Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Солдат сугыш сайламый

Совет гаскәрләре составында әфган халкына интернациональ ярдәм күрсәтүдә өч йөзгә якын якташыбыз катнаша, алар арасында Марат Идрис улы Шәйхетдинов та була. Ул армиягә 1986 елның апрелендә киткән.

Курку яшәргә ярдәм итте

“Ул җирләрдә февраль – бездәге яз ул. Тау битләрендә кыргый бадам чәчәк ата. Агачлар шулкадәр куе чәчәкләргә күмелә ки, читтән караганда, алар олы бер чәчәк бәйләме булып күренәләр, кайчакта алсу-ак болытка охшап торалар. Бу хакта оныту мөмкин түгел”, – ди Марат Шәйхетдинов. Шулай ук әфган сугышының бар әчелеге дә хәтердә җуелмый саклана. Узганнарда калган вакыйгалар элекке солдатны, төшләренә кереп, әледә эзәрлекли икән... 

Әфганстанда хезмәт итү никадәр куркыныч икәнен 18 яшьлек егет армиягә алынганчы ук белгән инде.  

–  1986 ел иде, сугышның уртасы. Мине ни көткәнен белә идем инде. Өч күрше егете сугышты анда. Берсе цинк табутта кайтты. Тауларда ниләр булганын егетләр сөйли иде. Әфганстанга җибәрәчәкләрен белгәч, курку сизмәдем мин. Курку хисе соңрак килде – үлем белән күзгә-күз очрашкач. Сиңа 18 яшь, иптәшең белән атлап барасың, ә бер мизгел эчендә аның ярты гәүдәсе генә кала. Заставадан үлгән, яраланган солдатларны күп ташыдым мин. Әкренләп үлемгә карата хисләремне беркадәр тыярга өйрәнә алдым кебек, әмма куркуым кимемәде. Нәкъ менә шул курку хисе уяу булырга мәҗбүр итте, исән калырга булышты да инде, – дип искә ала Марат.

 

Уку, өйрәнү чоры

Төньяк Кавказга, уку частена Марат ДОСААФ мәктәбен тәмамлап эләгә. Бронетранспортер һәм йөк автомобиле йөртүче яшь егет биредә үзен сугыш шартларына әзерләячәкләрен тәгаен белә.    

– Безне таулар буйлап йөгерттеләр, әмма атарга өйрәтмәделәр. Бервакыт дислокация вакытында Мәскәү тикшерү-челәренә “каптык”. Аларның берсе миннән кая җибәрергә әзерләгәннәрен белү-белмәвем турында кызыксынды. Уңай җавап алгач: “Ә автомат кочаклап йокларга туры киләчәген беләсеңме?” – диде. “Әйе”, – дидем мин. Ә инде тикшерүче минем автомат кайда икәнлеген сорагач, ни әйтергә белмичә, кулларымны җәйдем.     

Менә шул хәлдән соң безгә автоматлар тараттылар. Әмма атарга өйрәтмәделәр. Сугыш шартларына без снарядлар шартлавы астында җайлаштык. Дембельләргә якынрак булырга тырыша идек, әйткән һәрбер сүзләрен йотардай булып тыңладык, хәрәкәтләрен өйрәндек. Ә инде беркадәр вакыттан соң хәтта нинди снаряд очып килгәнлеген тавышы буенча аера башладык. Теге яки бу яклап ата башлауларына карап, ничек яшеренергә икәненә дә төшендек,– дип сөйли Марат Шәйхетдинов.

 

Шәрык – бик нечкә ул

Төз ак каенлы туган яктан – яндыра торган ак кояшлы чүлгә.

– Әфганстан, – ди Марат Идрисович, беренче тәэсирләрен искә алып, – хуш исләрдән башлар әйләнер дәрәҗәдә булып, әкият дөньясына чумдырды, тик анда тормыш һич кенә дә әкияттәгедәй могҗизалы, рәхәт түгел иде шул. 

Безне, яшь солдатларны, батальонга Кандагар аркылы алып киттеләр. Миңа бик уңай булды, чөнки без утырган БТР йөртүче якташ булып чыкты. Ул миңа каска, бронежилет бирде, яхшы күренә торган җиргә, өскә утыртты. Пәрәнҗәле һәм башларына чалма ураган кешеләр ишәкләргә атланып, дөяләр өстендә хәрәкәтләнәләр. Шунда ук машиналар да йөреп тора. Җирне үгезләр белән дә, тракторлар белән дә сөрәләр. Капма-каршылыклар кешеләр белән мөнәсәбәттә дә ачык чагыла иде. Иртән сиңа: ”Дус, дус”, – диләр, ә кичкә сине үтерергә мина куялар, аталар. Шуңа күрә җирле халык белән элемтәдә булырга тырышмадык.

 

Язмышны алдап булмый

Бүген, инде артка борылып караганда, интернационалист-сугышчы унбиш тапкырлап үлемне алдый алганлыгын әйтә. Ныклап дәваланып та бетмәс борын, госпитальдән качып, коралсыз-нисез бер ялгызы частька кайтып барганда да аны атып үтерүләре яки суеп ташлаулары бик ихтимал булган. Әмма Бөгелмә солдатына башка нәрсәләрне кичерергә язган булган икән.  

– Без взводный белән икәү озата баручылардан җаваплы булып билгеләндек. Машина яныннан гына снаряд очып үтте дә, тауга барып бәрелеп, шартлады. Аска төшеп карасак, анда бар җир миналанган. Саперлар алып килдек, ә алар әле генә Союздан килгән, тәҗрибәсезләр. Дембельләр инде китте, ә өлкәнрәкләр – госпитальдә. Яшьләр минаны аяк белән капшап эзли башлады. Ничек эш итәргә икәнен күрсәтеп бирергә туры килде үзләренә. Бер минаны зарарсызландырдым, күрсәттем, кире борылып, турыга чыгыйм дигәндә, икенчесенә эләгеп шартладым.

Армиягә кадәр мин ирекле көрәш белән шөгыльләндем һәм шуңа да очып төшкәндә аяклар белән бәреләчәкне белә идем. Әмма ул куркыныч мизгелдә минем аяклар бәрелмәде. Ни булды – шунда ук аңладым. Аякларыма күз салсам, анда ике аяк урынында сөякләр генә тырпаеп тора... 

 

Сугышчан туганлык

Өйгә Марат протез аякларда кайта, күкрәк тулы – бүләкләр һәм яшәү теләге. Тыныч тормышка ияләшү җиңелдән булмый. Автомобиль тәгәрмәче я глушителе шартлаган тавыш ишетеләме, озак еллар әле ул әлеге авазлардан койма артына посып, чынлыкта булмаган снаряд ярчыклары очып үткәнне көтә. Юл читләре – кара исемлектә: Әфганстанда бит юл читләре миналанган була, аннан атлау – үлем белән уйнау дигән сүз. Бүген инде андый курку хисләре беркадәр чигенә төшкән. Анда туганнардай якын булган сугышчан дусларын сагыну хисләре дә көчәя бара...   

– Сугышчан туганлык – буш сүзләр түгел ул. Иптәшеңә анда соңгы күлмәгеңне дә салып бирә аласың. Безнең әфганчы дуслар елдан-ел азая бара шул, шуңа да бер-беребезне бик кадерлибез. Фестивальләрдә очрашабыз, үткәннәрне искә алабыз, уку йортларында булабыз, армия хезмәте турында сөйләгәндә, егетләрне тормыш кыенлыкларына әзерләргә, патриотлык хисләре тәрбияләргә тырышабыз,– дип сүзен дәвам итә Марат Шәйхетдинов.

Ел ярым сугышта булу гомерлеккә үз эзен калдыра. Ул чор турындагы документаль фильмнар әле дә булса күңелен кузгата. Әмма үткәннәрне искә алганда, алар бүгенгене дә онытмый. Кайнар нокталарда һәлак булган егетләрнең әниләренә, толларына булышалар, исән кайтканнар да үзара сүз һәм эш белән ярдәмләшеп яшиләр. Яшь буынны иртәгәсе көнгә әзерләүдә катнашалар.   

Наталья БЫСТРОВА

ӘлфинурШәвәлиева тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса