Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

РАНИЯ ГАТАУЛЛИНА: “Моңга мәхәббәт туган нигеземдә салынган”

Рания Гатауллина – тумышы белән Азнакай шәһәреннән. Шунда 6нчы урта мәктәпне тәмамлый һәм Бөгелмәдә шәфкать туташыбелгечлеге буенча белем ала. Соңыннан социаль мәдәни эшчәнлекне оештыручы булырга укый.

Әлеге вакытта Бөгелмә шәһәренең Прогресс поселогында авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.

– Рания, сезнең белән өч-дүрт тапкыр очрашканбыздыр, тик утырып сөйләшергә, сезнең турыда күбрәк мәгълүмат белергә мөмкинлек булмады. Менә хәзер бөтен сорауларны яудырам. Әзерме? Исемегез үзе-гезгә ошыймы? Рания – “иске исем” түгелме?  Тарихи тамырлары кая барып тоташа? Бәлки, сезгә башка исем бирергә теләгәннәрдер?

– Рания исеме – бик борынгы  исем. Ул гарәп теленнән кергән. Рус теленә тәрҗемә иткәндә "созерцательница" һәм “пат-шабикә” дигәнне аңлата. Исемем җисемемә туры килә! Аны әтием һәм әнием мин туганчы ук сайлаган. Мондый бүләк өчен аларга рәхмәтлемен!

– Минем күзәтүләр буенча, сез бик ачык, һәрвакыт шат күңелле, бөтен эшкә дә җиңел алына торган кеше. Ялгышмыйммы?

– Әйе, әлбәттә шулай. Һәр-бер эшкә бик җинел алынам һәм теләп башкарам. Башкача мөмкин дә түгел. Мин бит мәдәният өл-кәсендә эшлим, ә монда нәкъ шундый сыйфатлар рәхәтләнеп эшләргә ярдәм итә дә. 

– Сез бит төп белгечлек буенча – шәфкать туташы. Ничек мәдәнияткә килеп кердегез? Үкенмисезме? Хәзер табибларга кытлык! Аларның хезмәт хакы да яхшырак...

– Әйе, беренче белемем буенча мин – шәфкать туташы. Тик кечкенәдән музыкага тартылдым. Иң элек бу “мәхәббәт” өстәмә мавыгу булып кына торды, хәзер исә минем төп эшем-дә беренче урынны алып тора. Мәдәният өлкәсен сайлавыма бер дә үкенмим. Ә шәфкать туташы белеме миңа һич комачауламый, чөнки мин һәрвакыт үземә һәм якыннарыма ярдәм итә алам.

– Азнакайның саф татар кызы Бөгелмә “руслары” арасында югалып калмадымы? Туган телне онытмадыгызмы?

– “Әни” дип теле ачылган бала үз туган теленә беркайчанда хыянәт итми дип уйлыйм. Мин – шундыйларның берсе! Әйе, монда күченеп килгәч, бераз югалып калдым. Урамда татар телендә сөйләшкән кешене бик-бик сирәк ишетергә туры килә. Ә мин, урамда, кибеттә яисә башка җирдә булсынмы, горурланып, үз ана телемдә сөйләшәм! 

– Әйткәнемчә, сез бер басасы урынга җиде баса торган кеше. Энергияне кайдан аласыз?

– Беренче чиратта, бу әниемнән һәм әтиемнән килә, аларның минем өчен җан атулары, берөзлексез кайгыртулары миңа тормыш юлымда көч бирә.

– Рания, сез үз-үзегезгә артык нык тәнкыйть белән карый торган кешеме? Ни өчен?

– Мин моңа бик җаваплы карыйм. Тиктомалга кешенең теге яки бу сыйфатын тәнкыйтьләмиләр бит, димәк, җирлек бар! Дөрес, мин үз-үземне дә кирәк вакытта тәнкыйтьләп алырга яратам. Бу алга таба үсү өчен этәргеч дип уйлыйм. 

– Сезнең сәләткә килгәндә, җырлау осталыгы кемнән бирелгән? Дөресен әйткәндә, Азнакайда яшәүчеләрнең барысы да җырлый бит, туфрагы уңдырышлыдыр, мөгаен?

– Безнең гаиләдә һәрчак әтием гармунда уйнады, әнием кушылып җырлады. Бер генә бәйрәм дә җырсыз үтмәде. Моңга мәхәббәт туган нигездә салынган. Бәлки, шуңадыр да көнем җыр белән башлана, җыр белән тәмамлана.

– Ничә яшьтән сәхнәдә? Беренче булып, синең сәләтне кем ачып бирде?

– 9 яшемнән Пионерлар йортына йөри башладым, ул хәзер Балалар иҗаты йорты дип атала. Үземнең җырда беренче адымнарымны шунда ясадым.

– Ни өчен җыр юнәлешендә алга таба үсмисең? Синдә бит бик көчле тавыш. Татар эстрадасында, мөгаен, йолдыз булып балкыйсы киләдер?

– Бу хакта еш уйланам. Вакыты җитмәгәндер әле! Шулай да киләчәктә тормыш юлымда, бәлки, барысы да үзгәрер. Кем белә, киләчәктә татар эстрадасында Рания исемле йолдыз да кабыныр әле! Әлеге вакытта миңа балалар һәм яшьләр белән эшләү, аларның талантларын ачу бик ошый. Шуңа да карамастан, бу миңа төрле чараларда катнашып, үз эшчәнлегемне дәвам итәргә комачауламый.

– Беләбез, сез энергияле, актив һәм челтерәп торган тавышка ия кеше,  ә тагын нинди? Сезнең белән якыннан танышасы килә бит!

– Үз-үземне мактарга яратмыйм, мин гап-гади татар кызы! Эшләргә яратам, тормышта үз урынымны тапкан кеше дип саныйм.

– Төп эшегездән тыш, тагын нәрсә белән мавыгасыз?

– Буш вакытымда мин китаплар укыйм,  җырлар җырлыйм.

– Аш-су әзерләргә яратасызмы, әллә, киресенчә, кем булса да әзерләгәнне ашау рәхәтрәк дисезме?

– Мин татар халык ашларын яратам, бәйрәмнәрдә бәлеш, өчпочмак әзерлим. Әниемнең аш-сулары кебек әзерләнгән тәмле ризыкларны бер җирдә дә татыганым юк әле.

– Кешеләрдәге нинди сыйфатларны өнәп бетермисез?

– Бик кирәкле сорау! Соңгы елларда әллә тормыш, әллә үзебез үзгәрдек. Кызганычка каршы, кире якка үзгәреп барабыз: көнләшәбез, кеше турында начар фикерләр әйтәбез, тәкәбберлек күрсәтәбез. Кеше-дәге менә шул сыйфатларны
бер дә сөймим! 

– Ә сиңа нинди егетләр ошый? Бәлки, йөрәгең инде яулангандыр?

– Эшчән, акыллы, гадел егет-ләр ошый. Кайда икән алар? (көлә). Ә минем йөрәк әлеге вакытта ирекле.

– Нәрсә турында хыялланасыз? Киләчәккә нинди планнар бар?   

– Минем өчен әти-әниемнең, иң якын кешеләремнең исән-сау
булулары – иң зур бәхет. Киләчәктә үземә тиң мәхәббәтне очратып, тормыш корырга, хатын-кызга Аллаһы Тәгаләдән бүләк итеп бирелгән әни булу бәхетен дә татырга телим.

– Рания, мондый матур әңгә-мәгез өчен зур рәхмәт! Барлыкхыялларыгыз да тормышка ашсын! Ә иң мөһиме, татар эстрадасында йолдыз булып кабынырга язсын! Югарыдан бирелгән талантны югалтырга ярамый! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса