Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Сокланулы ихтирам хис итәбез

Күңелнең гөл бакчасы, ял итәр урыны - гаилә. Анда ямь бар, анда - нур. Ул мөкатдәс бишек сыман. Ул гөлбишеккә һәр кеше иң матур сәләтләрен, күңел серләрен, хыялларын сала һәм аларның үсүен, чәчәк атуын тели. Гаилә - икәүнең бер-берсенә биргән вәгъдәсе, шуңа күрә һәрдаим тырышлык һәм иҗтиһат, үз өстеңдә эшләүне...

27 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым, Җөмһүрият көне уңаеннан, республикабыз хәятын үстерүгә лаеклы өлеш керткән һәм күренекле социаль урын биләгән гаиләләр белән очрашты. Югары даирәдә Бөгелмә муниципаль районын "Үзәк район хастаханәсе" дәүләт учреждениесе баш табибы дәвалау эшләре буенча урынбасары Фаит Кадим улы һәм "2 нче лицей" гомуми белем бирү учреждениесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Марс кызы Ягафаровлар гаиләсе тәкъдим итте.

Раилә ХАФИЗОВА.
Фотолар - гаилә альбомыннан.

Менә инде 37 ел буена алар ышаныч һәм югары омтылыш, аклык һәм нур эчендә уртак бәхет кора. 1977 елның 26 августында Уфа медицина институтының дәвалау бүлеге бишенче курс студенты һәм Уфа университетының филология факультеты икенче курс студенткасы Бөгелмә шәһәрендә никахларын теркәп, бәхет җепләре белән йөрәкләрен бәйләгән.
Яшьлектәге иң гүзәл мизгелләр - торган җирләрне тарсынып, сәяхәт итүләр. Мәскәү, Ленинград, Таллин, Рига... Алтынсу буйлы Юрмала... Романтик Сигулда... Аңга илһам, йөрәккә ял биргән юллар - шулар.
Юллама белән килеп, Башкортстан Республикасының Шафран курорт поселогында хезмәт юлын башлыйлар. Шафран кызыклы очрашулар белән генә түгел, тирәнтен эш тәҗрибәсе белән дә истәлекле.
1984 елдан алып - Бөгелмәдә.
Әнисен терелтү теләге 12 яшьлек үсмерне табиблык һөнәрен сайлауга китерә, киләчәк тормышының ак халатлы тынгысыз көннәрен билгели. 25 ел буена ул ике олы вазифаны - Бөгелмә үзәк район хастаханәсе коллективында җитәкчелек һәм хирург-уролог хезмәтен бергә алып бара. Уйлап карасаң, һава төсле кирәкле һөнәренең хәлиткеч мизгелләрендә дә яраткан эшеннән сүрелмәгәндер. Ярдәм сорап ялварган кешенең аһына күнегү мөмкинме? Пациентының әрнү-авыртуы аның йөрәгенә кырау сала, әмма чын гуманист инануы белән ул һәрчак уяу, тыныч һәм катгый. Кичке утлар кабынгач та әле йортның ишеген һаман өмет шакый: "Табиб монда торамы?". Уролог белгечлегенең үзенчәлегенә күрә, игътибарга аеруча мохтаҗ өлкән яшьтәге авыруларны дәвалый һәм аларның матур чәчәкләргә күмелгән ихлас рәхмәте аңа бигрәк тә кадерле. Фаит Кадим улының күпьеллык хезмәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Балалар - кешелекнең бәллүр катламы. Алар белән аралашу күңелне шатлык һәм сөю белән тутыра, ә казанышлары белән горурлану - офыксыз, биек таулар күк. Югары мәдәният һәм илаһилык күгеннән укытучы, армый-талмый, шушы кара җиргә фән һәм гыйлем нурларын сирпи. Нурия Марс кызының хезмәте "ТР атказанган укытучысы", "РФ мәгарифе мактаулы хезмәткәре" исемнәре белән бәяләнде. Аның укучыларда фикер уятуны максат иткән укыту һәм тәрбия алымнары 2006 һәм 2010 елларда Россия Федерациясенең "Мәгариф" милли проектында җиңү яулап, "Иң яхшы укытучы" дәүләт бүләгенә лаек булды (дәүләт бүләгенең ике тапкыр бирелүе соклангыч). Аның һәр укучысы югары мәдәнияткә һәм хакыйкый фәнгә ихлас итеп, күренекле уку йортларына керүне максат итә, бар белемен һәм сәләтен җәмгыятькә янып хезмәт итүгә куя. Яшьләрнең күп өлеше битарафлык күрсәткәндә, бу ничек мөмкин? ...Укытучы! Син таулар күчергән кебек авыр хезмәт башкарасың: кешенең рухын, вөҗданын дәвалыйсың, аның күңеленә биектә янган якты йолдыз куясың, үз шатлыгыңны да онытып, аның чын кеше булып үсүе хакына гомереңне яшисең. Ничек бу мөмкин?
Үз тормышларында иң мөһим вакыйга дип уллары тууны саныйлар. Гаиләнең бөтен бәхетен кадерле мөгамәлә - улларының дикъкатен биләгән кыйммәтләр белән ихлас кызыксыну тәшкил итә. Бергә үткәргән сәгатьләр - һич җуелмас тормыш мәктәбе: Оскар һәм Тимур төшке аш та әзерли, электр да ялгый, велосипед та җыя, палатка да куя алалар.
Өлкәне - физика һәм математика фәннәре кандидаты. Япония Атом энергетикасы агентлыгы "Spring-8" синхротронында 3 ел дәвамында эшләгәннән соң Россиягә кайта һәм Мәскәү хөкүмәтенең Фән, сәнәгать, эшмәкәрлек департаменты каршындагы инвестиция проектларын гамәлләштерү идарәсендә директор урынбасары булып эшли. Хәләл җефете Елена - икътисад фәннәре кандидаты, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе "РОСНАНО" нанотехнология үзәгенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтен җитәкли.
Дүрт ел элек оныклары дөньяга туды һәм тормышларын яз гөлләренә төрде. ...Алсу болытка күмелгән сакура кебек үк, күрәсең, кеше йөрәге дә нарасыйны сөю белән кабат яшәрә. ...Сакура коелган илаһи мизгелдә, күрәсең, һәр якын кешенең чалымы мәңге яшь булып сабый йөзендә кабат яңара.
Кече уллары Тимур Мәскәү физика һәм техника институтының 5 нче курсын тәмамлаганнан соң, "РОСНАНО" үзәгенең мәгариф программалары фондында практика үтә.
Әнкәйгә хөрмәт һәм гореф-гадәтне тану Нәсимә Салих кызын тәрбия итүдә чагыла. "Гаилә" дигән изге йорт, ак яр өстендәге кала сыман, әнкәйләрнең кадере белән кояштай нур сибә.
Бәхетле гаиләләрнең бәхете бертөсле: бергә бакча утырталар, гөлләр үстерәләр, сәяхәт итәләр, театр һәм музыка белән мавыгалар.
Фаит Кадим улы, фәлсәфи караш тарафдары буларак, урманнарны ярата, сунарга йөри, чаңгыга басып, яланнар гизә. Балачактан фотография белән кызыксына.
Нурия Марс кызы йөрәгенә сәнгать һәм гүзәллек, шигърият һәм нәфис әдәбият мең тапкыр якынрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса