Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Саҗидә Заһирова: “Безнең бәхетле картлык - балалар кулында”

Үзе чая, үзе сөйкемле, үзе болай бер дә карт түгел шикелле... Саҗидә Заһировага бары 80 яшь тулды. Күңелендә дәрт-дәрман, беләгендә аның әле көч бар. Ипиен дә сала, бакчасын да карый, ятим балаларга, ветераннарга оекбашлар да бәйли. Менә шундый ул Акбаш авылының Ак әбие.

Борынны ярып кергән ис

Ишек төбеннән үк борынга тәмле камыр исе килеп бәрелде. Әбекәебез безне бәлеш пешереп көтеп тора икән. Аш-суга оста хуҗабикә татар халкының әлеге ризыгын атна сан пешерә. Төп йөртта ул шулай балаларын, оныкларын каршы ала. Аның табынында һәрвакыт үзе салган авыл ипие һәм күпереп күтәрелгән тәбикмәк булыр. Түгәрәк өстәл артына, кызганыч, хәзер барысы да җыела алмый. Биш улының икесе бакый дөньяга күчкән. Тормыш иптәше дә инде күптән гүр иясе булган. Саҗидә апа өчен бу бик авыр хатирәләр. Шул югалтулар аның сәламәтлеген какшатып җибәргән дә. Тик әбекәй төшенкелеккә бирелми. Ул бит ана! Улларының бу тормышта төп таянычы, юанычы һәм кайтып сыеныр иң якын кешесе.

Тугыз айлык бала

Саҗидә ханым үзе “әти” сүзен әйтүдән мәхрүм була. Атасы сугышка киткәндә аңа бары тугыз ай булган. Ул елларның михнәтен кечкенә Саҗидәгә шактый татырга туры килгән. Бишәр километр ераклыктагы мәктәпкә йөреп укулар, колхоз кырында кар төшкәнче шикәр чөгендере җыюлар дисеңме. Җиденче сыйныфтан яшь кыз бала, әнисенә әз генә булса да ярдәм булыр дип, төзелешкә өйрәнчек булып урнаша. Ә соңыннан Казахстанга – целинага юл тота. Самара өлкәсенең кечкенә генә Алькино авылында туып-үскән яшь кыз бала шул рәвешле яңа тормышка аяк баса. Казахстанга килгәч, ул кирпич заводына мотористка булып эшкә урнаша. Яшьтән үк эш сөеп үскән Саҗидә авыр дип тормый, бер басасы җиргә җиде басып, утлар уйната торган була. Чая кызга күпләр күз төшереп йөри, мәхәббәт хисләрен аңлатып карыйлар, тик Саҗидә үз ярын эзли һәм таба.

Бәхетле очрашу

Гакыйль белән Саҗидә очраклы рәвештә очрашалар. Казахстандагы якын танышлары аларның икесенә дә үзләре өйдә булмаганда фатирга күз-колак булып торуны сорый. Бирегә килеп, Саҗидә чәчкәләргә су сибеп йөргәндә, кемнеңдер фатир ишеген ачуын сизеп ала. Башта куркып кала. Ишек ачылып киткәч, баһадирдай чибәр ир- егетне күреп, шунда ук гашыйк була. Тегесе дә Саҗидәдән күзләрен алмый! Ике яр арасында чын мәхәббәт хисләре кабына. Бу хис-тойгылар гаилә коргач та, еллар дәвамында сүрелми. Олы мәхәббәтнең татлы җимешләре – биш ул дөньяга туа. Бишенчесен Бөгелмәгә күченеп килгәч алып кайталар. “Акбаш” совхозы ишле гаиләгә шунда ук өч бүлмәле фатир бирә, эш белән тәэмин итә. Гакыйль ага хуҗалыкта – механизатор, ә Саҗидә ханым сыер савучы булып эшлиләр. Икесе дә авылның хөрмәтле кешеләре булалар. Тырыш хезмәтләре өчен  рәхмәт йөзеннән, совхоз җитәкчелеге Заһировларга йорт салып бирә.

Намазын калдырмый

Саҗидә Заһирова һәрвакыт хәрәкәттә. Буыннар инде сызласа да, тик торырга яратмый. Аның йорт ишегалды шау чәчәктә утыра. Бакчасында чиста, тәртип. “Мин хәзер балаларга, оныкларга приказ биреп кенә йөрим. Моны эшләгез, тегене эшләгез дип. Шөкер, тыңлыйлар, хөрмәт итәләр”, – дип, Саҗидә апа шатлыгын яшерми. Шулдыр ул бәхетле картлык – балаларның хөрмәте һәм ихтирамы! Намазга баскан саен, Саҗидә ханым җан бәгырьләренә исәнлек теләп, догаларын укый. Читләр турында да онытмый! Ятим балаларга, ветераннарга оекбашлар бәйли. Яше сиксәндә булса да, ул әле һаман активист Саҗидә.

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Өлкәннәр көнен Саҗидә Заhирова, гадәттәгечә, аяк өсте үткәрә. Бәйрәм уңаеннан иртән иртүк чәй табыны әзерләп, матур күлмәген киеп, кунаклар көтә. Хезмәт ветеранын бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы котламый калмый. “Подружкасы” - Акбаш авылының ветераннар советы рәисе Абруй апа Насыйрова да биредә даими кунак. Чәй артында алар бергә-бергә дөнья хәлләрен сөйләп, авыл картларына ничек ярдәм итү турында гапләшеп алалар. Ә соңыннан хатирәләргә бирелеп, янә яшьлекне сагынып искә төшерерләр. Ул чакта да, хәзер дә Саҗидә Заhирова һәрвакыт хәрәкәттә. Нәкъ шуның өчен ул 80 яшендә дә һаман чая, өлгер, җитез. Яшьләргә дә шундый булырга киңәш итә. “Өлкәннәрне хөрмәтләп, әти-әнисен яратып, белемгә, эшкә омтылып үскән буынның гына киләчәге бар”, - дип әйтә зур тормыш тәҗрибәсе булган Саҗидә Заhирова.

Алсу МӨКАТДӘС

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса