Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Сәнгатьне сөйгән төзүче

Газетабызның якын дусты, актив хәбәрчебез, шигырьләр иҗат итүче, гомерен шәһәре-безне төзекләндерүгә, аның йөзен яңартуга багышлаган төзүче, әле дә актив тормыш позициясендә торган Миңне-заһит Шәрифуллинга, аз да түгел, күп тә түгел, 75 яшь туларга тора. Бу көннәрдә ул котлаулар кабул итә.

Әлфия МОСТАФИНА.
Фото - гаилә архивыннан.

Миңнезаһит Хәбибулла улы Шәрифуллин 1937 елның 3 декабрендә Оренбург өлкәсе, Секретарь районы (Бүген ул Северный районы дип йөртелә), Ибрай авылында колхозчы гаиләсендә өченче - төпчек бала булып дөньяга килә (сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан әтисе аңа соңыннан: "Их, улым, әгәр шушы каһәр суккан сугышлар чыкмаган булса, синең әле тагын өч-дүрт энең һәм сеңелләрең булган булыр иде", - дип уфтана торган булган). Миңнезаһит абый бәхетле, көтеп алган бала була. "Мин бик изге көнне - Корбан бәйрәмендә, җомга көнне туганмын", - ди ул горурланып.

Әти кеше, әйткәнемчә, сугышның беренче көненнән үк яуга китә һәм аңа бары тик 1946 елның көзендә генә туган нигезенә, балалары янына әйләнеп кайтырга насыйп була. Өч бала белән ялгыз калган анага ничек авыр булганын шул елларның һәм көннәрнең шаһитлары бик яхшы белә, чөнки ул елгы балалар ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыдылар. Миңнезаһит тә беренче сыйныфка әтисе фашистларны җиңеп кайтканнан соң гына - 1947 елда керә. "Укуны бик яраттым, шуңа күрә билгеләрем дә гел "5"ле генә булды", - ди ул.

Дүртенче сыйныфны тәмам-лаган малайны әтисе күрше Татар Кандызына илтә. Ике атна да үтми, үз авылларында да 7 нче сыйныф ачыла һәм ул җидееллык мәктәпне туган авылында тәмамлый, аннары Керәжледә 10 нчы сыйныфны бетерә.

20 яше тулганда, егет кечкенәдән үк якын итеп йөргән авылдаш кызы Әлфиягә өйләнә. 1958 елда Богырысланда киң профильле механизаторлар әзерләү мәктәбе ачылганын ишетеп, укуын дәвам итәргә уйлый. Гомумән, Миңнезаһит абый гомере буе сәнгатькә гашыйк кеше, белемен арттыруга, җәмгыятькә файдалы кеше булырга омтылып яши. Бер-ара Уфа сәнгать училищесына керергә дә уйлый әле ул, тик имтиханнарга соңга калуы сәбәп-ле, очраклы рәвештә белдерү күреп, Стәрлетамакка төзүче-ләр техникумына укырга китә. "Бер дә үкенмим сәнгать училищесына кермәгәнемә. Артист урынына төзүче булдым. Димәк, мин җәмгыятькә төзүче буларак кирәк булганмын. Аллаһы Тәгалә мине вакытында туры юлга керткән", - ди ветеран.

1968 елда Шәрифуллин-нар гаиләсе Бөгелмәгә күче-нә. Әле генә оешып килгән "189 нчы төзү-монтаж поезды" идарәсенә эшкә килә. Биредә эшләү дәверендә нормировщиктан идарә начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Җәмәгате Әлфия (мәрхүмә инде, урыны җәннәттә булсын) белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. "Барысына да югары белем бирдек. Аллаһка шөкер, тормышта өчесе дә үз урыннарын таптылар", - дип горурлана Миңнезаһит абый. Кызлары Флюра белән Венера - икесе дә әйдәп баручы белгечләр, гаиләләре белән Чаллы каласында яшиләр, Зөфәрләре исә Гагарин исемендәге хәрби авиа-ция академиясен тәмамлаган, хәрби очучы Көньяк Сахалинда хезмәт итә. Алты оныкка, өч оныкчага кадерле бабай ул бүгенге көндә.

Миңнезаһит абый, сезне газета укучыларыбыз исеменнән олуг юбилеегыз белән тәбриклибез. Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч картлыкта гомер кичерергә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса