Регина Нәҗмиева: “Мин укытучы буласы кеше идем”
Моңлы тавышы белән бөгелмәлеләр күңелен яулаган якташыбызның исеме күпләргә таныш. Күбесе Регина Нәҗмиеваны талантлы яшь җырчы буларак кына белә, чөнки ул шәхси тормышын җиде йозак астында саклый.
Шулай да “Бөгелмә авазы” газетасына Регина кайбер серләрен ачты.
Белешмә. Регина Нәҗмиева тумышы белән Бөгелмә районының Иске Исаково авылыннан. Музыкаль белемне ул Казан шәһәренең мәдәният һәм сәнгать дәүләт университетында ала. Бүгенге көндә Татар мәдәният үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшли.
– Регина, Бөгелмәне музыкаль шәһәр дип әйтә аласыңмы?
– Әлбәттә! Безнең шәһәрдә талантлы кешеләр бик күп. Шунысы куандыра, соңгы елларда яшьләр дә үз сәләтләрен күрсәтергә талпынып тора. Тик шунысы бераз борчый, алар татар халык җырларын белеп бетерми. Милли җырларга яңа сулыш биреп, халык байлыгын сәхнәгә чыгаручылар бик аз.
– Кайсы җырчыларның иҗатын үзегезгә үрнәк итеп куясыз? Ни өчен?
– Сиринә Зәйнетдинова – бик талантлы җырчы. Аның җырларын сулыш та алмый тыңлыйм. Сиринә белән мин шәхсән таныш. Казанда укыган вакытта аның белән еш аралашырга туры килде. Ул ихлас, күңеле чиста кеше. Сәхнәгә чыккач, аңардан яхшылык бөркелә. Ул рейтинг өчен түгел, ә халык өчен җырлый. Чын җырчы шундый булырга тиеш тә!
– Регина, җәй айлары ничек үтеп китте, ял итәргә өлгердегезме?
– Быелгы җәйне аңлап бетереп булмады. Миңа гына шулай тоелды дип уйлап йөргән идем, баксаң, күбесе шулай сөйли. Бер ай ял иттем. Башым белән өй мәшәкатьләренә кереп чумдым. Әйләнеп карасам, җәй үткән дә киткән...
– Пандемиядән соң яңа сезонны ачып җибәрдегез. Нинди мәдәни чаралар белән бөгелмәлеләрнең ялын оештырырга ниятлисез?
– Пандемия вакытында да эшсез утырмадык. Бөгелмәдә яшәүче татарлар белән онлайн-мәдәни эш алып бардык. Дистанцион концертлар бирдек, җыр-шигырь бәйгеләре уздырдык. Яңа сезонны Татар мәдәният үзәгендә тулы заллар белән ачып җибәрергә ниятлибез. Якын киләчәктә шәһәр һәм район яшьләре арасында иҗат фестивале оештырырга җыенабыз.
– Ялгышмасам, сез Регина – укытучылар гаиләсеннән. Һөнәрне сайлаганда әниегезнең эзләреннән китү теләге булдымы? Әллә балачактан ук үзегезне мәдәнияткә багышларга теләдегезме?
– Чыннан да, минем әнием – укытучы. Балачактан ук аның кебек мөгаллим булырга хыяллана идем. Мәктәпне тәмамларга ярты ел калгач кына, мәдәнияткә кереп китәргә булдым. Бер дә үкенмим. Мин бит җырларым аша халык күңеленә шатлык, бәхет салам. Һәм бу гамәлемнән зур канәгатьләнү хисе тоям.
– Сез ырымнарнарга ышанасызмы? Аеруча кайсыларына ышанасыз?
– Әйе, мин ырымнарга ышанам, тик чама белән. Хәтерлим, әбекәй, сишәмбе көнне яңа эш башлама, ерак сәфәргә чыкма, дип әйтә иде. Мин әле дә аның бу киңәшләреннән тайпылмыйм.
– Тормышта сезгә нәрсә зур авырлык белән бирелә?
– Бик четерекле сорау! Шулай да җавап биреп карыйм. Күңелемдә бик озак вакыт үпкә йөртәм. Айлар, елллар үткәч, онытам, килеп чыкккан ситуацияне җибәрергә тырышам, шулай да үзем өчен кирәкле нәтиҗәләр ясыйм.
– Регина, сез үз-үзегезгә артык нык критика белән карый торган кешеме? Ни өчен?
– Мин тормышта холкым буенча – лидер. Шуның күрә минем өчен бөтен нәрсә дә югары дәрәҗәдә эшләнгән булуы мөһим. Үзем дә шуңа омтылам. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, бары үземне тәнкыйтьлим. Ялгышларымны төзәтү өстендә эшлим.
– Бу тормышта нәрсә эшләргә яратасыз?
– Яраткан эшләрем бик күп. Араларында иң яратканнары бар. Гөмбә җыярга яратам, рәхәтләнеп кышкылыкка кайнатмалар ясыйм, яшелчәләр тозлыйм.
– Сездә нинди матур гадәтләр бар, бәлки үз-үзеңне изоляцияләү вакытында яңалары барлыкка килгәндер?
– Һәр гаиләнең үз гореф-гадәте бар инде. Безнең гаилә искәрмә түгел. Без туганнар белән табигать кочагында җыелырга яратабыз. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кулларны сабын белән юу гадәте көндәлекә ныклап кереп китте.
Әңгәмәдәш – Алсу МӨКАТДӘС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа