Сынаулар аны чыныктырды гына бугай...
Гөлсинә Миһман кызы Мозаффарова (кыз чактагы фамилиясе Гыйниятуллина) 1958 елда Татарстанның Чирмешән районында Түбән Чагадай авылын¬да туа.
Югары Чагадай мәктәбен, аннары һөнәр училищесын тәмамлап, Әлмәттә төзелештә эшли. Бөгелмә егете Рәшит белән таныша, кияүгә чыга һәм кызның шуннан соңгы язмышы Бөгелмә каласы белән бәйле.
Гөлсинә Миһман кызы – “Ленин байрагы” дубляж басмасына 1987 елда корректор булып килеп, “Бөгелмә авазы”нда мөстәкыйль татар газетасында чыга башлаганның беренче көненнән, ягъни 1991 елдан алып эшләгән, 2019 ел башына кадәр – эшләүдән туктаганчы редакциянең төп тоткаларыннан берсе булып торган хезмәткәр.
Өч дистә елдан артык гомерен татар матбугатын үстерүгә багышлаган кеше – Г. Мозаффарова газета чыгаруның барлык техник этапларын һәм шул өлкәләрдәге эшне бөтен нечкәлекләренә кадәр үзләштергән кеше: корректор, секретарь-машинист, компьютерда текст җыю операторы, ә соңрак газетаны версткалау остасы булып җитлекте һәм күп еллар дәвамында, әле лаеклы ялга чыкач та берничә ел шул катлаулы вазифаны башкарды. Бу исә редакциядә иң катлаулы һәм җаваплы эшләрнең берсе булып тора, чөнки газетаның һәр саны, укучыга яңалыклар һәм мәгълүмат җиткерү белән бер үк вакытта, кешегә мәдәни-эстетик тәрбия бирүче дә, шулай ук зәвык тәрбияләүче дә бит ул. Ә компьютерда версткалаучы оператор журналистлар язган материалларны биткә сала, җитмәгәнен суза, артканын “кыса”, шрифтлар сайлап, язмаларның башын (темасын) ясый, фоторәсемнәрне куелган таләпләр нигезендә стандартларга туры китереп эшкәртә, кем әйтмешли, кеше танырлык хәлгә китереп, “чистарта”, төсләрне көйли, тиешле урынына урнаштыра һәм башка бик күп төрле операцияләрне башкара. Нәтиҗәдә, газетаның бизәлеше, шул исәптән аның укучы күңелен җәлеп итәрлек дәрәҗәдә матур кыяфәтле булып чыгуы, тулысынча диярлек верстальщикның осталыгыннан тора. Бу эштә эшләүче югары зәвыклы, полосаның эшләнешенә рәссамнарча сәнгати күзлектән карый белүче һәм һәр сурәте, һәр сызыгы урынлы да, сыйфатлы да булсын өчен сәгатьләр буе экранга текәлеп утыра алырлык басынкы холыклы да булырга тиеш. Ә инде татар телен дә яхшы белүче булса, журналистлар язмасының асылын аңлап, аны язганнарга куәт бирерлек тамгалар, логотиплар, төрле шрифтлар ярдәмендә бизәп җибәрә һәм мәкаләләрнең актуальлеген ассызыклап, тагын да үтемлерәк итә ала. Гөлсинә Миһман кызы нәкъ шундый белгеч иде: һәрбер журналистның ни әйтергә, газета битендә үз материалын ничек итеп күрергә теләвен аңлый, шул ук вакытта укучыга да җиңел булсын дип, компьютер мөмкинлекләрен булдыра алганча күбрәк файдаланып эшләргә тырыша иде. Хәзер бит ул барлык диярлек татар матбугатын бер кул астына туплаган “Татмедиа” җәмгыяте район-шәһәр газеталарына эш башкару өчен шаблоннар биреп, билгеле бер таләпләрне тәгаен күрсәтеп, шулардан тайпылмауны сорый. Моның, әлбәттә, үз уңай ягы бар: верстальщиклар эше беркадәр җиңеләя төшә: әзер калыпка нинди зурлыктагы язма куелырга тиешлеген белеп торасың, баш исем, абзац, автор ничек күрсәтелергә, рәсемнәр ничек урнаштырылырга тиешлеген дә алдан ук чамалыйсың. Әмма аңа кадәр редакцияләрдә, язучыларга гына түгел, хәтта техник хезмәткәрләргә дә иҗади эшләү мөмкинлеге киңрәк иде һәм язмабыз герое бу мөмкинлектән бик яхшы файдаланды. Чөнки Гөлсинә Миһман кызы үз эшен җаны-тәне белән яратып эшләде. Компьютерда эшләргә ул, шул буын кешеләренең күпчелеге кебек, үзлегеннән өйрәнде, берсе арты икенчесе яңа программалар үзләштерде. Бу хезмәткәрнең яңалыкка омтылучан һәм искиткеч тырыш кеше булуы турында сөйли. Аның беркайчан да кыенлыктан куркып калып, эштән баш тартканы булмады. Кирәк чакта, вакыты һәм шәхси мәнфәгатьләре белән һич кенә дә хисаплашып тормыйча, “булсынга” дип тырыша торган кеше ул. Сүзендә торучан, башлаган эшне ахырынача җиткерергә өйрәнгән, эшсөярлеге өстенә, мишәр кызына хас булган үҗәтлеге дә ярдәм иткәндер – үзе ул көннәрне “компьютерда эшләргә елый-елый өйрәндем” дип искә ала.
Юк, болай юкка-барга елап утыра торганнардан түгел ул Гөлсинә ханым. Һәрчак шаяртып, уен-көлке кушып, елмаеп-көлеп кенә сөйләшә, янәшәсендә таныш кешеме, әллә түгелме, берсүзсез ярдәм итәргә әзер торган, бәйрәмнәрдә теттереп биергә яраткан Гөлсинә ул. Шул ук вакытта бик тә туры сүзле, ялганны, кем әйтмешли, тырнак очы кадәр дә күтәрә, аклый торганнардан түгел инде. Бәлки шуңадыр да тормышта сынаулары да күп булды, ачы-төчене дә күп татырга күп туры килде аңа. Ә “ачы-төче” дигәндә, үзегез беләсез, хагы гына түгел, нахаклары да ябырылып сыный бит әле аның. Әмма беркайчан бирешмәде, кемгәдер ярарга да тырышмады, зарланмады, кайгы-борчуларын да беркайчан кешегә “төямәде” Гөлсинә.
Ә тагын аның бик зур уңай сыйфаты һәм табигать тарафыннан кешеләрнең барысына да бердәй бирелмәгән үзгә сәләте бар: ул тормышта була торган вакыйгаларны, сәгате-минутында анализлап, аларга тиз арада аек акыл белән бәя бирә белә. Елап-елап зарланасы хәлләрне дә җиңелрәк кабул итәрлек итеп аңлата ала һәм аның бу сыйфаты бүгенге көндә дә саклана. Шуңа да без, аның белән озак еллар кулга-кул тотынышып эшләгән редакция хезмәткәрләре, шәхсән мин үзем, әле дә булса проблемалар туганда аңа төбәләбез, киңәшләр сорыйбыз. Хәтта үзе эчтән сызган чакларында да, борчуларын кешеләргә сиздермичә, кеше хәленә кереп, күңелләрдә якты өмет чаткысы уята ала торган зат ул. Кызгану сүзләре әйтеп, сине юатырга тырышып, башыңнан да сыйпамый, турысын гына бәреп әйтеп, “урыныңа утыртуы” да ихтимал, әмма аның белән сөйләшкәч, тормышта һәр нәрсә үз урынына баса, эзлеклелек-тотрыклылык барлыкка килә кебек, бүгенге кыенлыкның узгынчы гына икәнлегенә инану арта һәм... күңелгә җиңел булып китә. Нәкъ менә шундыйлар турында халыкта “үзәге нык” диләр дә инде.
Соңгы еллар аның өчен бигрәк тә зур сынаулар белән килде: ул ирен җирләде; авылда гомер иткән олы яшьтәге әнкәсен, инвалид абыйсын карарга дип, яраткан эшеннән куптарылып китәргә мәҗбүр булды. Тиешле тәрбия күрсәтеп, бер-бер артлы аларны да, шул ук елны туганының улын да бакыйлыкка озатты... Җыйнак гәүдәле, карап торуга йодрык хәтле, әмма олы йөрәкле бу ханымның ныклыгына, чыдамлыгына һәм бар күргән кайгылардан соң да ачык йөзле, шундый эчкерсез “кояштай зат” булып кала алуына сокланмый мөмкин түгел. Сынаулар аны чыныктырды гына бугай...
Бүгенге көндә Гөлсинә Миһмановна кызы Альбина янында, Мәскәүдә яши. Җәйгелеккә авылына – таратмыйча, сатмыйча саклап калган туган йортына кайтырга ният итә. Шунда ул бакча үстерә, башка шәһәрләрдә сибелеп яшәгән туганнары белән очраша, шунда күңеленә рәхәтлек таба.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
Фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа