Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Редакция почтасыннан: Әткәем турында

Күпме гомерләр узса да, Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләр берәүне дә дулкынландырмый кала алмый.

Мин дә менә шул чордагы хатирәләремне барлап алырга дип, кулыма каләм алдым әле. Кызганыч, алар күп түгел – мин сугыштан соң туган бала, ул хакта башкалардан ишеткәннәр генә балалык хәтеремдә уелып калган.

Бөгелмәдә без 1966 елдан бирле, ә чыгышыбыз белән Башкортстанның Миякә районы Кыңгыр-Мәнәүз авылыннан (хәзер Бижбүләк дип йөртелә). Әткәй – Хәбибулла Хөснуллин, 1902 елгы. Инәкәй – Фатыйма Садретдин кызы, 1907 елгы. Алар 1927 елда өйләнешкәннәр. Сугыш башланганда, гаиләдә 5 бала була. Ә тагын әткәйнең әнисе – картинәй дә бергә яши.

1941 елның сентябрендә, менә шушы ишле гаиләне калдырып, әткәй сугышка китеп бара. Ә 1942 елның февралендә  алтынчы сабый туа.

Әткәйнең сугыш чоры турында миндә мәгълүматлар аз. Ржев тирәсендә сугышканын, пулемётчы булганын беләм. Аннары снаряд ярчыкларыннан яралану, әсирлеккә эләгү, Германиягә озату, Дахау концлагере, аяк бармакларын өшетү...

Лагерьдан әтине бер немец гаиләсе үз хуҗалыгына хезмәтче итеп ала. Авылдан булуы, эш тәртибен белүе, инде бик үк яшь тә булмаганлыгы сәбәпле, аны сайлаганнардыр дип уйлыйм. Концлагерь газапларыннан котылып, исән калуына шул сәбәпче булгандыр да инде аның...

Аннан өйгә бер хәбәр дә булмый. Тамакка таза булуын истә тотыптыр инде, инәкәй: “Пульдән үлмәсә, ачка үлгәндер инде ул”, – дия торган була.

1945 елның августы. Авылдагы бар халык – басуда, уракта. Зәгыйфь картлар белән, бала-чага гына өйдә. Минем 9 яшьлек абыем да ул көнне өйдә калган була (бердәнбер ыштаны юылган булып, кибеп өлгерми). Шунда авылга бер йөк машинасы килеп керә, безнең турга килеп туктый, аннан әти төшә. Басудагы инәкәйгә, олы балаларга хәбәр итәргә – сөенче алырга, ат менеп, бригадир үзе җилдерә. Инәй кайтып кергәндә, шундый манзара күзәтелә: ишегалды тулы халык, ә әти бер капчыктан калаклап алып, һәр кешенең учына шикәр комы өләшә...

Мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми шул. Авылда бик күпләр әтисез, ирсез кала. Минем инәкәйнең дә ике ир туганы сугыштан кайтмаган.

Сугыш елларында картинәйнең, ике кечкенә кызының (берсен хәтта күреп тә өлгерми ул) үлгәнлеген кайткач кына белә әти. Ә мин сугыштан соң туган бала. Гаиләдә бик зарыгып көтеп алган бала булганмын мин.

 Шунысы кызык, әти башта надан була. Өйләнешкәч, тәрәзә парына бармак белән хәреф язып, аны укырга әни өйрәтә. Зиһенле кеше, махсус белеме булмаган килеш, хисапчы булып эшләгән бит. Ара-тирә аны – элеккеге хәрби әсирне Уфага чакыртып торалар иде. Тыйнаклыгы, тәртипле булуы ярдәм иткәндерме, аның эшен артык зурга җибәрмәделәр. Ә инде аклау һәм хәтта ниндидер бер бүләк  1957 елның октябрендә килеп иреште. Тик ул вакытта әткәй юк иде инде...

Флюра ҖИҺАНШИНА.

Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса