Сабыр Сабир хәйләсе
Минем әтием патша армиясенә 1917 елның февраль революциясенә чаклы ук чакырылган булган. Ул кавалериядә хезмәт иткән: һәр офицер, һәр солдат гел ат өстендә...
Рәис АБДРАХМАНОВ,
сабыр Сабир улы.
Әтием ятим үскән, белеме юк, бала чактан ук эшкә өйрәнеп, тормыш казанында кайнап яшәгәнлектән, бик җор телле дә булган. Ул музыкаль сәләткә ия: гармунда да өздереп уйный, авылда кичке уеннарны башлап йөрүче, халык җырларын яхшы белә, такмакларны җиңел чыгара иде.
Сабир, ничектер, офицерларның да күз уңында була. Походта төнге приваллар вакытында аңа бер кисмәккә су тутырып, шунда каен себеркеләре пешерергә кушалар.
Әфәнделәргә "пешкән себеркеләр" ник кирәк микән дип кызыксынуын яшерә алмый солдат. Һәм ача ул моның серен. Офицерлар үзләренең арт саннарын һәм бот араларын юалар икән шул су белән. Озак вакытлар буе ат өстендә йөрүдән чиләнеп, пошлыгып, суелып беткән, коточкыч авырта торган тән тиресенә шифа икән каен кайнаган су. Ә инде "господин офицерларның" иренмәгәннәре сөлге-чүпрәкне кайнатмага манып, аны чиләнгән урыннарына компресс итеп куеп, төнлә дә шулай йоклыйлар икән.
Шуннан соң әфәнделәр хәйләсен бик уңышлы кулланып, әти үзе дә каен суы белән юына башлый.
Ул вакытлардан соң ярты гасырдан артык вакыт узгач, әти каенның шифасын тагын бер татыды, тагын бер кат тәненә сихәт тапты әле. Операция урыны - тәнендәге җөе сызлый иде аның. Операция ясаганда киселгән урында чиктәш әгъзаларны тоташтыра торган үзенчәлекле тукыма барлыкка килә, аны табиблар "спайка" дип атыйлар. Күп пациентлар интегә аннан. Менә шуннан котылу юлын әтиемә күрше хатын өйрәтә. Илле грамм каен бөресе җыеп, ярты литр спиртта төнәтергә, бер аш кашыгы суга 40 тамчы тамызып, шуны эчәргә кирәк икән.
Әтием - мәчет карты. Спиртны ул хәтта дару буларак та кулланмый, ә операция җөе намаз укыганда бик җәфалый үзен. Менә шуннан ул хәйлә белән котылу юлын таба: апрель аенда каен бөреләре җыеп, кайнаган җылы суга сала, чүпрә белән шикәр дә өсти. Әчеп туктаганын сабыр гына көткән Сабир банкадан аны аш кашыгы белән алып, ашар алдыннан кабып куя торган була. Бер ай дигәндә, җөе турында онытты ул. Шуннан соң, операция урыны авырта дип, бер дә зарланганы булмады.
"Алдарга ярамый, ә хәйлә яшәргә ярдәм итә", - дип кабатлый торган иде әтием.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа