Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары 40 ел элек Әфганстанда һәлак булган солдатның әнисе Нина Григорьевна Горбунованы юбилее белән котладылар.

Хәрби бирем үтәгәндә һәлак булган Леонид Горбуновның әнисенә 80 яшь тулды.

Нина Григорьевнага озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр, шулай ук аңа чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар. Хәрби конфликтларда катнашкан ветераннар балалары сугыштан аналарны һәм аларның якын туганнарын  бәйрәмнәр белән котлыйлар. Болар: 15 февраль совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне, Яңа ел, 8нче Март бәйрәме һәм юбилейларын билгеләп үтүче әниләр.

Һәлак булган егетләрнең исемнәре Геройлар аллеясында урнашкан сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлдә һәм Бөгелмә хәрби комиссариаты территориясендә урнашкан “Хәтер” хәрби дан залында мәңгеләштерелде.

Горбунов Леонид Юрьевич 1960 елның 7 октябрендә Алма-Ата шәһәрендә туа. 1967 елда Леонидның гаиләсе Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Шул ук елны Леня 9нчы мәктәпнең 1нче сыйныфына укырга керә. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң 12нче СПТУга, бораулаучы һөнәренә өйрәнү өчен укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң, Леонид Рязань өлкәсенең Сасово шәһәренә авыру әбисе янына китә. Анда ул “ТОС” заводында слесарь булып эшли һәм 1980 елның апрелендә Кораллы Көчләр сафына хәрби хезмәткә алына.

Русть шәһәрендә (Литва ССР) һава-десант гаскәрләренең уку бүлеген тәмамлаганнан соң, кече сержант званиесендә аны Әфганстан республикасына интернациональ ярдәм күрсәтү өчен җибәрәләр һәм  44585нче хәрби частьта БМП командиры итеп билгелиләр. Горбунов бүлекчәне оста һәм ышанычлы  җитәкли.

1980 елның 3 декабрендә төнлә Леонид кул астындагы бүлекчә    тревога командасы буенча күтәрелә, ә берничә минуттан десант тауларга төшерелә. Күзгә төртсәң, күренмәслек караңгы төн була ул . Хәрби операция вакытында кече сержант Горбунов үз бүлеге белән кыя-тауларның бер арасында засадада була. Дошманның төркемен табып, аны якын арага кадәр килергә мөмкинлек биреп,  кул астындагыларга ут ачарга боера. Бу сугышта ул һәлак була.

Горбунов Леонид Юрьевич үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса