Талантлар үстерәбез
Укучыларның фәнни-эзләнү эшләрен оештыру – заман таләбе. Балаларның эзләнү-тикшеренү эше белән шөгыльләнүе алар өчен бик зур мөмкинлекләр ача: укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә, үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен белдерергә өйрәнә, кеше алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә.
Без дә шундый эшләребез белән Казанда, Түбән Кама шәһәрендә оештырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясадык. Яхшы нәтиҗәләр белән кайттык. Башкалабызда оештырылган халыкара конференциядә 9нчы сыйныф укучысы Алинә Гыйләҗева “Телем язмышы” дигән эше белән катнашып, лауреат исеменә лаек булды һәм 1 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Түбән Кама шәһәрендә «Жить, помня о корнях своих...» дип исемләнгән республикакүләм эзләнү эшләре конференциясендә 5нче сыйныф укучысы Фәйзуллина Ләйлә “Урамнар исеме” (җитәкчесе - Исламия Собханова) һәм Алинә Гыйләҗева “Авылым атамалары” (җитәкчесе - Сәрия Галләмова) тикшеренү эшләре белән катнашты. Икесе дә 3нче урынга лаек булдылар.
Мондый эшләрне оештыру, әлбәттә, зур гына чыгымнар сорый. Мәктәпнең, бигрәк тә авыл мәктәбенең, мондый юл чыгымнарын каплау, транспорт табу мөмкинлеге юк. Без, ярдәм сорап, авылыбыз җирлеге башлыгы Ринат Галләмовка мөрәҗәгать иттек. Ул баш тартмады: ягулык белән ярдәм итте. Ләйләнең әтисе – Айрат Фәйзуллин үз машинасы белән алып барып кайтты. Мәктәпнең укытучылар, укучылар коллективы исеменнән, конференциядә катнашкан укучыларның ата-аналары исеменнән аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ныклы сәламәтлек, гаиләләрендә – иминлек, эшләрендә уңышлар телибез. Рәхмәт Сезгә!
Сәрия Галлямова,
Татар Димскәе мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа