Сез – безнең горурлык
Шушы көннәрдә районыбызның Подстанция районында гомер кичерүче Сөнгать Закир улы Кадыйров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котлап, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, ветераннар советы исеменнән Сөмбел Гәрәева, Бөгелмә электр челтәре вәкилләре һәм шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбе укучылары иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Хөрмәтле юбиляр - Сөнгать Закировичка "бабай" дип әйтергә ничектер тел дә әйләнми, чөнки аның гел елмаеп торган йөзеннән көчле яшьлек дәрте балкып тота. Ул өйдәге хезмәтне үзе башкара, йорт-тирәсен һәрвакыт карап, тәртиптә тота. Моның шулай икәненә аның йортын барып күргән кеше, һичшиксез, ышаныр. Дәһшәтле сугышның ут-суларын кичеп, зур тормыш сынаулары аша үткән мөхтәрәм затның чаялыгына, шат күңеллелегенә һәм үз елларыннан шактый яшь күренүенә сокланмыйча мөмкин түгел.
Сөнгать Закир улы 1921 елның 20 нояб-рендә Азнакай районының Әгерҗе авылында дөньяга килә. 1940 елны унтугыз яшендә армия сафларына алына һәм 17 нче мотоукчы дивизиянең танк полкына эләгә. Ватан сугышы башлангач, Орша шәһәре янында ул хезмәт иткән полк беренче сугышта катнаша. Сержант 1942 елның гыйнварында 42 нче танк гвардиясе составында Харьковка эләгә. Ельня янында беренче яраланудан соң госпитальдә дәвалана да тагын яу кырына китә. Курск Дугасы янындагы дәһшәтле сугышта кабат аның танкына дошман снаряды эләгә, каты яраланып, госпитальгә ята. Биредә аның хәтерендә мәңгелеккә уелып калган тагын бер вакыйга була. Яралы солдат маршал Рокоссовский белән очраша. Танылган хәрби начальник күкрәгеннән шәхси Кызыл Йолдыз орденын алып, Сөнгатьнең күкрәгенә тага һәм батырлыгы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә. 1946 елда демобилизацияләнгәннән соң ул туган авылына кайтып төшә. Тынгы белмәс, тырыш, тыйнак Сөнгатьне эшендә яраталар, яшьләргә остаз, хатынына яхшы ир һәм балаларына яраткан әти була белгән ул. Ютазы авторотасында слесарь-төзәтүче, Ютазы машина-трактор станциясендә тракторчы, Бөгелмәнең 3 нче автобазасында машина йөртүче булып эшли, Бөгелмә электр челтәре предприятиесендә - 22 ел, шуның 5 елын пенсиягә чыккач намуслы хезмәт итә. Алар хатыны белән миһербанлы, тырыш, хезмәт сөючән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Аның 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ике кызы - Гөлсинә һәм Илгизә, оныгы Руслан һәм оныкчыгы Камилә көн саен диярлек аның янәшәсендә кайныйлар.
Алдагы көннәрегездә кайгы-хәсрәтләрсез, аяз, матур, бәхет-шатлык тулы көннәр телибез сезгә, Сөнгать бабай! Һәрвакытта шундый көр күңелле булып калыгыз.
Рәсемдә: Сөнгать бабай оныкчыгы Камилә белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа