Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Рәхмәт сиңа, Раушан!

Авыл җирендә мәктәп гомер-гомергә бала өчен олы тормышның иң башында торган күренекле һәм төпле урыннарның берсе санала. Без, әти-әниләр, кечкенә ул-кызларыбызны җитәкләп, мәктәпкә илтәбез. Алар белемле, тәрбияле булып үссен өчен авылыбыз укытучылары бар көчләрен куеп тырыша.

Без, 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары, мәктәпкә үзебездән һәм балаларыбыздан истәлек булып калсын дип, алар укыган сыйныф бүлмәсе идәненә линолеум алып җәяргә ниятләдек. Шул максаттан, авылыбызның шәхси хуҗалыкларыннан әтисе Илдус Гыйниятуллин белән сөт җыеп, дәүләткә тапшыру эшен уңышлы башкарып килүче Раушан Гыйниятуллиннан (үзе дә Татар Димскәе мәктәбендә укыган егет) линолеумны Бөгелмә шәһәреннән алып кайтып бирүен үтендек. Ул берсүзсез риза булды. Сөйләшүдән соң ике көн дә үтмәде, үзе сайлап сатып алган линолеумны Раушан мәктәпкә китереп тә җиткерде. Арзанрак бәядән түгел, ә үзеннән ару гына күләмдә акча өстәп, яхшы сыйфатлысын алып кайткан ул. "Мәктәпкә, үзем укыган сыйныф бүлмәсенә миннән дә дә бүләк булыр", - диде. Ирексездән, күзләр яшьләнде. Рәхмәт сиңа, Раушан! Киләчәк тормышың матур, бәхетле булсын. Ходай Тәгалә сине сәламәтлектән аермасын.

Изге күңелле, ярдәмчел бала тәрбияләгән өчен әти-әнисе Флера ханым белән Илдус әфәндегә зур рәх-мәтебезне белдерәбез.

Татар Димскәе гомуми белем бирү мәктәбе 9 нчы сыйныф укучыларының
ата-аналар комитеты әгъзалары исеменнән,
Раушания Касыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса