Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Рамил Габитов: “Минем өчен хыял – ул максат!”

Рамил Габитов – тумышы белән Лениногорск районыннан. Урта белемне Тимәш авылы мәктәбендә ала һәм Казан милли тикшеренү техник университетында менеджерлыкка укый. Әлеге вакытта Бөгелмәдә Яшьләр сараенда, шулай ук Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда эшли. Өйләнергә җыена.

– Рамил, нәкъ менә синең интервьюдан “Бөгелмә авазы” газетасы үзенең юбилей елын башлап җибәрә. Газетага 2021 елда – 30 ел. Бу ел барыбыз өчен дә бәхетле булыр дип ышанам. Һәм шунда ук киләчәккә планнар турында... 2020 елда булган “тынлык”тан соң, иртәгәге көнгә, бер айга, тулы бер елга планнар корудан курыкмыйсыңмы? Әгәр дә сер булмаса, бу нинди планнар?

– Мин дә барысы да яхшы булыр дип ышанам һәм “БА” газетасын юбилее белән тәбриклим. Планнарга килгәндә, бернигә карамыйча, киләчәккә таба атлар өчен аларны ниятләп куярга кирәк. Әлбәттә, барысы да без уйлаганча килеп чыкмаска да мөмкин. Шулай да төрле хәлләргә әзер булырга кирәк. 2020 ел – моңа дәлил. Минем планнарга килгәндә, дөресен әйткәндә, бары тик сәхнә эшчәнлеге белән генә чикләнеп калырга хәзер бераз куркыта. Тәҗрибә шуны күрсәтте, авыр чакта халык күңел ачмый. Дәүләт тә безнең эшчәнлекне чикләде. Алып баручы, җырчы буларак, моны үземдә тойдым. Юбилейларга, туйларга, корпоративларга заказлар сизелерлек кимеде. Ярый, төп эш бар. Кыскасы, ышанычлы җирлек эзләргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Дөресен генә әйткәндә, хәтта вакансияләр тәкъдим итүче сайтлар белән кызыксына башладым. Кем белә, бәлки, киләчәктә яңа өлкәдә эшли башлармын. Вакыт күрсәтер! Әлеге вакытта исә яраткан эшемнән ләззәт алам.

– Хәтерлисеңме икән, без синең белән 2017 елда очраштык. Башта – телевизион сюжет, аннары – радиоэфир һәм менә газета өчен интервью. Шул вакыт аралыгында иҗатыңда нәрсә булса дә үзгәрдеме?

– Хәтерлим, сюжетта һәм радиоэфирда без минем татар каверлары иҗат итүем һәм вокал җырчы булуым хакында сөйләшкән идек. Ул вакыттан бирле берни дә үзгәрмәде. Шулай ук кавер җырлар язам, әмма элекке кебек еш түгел. Хәзер мин – тиктокер! 10–15 секундлы видеоларны, минем кавер роликларга караганда, халык күбрәк карый. Ә башкаларга килгәндә, әлегә барысы да үзгәрешсез.

– Синең тавыш – Ходай бүләге. Кем бу талантны күреп алды?  Сәхнәгә ничек күтәрелдең?

– Минем кебекләр турында “самородок” дип әйтәләр. Моң табигатьтән бирелгән. Бу, чыннан да, шулайдыр! Тик үз өстемдә миңа да байтак эшләргә туры килде. Җырларга омтылу нияте белән, интернетта “минусовкалар” эзләдем, артистларның җырларын кабатлап җырладым, үз җырларымны яздым. Бу да табигый сәләтне үстерүгә ярдәм иткәндер. Бервакыт минем интернетта чыккан җырны Лениногорск Мәдәният сараеның вокал буенча педагогы Илсөяр Федюкевич ишетте һәм минем белән эшли башлады. Шул вакыттан минем алда яңа мөмкинлекләр ачылды.

– Ялгышмасам, синең һөнәри музыкаль белемең юк. Бәлки, ялгышамдыр.

– Һөнәри музыкаль белемем юк... Бөтенләй юк, хәтта музыка мәктәбендә дә укымадым. Нота грамотасын элеккечә үк белмим. Тик бу комачауламый. Мин шундый берүзем генә түгел бит.Күп кенә танылган музыкантлар, җырчыларның музыкаль белеме юк.

– Барысы да сине кавер башкаручы буларак белә. Син үзең дә әйтәсең, классик җырлар башкаручы “Рамил Габитов” һәм каверлар башкаручы “Габитов” проектлары бар. Кавер җырлар язуы авырмы?

– Чыннан да, киң аудитория мине татар һәм рус телләрендә танылган җырларны үзгәртеп җырлаучы буларак белә. Сезнең сорауга җавап бирергә авырсынам. Аны миңа еш бирәләр. Ул җырлар ничек “туадыр”, әйтә алмыйм. Бу – сәләттер! 140тан артык кавер җырым бар. Мин бары видеога төшерелгәннәре турында гына әйтәм.

– Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең? Синең иҗатыңнан ка-нәгать булмаучылар бармы?

– Тәнкыйтькә тыныч карыйм. Бу – нормаль күренеш. Әгәр нәрсә дә булса иҗат итеп, бу җимешне киң аудиториягә чыгарасың икән, тискәре фикер-ләргә дә әзер булырга кирәк. Барысына да ошап булмый. Мин еш кына үз җырларымда кайбер кешеләрнең исемнәрен кулланам. Тискәре контекстта булырга да мөмкин. Күңелгә якын алырга кирәкми, әлбәттә, бу очракта барысы да конкрет кешенең юмор хисенә бәйле.

– Иҗат турында җитеп торыр дип уйлыйм, шәхси тормыш турында сөйләшеп алыйк. Музыкадан тыш, син тагын нәрсә белән кызыксынасың?

– Музыкадан тыш, мин журналистика белән дә кызыксынам. Социаль челтәрдә 10 елга якын Лениногорск шәһәрендә булган яңалыкларны яктыртам. Кайчакта сәяхәтләрем турында сюжетлар төшерәм. Моннан тыш, 2–3 ел мин район газетасында корреспондент булып эшләдем. Шунысы кызык, музыкаль белемем дә юк, мин һөнәри журналист та түгел.

– Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Буш вакытта мин Ютуб сайтында видеолар карыйм.

– Сөйгән ярыңны инде таптыңмы?

– Әйе, бердәнберемне таптым. Миңа ул ошый.

– Син – вегетариан... Моңа нәрсә этәрде?

– Әйе, мин – вегетариан. Ялгышмасам, инде 8 ел... Бервакыт бу хакта китапларда укыдым һәм үземне сынап карарга булдым – миңа  ошады. Нигездә, минем өчен бу – этик яктан дөрес адым.

– Һөнәри эшчәнлектә үз принципларыңнан баш тартырга туры киләме?

– Ягъни компромисска барырга... Мөгаен, әйедер. Кайчагында катнашасы килми торган чараларда катнашырга туры килә, чөнки бу минем эшем. Миңа калса, теге яки бу хәлләрдә һәркем үзе өчен мөһим якны сайлый. Тормышы шундый.

– Син нәрсә турында хы-ялланасың?

– Хыялның бу механизмын аңламыйм. Теләк, максат булганда, нигә хыялланырга? Әгәр максатларыңа ирешә алмыйсың икән, димәк, моны бик теләмисең! Әгәр бик теләп тә, ирешә алмыйсың икән, бу хакта хыяллануның мәгънәсе юк. Мин – рациональ һәм практик яктан фикер йөртүче. Хыял – минем өчен аңлаешсыз, кирәксез, нәтиҗәсез һәм кайвакыт хәтта зарарлы әйбер. Шуңа күрә минем өчен хыял – ул максат!

Илүсә Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса