Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Руслан Сөнгатуллин: “Тизерәк әти сүзен ишетергә телим”

Руслан Сөнгатуллин - тумышы белән җылы Ташкент якларыннан. 2000 елларда аның гаиләсе Татарстан башкаласына күченеп кайта. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында һәвәскәр театр режиссеры белгечлегенә укый. Бөгелмә рус драма театры сәхнәсендә инде 6 ел. Өйләнгән. Тормыш иптәше белән кыз бала тәрбияләп үстерәләр. (Интервью)

– Ни кызганыч, Бөгелмә рус драма театры труппасында сезнең кебек артист булуын бүгенге көнгә кадәр белмәдем. Телдә һәрчак театр аксакалларының исемнәре:  Равил Сәлимов, Александр Кочетов, Владимир Пряхин, яшьләр арасында - Александр Бобейка, Рөстәм Фәйздрахманов, Илдар Вилданов.  Сез үзегез бик тыйнак шәхесме  әллә хезмәттәшләренең шәүләсендә калуны өстен куясызмы?

– Театрның танылган артист исемнәрен беләсез икән, димәк, сез бу сәнгать төре белән кызыксынасыз. Бу күңелгә шифа. Миңа килгәндә, чыннан, мин бик тыйнак кеше. Әти-әни шундый тәрбия биргән. Тамашачыларның хезмәттәшләремне миңа караганда күбрәк белүләре өчен мин һич борчылмыйм, чөнки  алдынгылар рәтендә булырга омтылмыйм. Үз эшемнән ләззат алып эшлим. Мин сәхнәдә, тамашачы залда, менә шул тормышның иң зур байлыкрыннан берсе.

– Ни өчен сез актер һөнәрен сайладыгыз? Бу балачак хыялымы?

– Балачакта мин кем булырга гына хыялланмадым. Ә менә актер һөнәре турында уйлар хәттә башка да кермәде. Шуны әйтәсем килә, киләчәктә бу юлдан китүемне әбием юрады. Мин үзбәк телендә бик матур җырлар җырлый идем , шул этәргеч булгандыр инде. Бишенче сыйныфтан Казанда театр студиясенә йөри башладым. Тик бу бары вакытлыча мавыгу иде. Мин ул чакта тулысынча спортка бирелгән идем. Танылган көрәшче, йөзүче булырга теләдем. Аңлы рәвештә артист һөнәре турында 10 сыйныфта укыганда уйландым, чөнки театр студиясеннән тыш, мин хореография белән шөгыльләнә идем. Икесе арасыннан артист һөнәрен сайладым.

– Кайчан беренче тапкыр сәхнәгә чыктыгыз, һәм ул нинди роль иде?

– Мин беренче тапкыр мәктәп сәхнәсендә чыгыш ясадым.  “Гусарская баллада” да Михаил Кутузов ролен уйнадым. Ә һөнәри сәхнәдә тәүге  тапкыр “В деревне у бабушки” спектаклендә “толсый” ролен башкардым. 

– Элек актер һөнәрен ничек күзаллый идегез, хәзер ничек?

– Элек бик кызыклы һөнәр дип уйлый идем. Хәзер дә фикерем үзгәрмәде. Ул вакытта актерларның эшенә мөккибән китә идем. Һәр вакыт сәхнәдә, йолдыз булып балкыйлар, халыкка шатлык өләшәләр. Бүген исә аңлыйм, актер һөнәре эмоциональ яктан энергияне бик күп сарыф итүче һөнәр. Сәхнәдә матур уйнау гына җитми, син тамашачыны “эләктереп” алып, аны елатырга, көлдерергә тиешсең. Моның өчен актер бөтен хис-кичерешләрен тамашачыга чыгарып салырга тиеш. Бу бик авыр!

– Бу һөнәрдә сезгә барыннан да элек нәрсә ошый?

– Һәрвакыт эзләнү – мине әнә шул җәлеп итә! Уйнаган геройларда үзеңне тапарга тырышу – бик җаваплы һәм авыр эшләренең берсе.

– Сезнең фикер буенча,  актерның сәләте (актерское призвание) нәрсәдан гыйбарәт?

– Актерларның сәләте – бу “кәкре көзге” (кривое зеркало) төсле. Без сәхнәдән ниндидер проблеманы , вакыйганы сөйлибез.Алар артистны гына түгел, режиссерны да, тамашачына да борчый. Тормышта бит үз проблемаларыбызга кереп бикләнәбез дә. Шунда яшибез, чыгу юлларын эзлибез. Ә сәхнәдәге уен аша бу проблеманы тоуы, аңлап улуы күпкә җиңел.

– Сез образ өстендә ничек эшлисез? Үзегезгә ошаган геройларны уйнавы күпкә җиңелдер?

– Обзар өстендә эшләү берничә этаптан тора. Шуларның берсе - кем артыннандыр күзәтү – бу багажны туплыйсың, үзең аша үткәрәсең, һәм тамашачыга бирәсең. Актерларның эмоциональ диапазоны бик киң булырга тиеш. Бу эчке инструмен ватылмыйча эшләгәндә генә образны уйнавы җиңел. Килешәм, үзеңә ошаган геройны уйнавы күпкә җиңел, тик капма-каршы образны башкаруы күпкә кызыклы.    

– Сезнең иҗат девизынинди? 

– Беркайчан да рухи яктан төшенкелеккә бирелмәскә! Мине шулай бабам йөрәтте! Аның мирасын истә тотып, мин бу тормыш юлыннан атлыйм.  

– Ялгышмасам, сез актер гаиләсе. Авыр түгелме эштә дә – артистлар, өйдә дә – хатын – актриса?

– Әйе, мин дә, хатыным да артистлар. Белмим, калганнар ничектер, мин шәхсән моңа бик шат. Өйләнгәнчегә кадәр, тормыш иптәшемнең  сәнгәать өлкәсендә эшләвен теләдем. Өйдә яраткан ярың белән нәрсә турында сөйләшүе алдан билгеле. Һәм бу туйдырмый, киресенчә, ике араны тагын да якынайта, җылыта.

– Әгәр актер булмасагыз, нинди һөнәрне сайлар идегез?

– Мин хәрби кеше булыр идем. 2013 елда армия хезмәтен тәмамлаганда, мин контракт буенча калырга докуменлар җыя башлаган идем инде. Соңга момента гына мин ул фикердән кире кайтты. Әйе, армия – ул стабиль хезмәт хакы, киләчәктә ышанычлы хезмәт. Мин бик озак сайладым. Барлык якларны үлчи торгач, йөрәк үзенекен итте. Мин гражданкага кайтырга булдым. Командир хәтта миңа үпкәләгән иде, хезмәттәшләр кабат кайтырга сорап яздылар. Тик мин икенче юлдан киттем.    

– Сез тормышта нәрсә белән мавыгасыз?

– Мин актив рәвештә ял итәргә яратам. Аеруча, табигать кочагында... Студент чакта каскадер студиясе әгъзалары  һәм үзебезнең остабыз белән бергә еш кына табигатькә чыгып, ясалма (постановочные) сугыш кадарлары төшергә чыга идек.  Спорт белән шөгылләнәм. Аш-су әзерләргә яратам. Гитарада уйнау серләренә төшенә башладым, әлегә бу инструмент миңа бик авыр бирелә. 

– Кәләчәктә нәрсәне зур түземсезлек белән көтәсез?

– Зур түземсезлек белән кызыбызның миңа “ӘТИ” дип эндәшүен , һәм аның тәпи йөреп китүен көтәм. Биргән булса, без аның белән бергә иртән йөгерәчәкбез, бергә пылау әзерлиячәкбез,  Высоцкий , “Любэ” Һәм Игорь Тольковның җырларын бергә тыңлыячакбыз!   

– 5 , 10 елдан соң сез үзегезне кайда һәм кем буларак күрәсез?

– 5 елдан соң мин үземне сау-саләмәт, таза кеше, иҗадый яктан канәгать булган актер итеп күрәм. Ә иң мөһиме  мин киләчәктә - бәхетле ата: шпагатка утырам, йодрыкта идәннән 50 тапкыр күтәреләм, спектакьдән иң озын монологны укыйм, һәм Яңа ел төнендә кычкырып РФ гимнын җырлыйм. Ә 10 елдан соң мин янә көзгегә карыйм да, үз үземә шундый сүзләрне әйтәм: “Кара әле, син бит армиядә котракт буенча хезмәт итәргә калмыйча, дөрес эшләдәң!” 10, 15, 20 елдан соң да мин сау-саләмәт, иҗат  кешесе. Алда әйтелгәннәрнең барысын да рәхәтләнеп башкарачакмын, тик инде бераз акрынрак!

– Руслан,  мондый тирән эчтәлекле әңгәмә өчен сезгә зур рәхмәт! Иҗадта уңышлар, һәм тизерәк “әти” сүзен ишетергә теләп калабыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса