитанны алыштырыр ул.

 Шулай ук татар-төрек лицееннан Инсаф Юнысов та яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. «Телсез» кинога тавыш бирүдә ана тиңнәр булмады. Шулай ук егетебез татар телен нечкәлекләренә кадәр белә, а1әңле итеп сөйли. Афәрин!

 Икенче мәктәптән килгән талантлы егет Наил Әхмәтов, курайда, аккордеонда уйнап, тамашачы мәхәббәтен яулады.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Бөгелмәбездә шундый татар егетләре, егетләрнең дә «солтан»нары  булуы безнең милли горурлыгыбыз  бит ул!

Афәрин, афәрин, афәрин, егетләр!

 

Флюра Шәрипова,

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса