Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Синең кешеләрең, Бөгелмә!

Тирә-юнебездә ягымлы йөзле, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, кеше кайгысына битараф булмаган затлар яшәгәндә дөньяларыбыз да яктырып киткәндәй була. Менә шушындый кешеләрнең берсе - 13 сентябрьдә 80 яшен тутыручы хезмәттәшем Вазифа Камай кызы Исхакова. Мин Вазифа апа белән, 1967 еллар тирәсендә бугай, "Күргәзмә-уку әсбаплары" кибетендә эшли башлагач таныштым. Бу игелекле ханым шул...

Тирә-юнебездә ягымлы йөзле, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, кеше кайгысына битараф булмаган затлар яшәгәндә дөньяларыбыз да яктырып киткәндәй була. Менә шушындый кешеләрнең берсе - 13 сентябрьдә 80 яшен тутыручы хезмәттәшем Вазифа Камай кызы Исхакова.

Мин Вазифа апа белән, 1967 еллар тирәсендә бугай, "Күргәзмә-уку әсбаплары" кибетендә эшли башлагач таныштым. Бу игелекле ханым шул кибетнең җитәкчесе иде. Әлеге эштән киткәч тә, мин аның белән гел аралашып тордым. Ә Вазифа Камаевна, шул кибеттә 32 ел намус белән хезмәт итеп, лаеклы ялга чыкты.

Биографиясенә килгәндә, ул 1936 елның 13 сентябрендә Мөслим районының Нарат Асты авылында дөньяга килә. Әтисен сугышка алгач, әниләре 4 бала белән ялгызы торып кала. Әти кеше сугышта хәбәрсез югала. Тормышның бар ачысын-төчесен күреп үсә Вазифа ханым. Ул, бәхет эзләп, иптәш кызлары белән Бөгелмәгә юл тота. Эшкә урнаша, шунда булачак ире Мөкатдисне очрата, яшьләр гаилә корып җибәрәләр, дүрт бала үсә анда. Матур гына тормыш итеп ятканда нибары 46 яшендә ире каты авырудан вафат була. Билгеле, аңа бик авырга туры килгәндер, ләкин ул дүрт баласын да кеше итте, аларны эшне яратып, намус белән эшләргә һәм яшәргә өйрәтте, укытты, туры юлга бастырды. Аларның барысы да үз гаиләләре белән тулы тормышта яшиләр.

Бүгенге көндә Вазифа Камай кызы шәхси йортында бакчасындагы гөлләргә күмелеп, балаларының игелеген тоеп, аларның уңышларына куанып, оныклары һәм оныкчыкларының сәламәт булып үсеп килүләренә сөенеп гомер итә. Әле тагын озын-озак еллар шулай бәхетле тормышта сау-сәламәт гомер итәргә насыйп итсен үзеңә, Вазифа Камай кызы.

Гөлбадьян КӘБИРОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Фото - гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса