Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

“Син бит минем бергенәм!” бәйгесенә Бөгелмәдән Ләйсән һәм Фәим Галләмовлар кушылды

"Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Бөгелмәдән Ләйсән һәм Фәим Галләмовлар кушылды. Тиздән барлык гашыйкларның көтеп алган матур бәйрәме - 14 февраль - Гашыйклар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Син бит минем бергенәм!" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән үзегезнең сөйгән ярыгыз белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп...

"Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Бөгелмәдән Ләйсән һәм Фәим Галләмовлар кушылды.

Тиздән барлык гашыйкларның көтеп алган матур бәйрәме - 14 февраль - Гашыйклар көне.

Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Син бит минем бергенәм!" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән үзегезнең сөйгән ярыгыз белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Син бит минем бергенәм!" дип җибәрүегез сорала.

Фотолар 5 февральгә кадәр кабул ителә, тавыш бирү 6 февральдән алып, 12 февральгә кадәр узачак. 13 февраль көнне иртәнге сәгатьләрдә бәйгенең җиңүчесен игълан итәчәкбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүче пар тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын спонсорыбыз "Аристократ" рестораныннан бик шәп бүләк: Гашыйклар көнендә 2 мең сумлык кичке аш көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса