Шаһиевлар гаиләсенең зөбәрҗәт юбилее
17 декабрьдә Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Луиза Мостафа кызы һәм Роберт Фәхретдин улы Шаһиевларны зөбәрҗәт юбилейлары белән котладылар.
Шаһиевлар гаиләсенең тарихы 1963 елның җәендә – Татарстан АССРның Әлмәт районы Чупаево авылында башлана, анда Роберт Фәхретдин улы һәм Луиза Мостафа кызы беренче тапкыр танышалар. Бу тарихны бер күрүдән гашыйк булу дип атарга мөмкин. Роберт авылга туганнарына кунакка килгән кызга шундук игътибар итә һәм танышырга карар кыла. 1964 елның декабрендә яшьләр Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында никахларын териләр. Менә инде 55 ел буена ир белән хатын авырлыкларны һәм шатлыкны бергә җиңеп, гомер юлы буенча кулга-кул тотынышып киләләр. Быелның гыйнварында Роберт Фәхретдин улына 80 яшь тулды. Бәхетле никахның сере нидән гыйбарәт дигән сорауга: “Аның бернинди сере юк, ә илһам һәм байлыкның төп чыганагы – гаилә, балалар һәм оныклар”, - диләр юбилярлар.
55 ел элек кебек үк, Роберт Фәхретдин улы һәм Луиза Мостафа кызы бүген дә Мендельсон маршы астында тантаналар залына керделәр. Якыннары һәм туганнары тарафыннан бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр кабул итеп алдылар. Традиция буенча, тантана геройлары Бөгелмә районының мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын калдырдылар.
Юбилярларны истәлекле вакыйга белән Людмила Леонидовна Туркина – “ТНГ-Групп” предприятиесенең профсоюз комитеты рәисе котлады, Роберт Фәхретдин улы озак еллар әлеге җәмгыятьтә хезмәт куйган. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко гаилә парын зөбәрҗәт туйлары белән котлады, гаиләгә ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, Бөгелмә муниципаль районы башлыгыннан котлау хаты тапшырды.
Музыкаль котлау сыйфатында Эдуард Гафиятуллин башкаруындагы җыр яңгырады.
Язма һәм фотолар – Бөгелмә муниципаль районының ГХАТ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа