Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Ә поездлар туктаусыз йөреп торды...

1941–1945 елгы бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” проекты кысаларында, Бөгелмә туган якны өйрәнү музее газета укучыларны тыл хезмәтчәннәре – якташларыбыз белән таныштыруны дәвам итә.

Сугыш бара. Һәркемгә дә бик авыр вакытлар: алгы сызыкта сугышучылар өчен дә, тылда  тир түгүчеләр өчен дә.

Бөгелмә тимер юл депосында сугыш елларында 12 сәгатьлек эш көне билгеләнә. Фронтны барлык кирәк-яраклар белән өзеклексез тәэмин итәргә кирәк була. Эшчеләр еш кына, өйләренә дә кайтып тормыйча, тоташ эшләгән казан янына елышып, эш урынында ук йоклап калалар.

Тыл хатын-кызлар, картлар һәм үсмер балалар җилкәсендә була. Нәкъ менә алар фронтка киткән ир-егетләрне алыштыралар. Шундыйларның берсе – Вера Николаевна Шалдыбина – Бөгелмәдә паровоз белән идарә итү хокукы алган беренче хатын-кыз. 

Һәм паровозлар туктаусыз йөреп тора. График буенча. Пассажирларның ниндие генә булмый. Тылдагылар эвакуацияләнгән кешеләргә мөнәсәбәттә бигрәк тә игүтибарлы булырга тырышалар. Аларны илебезнең һәр почмагында: авылларда да, шәһәрләрдә дә якты йөз белән каршы алалар, беренче чиратта торак һәм азык-төлек белән тәэмин итәләр.

Вера Шалдыбина бик яхшы машинист ярдәмчесе була. Башкача ярамый да!     Вера Николаевна поезд механизмнарының төзеклеген игътибар белән күзәтеп тора, юлда чакта да машинистның локомотивка хезмәт күрсәтүгә кагылышлы күрсәтмәләрен төгәл үти. Кочегарга мичкә күмер ташлап торрырга да ярдәм итә ул (юлда 18 тонна таләп ителә!), ә кайвакыт салкынга-яңгырларга карамыйча, җирле комсомолецлар әзерләгән чи утын да ягарга туры килә. Ә тагын төрле һәлакәт очракларының нәтиҗәләрен бетерү, бөгелмәлеләрнең, үзләреннән өзеп, Кызыл Армия сугышчыларына дип әзерләгән җылы киемнәрен вагоннардан урлап качкан карак-угрыларның артларыннан куып чабулар... 

Вера Николаевна Шалдыбина – Ленина ордены кавалеры, поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгы инженеры булып эшләү елларында “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. 

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгына карамастан, кешеләр җиңүгә ышанып яшиләр, тырышалар, эшлиләр.

Инде сугыш беткәнгә дә шактый вакыт узды, күпме сулар акты. Әмма солдатларыбызның фронтларда күрсәткән батырлыклары да, тылдагыларның фидакарь хезмәт үрнәкләре дә безнең хәтерләрдә яши. Алар онытылмый. Ул истәлекләр инде арабызда көннән-көн кимеп барган ветераннар хатирәләрендә генә түгел, ә документларда да, яңа буын вәкилләренең аңында да яшиячәк.    

Методист    Гульчачак Гарипова, музей методисты.

Фото туган якны өйрәнү музее архивыннан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса