Шундый якташыбыз белән горурланырга хаклы без
Бөгелмә районының Зеленая Роща авылында туган җиребезнең чын хезмәтчәне, үз эшенең остасы, исеме зур хәрефтән язылырлык кеше яши – Трифон Игнатьевич Чернышов ул.
Һәрбер кешенең тормышы кабатланмас, үзенә генә хас, уникаль була. Ә инде үз гомерендә искә алып сөйләрлек күп эшләр башкарса, балалары һәм оныкларына горурланып әйтерлек гамәлләр белән яшәсә, аның гомере тагын да мәгънәлерәк, әһәмиятлерәк һәм кыйммәтрәк кебек. Бөгелмә районының Зеленая Роща авылында туган җиребезнең чын хезмәтчәне, үз эшенең остасы, исеме зур хәрефтән язылырлык кеше яши – Трифон Игнатьевич Чернышов ул.
Авыл хуҗалыгы – ул машиналар, җиһазлар, җайланмалар белән тәэмин ителгән катлаулы производство. Авыл механизаторларына куәтле техника ышанып тапшырылган, алар иксез-чиксез кыр-басуларны сөрәләр, ашлык чәчәләр, җәмәгать терлеге өчен азык әзерлиләр, уңыш җыялар...
“Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы механизаторлары арасында энтузиазм белән эшли белгән һәм кыенлыклардан курыкмаган чын профессионаллар күп иде. Шундыйларның берсе – авыл хуҗалыгында үз эшенең остасы булган Трифон Игнатьевич Чернышов.
Трифон Чернышов, халык телендәгечә әйтсәк, җирне тотып торучы кешеләрдән. Ул чын игенчеләр династиясеннән. Әби-бабалары, әти-әнисе – барысы да җир кешесе, җирдә эшләүче. Трифон Игнатьевич хезмәт эшчәнлеген Оренбург өлкәсенең Төньяк районындагы “Восход” колхозында башлап җибәрә. Тора-бара бөтен авыл хуҗалыгы техникасын ныклап өйрәнә, тәҗрибә туплый.
1974 елда Чернышовлар гаиләсе Бөгелмә районының Зеленая Роща авылына күченә. Трифон Игнатьевич авыр механизатор эшенә керешә, “К-700” тракторында эшли, бригада подряды бригадиры була. Ул гомер буе җир сөргән, иген иккән кеше. Таң беленүгә аякка басып, төн уртасы узгач кына кайтып ята торган кеше. Куллар сөялле, аяклар сызлый, ә күңеле шат: көн бушка узмады бит... Хезмәт стажы 44 ел аның.
– Минем эшем бик кызыклы иде: әле генә чәчү чәчәсең, карыйсың, инде тишелеп тә чыга, ул арада уракка керешер вакыт та җитә. Һәм болар барысы да җанлы, синең күз алдыңда үсә...”, – дип искә төшерә Трифон Игнатьевич.
Кеше үз эшен тапкач, мәшгуль булган шөгыленнән ләззәт алгач, ул һичшиксез эшенең остасы булып таныла, үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтә һәм бик яхшы белгеч була. Трифон Чернышов тормышында да нәкъ шулай килеп чыга.
Механизатор Трифон Игнатьевич Чернышов – Социалистик Хезмәт Герое, Мактау билгесе ордены кавалеры (1986 ел) “Халык хуҗалыгын үстерүдә ирешелгән уңышлар өчен” көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнгән (1978, 1979 елларда) могътәбәр хезмәт иясе.
Эшкә намуслы мөнәсәбәте өчен ул берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнә, “Ударник” дигән мактаулы тамгага лаек була, социалистик ярышларда берничә тапкыр җиңүче булып чыга, урып-җыюда алдынгылыкны бирми, аның фотосы берничә тапкыр район Мактау тактасында тора. Шундый якташыбыз белән без һәммәбез дә горурланырга хаклы!
81 яшь – зирәк, белемле, тәҗрибәле кешеләр яше. Аның барысы да бар: балалар да үскән, көнкүреш тә җайланган, лаеклы бүләкләр дә бар. Әмма кешенең төп байлыгы – аның яраткан, бәяли, ихтирам итә торган гаиләсе. Трифон Игнатьевич хатыны Тамара Филипповна белән йорт хуҗалыгын алып бара. Чернышовлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, сигез онык һәм ун оныкчыклары бар.
Бөгелмә районының Зеленая Роща авылында яшәүче Трифон Игнатьевич Чернышовның бөтен гомере җир, техника белән тыгыз бәйләнгән. Яхшы кеше туган җирен үзенең изге эшләре, матур һәм чиста күңеле белән бизәр, диләр. Чыннан да шулай. Аның җиңел булмаган намуслы хезмәте чын күңелдән рәхмәт сүзләренә лаек һәм бүгенге яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Ольга Бородина, мәдәният йорты мөдире
Елена Насонова, сәнгать җитәкчесе
Авторлар фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа