Кемдер шәһәрне мактый, икенчеләре - авылны. Миңа калса, шәһәрдә рәхәт, авылда әйбәт. Шәһәрдә - фатирың, авылда өең булса, тагын да шәбрәк. Ә хәзергә безнең күпчелегебез тегендә я монда вакытлыча гына булып китәбез.
Әнә Карабаш җирле үзидарәсенә караган Котылдык авылында туып-үскән, хәзер Чиләбе шәһәрендә гомер кичерүче Рәхимә Садыйк кызы белән Насыйх...
Кемдер шәһәрне мактый, икенчеләре - авылны. Миңа калса, шәһәрдә рәхәт, авылда әйбәт. Шәһәрдә - фатирың, авылда өең булса, тагын да шәбрәк. Ә хәзергә безнең күпчелегебез тегендә я монда вакытлыча гына булып китәбез.
Әнә Карабаш җирле үзидарәсенә караган Котылдык авылында туып-үскән, хәзер Чиләбе шәһәрендә гомер кичерүче Рәхимә Садыйк кызы белән Насыйх Зыя улы Шәямитовларның уллары Альберт бала чакта каникулларын уздырган авылына гаиләсе белән кайтып төшкәч, башта урнашыр урын таба алмый йөрде. Шулай да, вакытлыча бушаган бер иске йортка ремонт ясаштырып, җыештырып, шунда урнаштылар алар. Язмабыз герое әти-әнисенең туган авылына буш кул белән кайтмаган - кайда гына булмасын, ул якташларына театрлаштырылган түләүсез тамашалар күрсәтте. Ә программада ниләр генә юк - курчак театры, төрле музыка уен коралларында уйнау, фокус күрсәтү, сабын куыклары очыру... Гадәттә, андый тамашалар балаларга сувенирлар-бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Альберт үзе 1964 елда, әйткәнемчә, Чиләбедә туган. 8 сыйныфны тәмамлагач, һөнәри-техник училищеда белем ала, әтисе белән төзелеш эшләрендә эшли. Беренче сыйныфта укыганда ук абыйсы аны гитарада уйнарга өйрәткән булган икән. Музыкага булган мәхәббәте катлаулы 90 нчы елларга туры килгән үсмер чорында аны ялгыш юлга кереп китүдән саклап кала. Җырлар иҗат итә, яшьләр каршында, тернәкләндерү үзәкләрендә чыгышлар ясый башлый, адашканнарны туры юлга бастыру өчен тырышлык куя.
1996 елда ул "Ариэль" төркеме оештырган "Арт-старт" бәйгесендә җиңү яулый: "Дуэт" номинациясендә беренче була һәм "Иң яхшы гитарачы" буларак та аерым призга ия була. Тиздән аның музыкаль кассеталары дөнья күрә. Татар эстрадасы белән кызыксынуы арта. 2010 елда Урал якларында аеруча танылган башкорт шагыйре Булат Батталовның "Әнкәемнең истәлеге" дигән шигыренә көй яза һәм ул бик популяр җырга әйләнеп китә.
Альберт Насыйх улы шулай ук "Юлдаш" дип атала торган татар-башкорт хәйрия фондын төзүчеләрнең дә берсе булып тора. Балалар һәм өлкәннәр өчен бик күп хәйрия концертлары оештыра. Милли уен коралы - курайны үзләштереп, Чабаксар шәһәрендә узган "Урмай моңы" татар эстрадасы бәйгесендә өченче урынны яулый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап, ул төзегән махсус курчаклар программасы Чиләбе шәһәрендә бик популяр һәм бөтен Урал төбәгендә иң яхшылардан санала.
Альберт ирешкән уңышлары белән генә тукталып кала торганнардан түгел. Ул һәрчак эзләнүдә, иҗатта. Әлеге көндә әнә халыклар арасында популярлашып бара торган әрмән "дудугын" өйрәнеп булыша. Бу үзенчәлекле уен коралында татар көйләрен башкарып, мирасыбызга яңа төсмерләр өсти, пропагандалый.
Фотога һәм кинога төшерү белән дә шөгыльләнә Альберт. Бу юнәлештәге төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. Безнең төбәк тормышыннан ләззәт табып, мәһабәт Каравылтау, Чатыртаулардан илһам-көч туплап, күп кенә материаллар җыеп китте ул туган шәһәренә.
Чиләбедә шундый якташыбыз яшәүгә без чиксез шат һәм горурланабыз. Яңа иҗади җимешләрен төяп, алдагы җәйдә тагын кайтуын көтеп калабыз.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотолары.