Һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлаган бөгелмәле
"Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгенең бүлек шәфкать туташы Розалия Ибраһимова "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсының 2016 елдагы республика этабы призеры булды. Әлеге өлкә белгечләрен бүләкләү тантанасы башкалабызда - "Казан ярминкәсе" акционерлык җәмгыятенең "Кама" конференц-залында узды. Розалия Ибраһимова һөнәри осталык бәйгесендә мактаулы икенче урынны алып, Татарстан Республикасы...
"Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгенең бүлек шәфкать туташы Розалия Ибраһимова "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсының 2016 елдагы республика этабы призеры булды.
Әлеге өлкә белгечләрен бүләкләү тантанасы башкалабызда - "Казан ярминкәсе" акционерлык җәмгыятенең "Кама" конференц-залында узды. Розалия Ибраһимова һөнәри осталык бәйгесендә мактаулы икенче урынны алып, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.
Үзенең һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлаган Розалия Талыйп кызы социаль яклау сферасында инде 20 елдан артык эшли, шуның 17 елын - социаль тернәкләндерү бүлегендә физиотерапия буенча шәфкать туташы булып. Казан медицина училищесы базасында "Лазер терапиясе буенча тематик белем күтәрү" курсларында укый, "Лазер терапиясе" программасын үзләштереп, аны практикага кертә.
Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер якты йөзле, ягымлы ханымны хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Ял итеп алырга санаулы гына минутлар бирелә - көннең һәр минуты диярлек график буенча бүленгән. Физиотерапия кабинеты хезмәтләреннән кырыктан артык кеше файдалана, аларның барысына да тиешле дәваны биреп өлгерергә кирәк. Тәҗрибәле шәфкать туташының кирәкле җиһазлары һәрчак кул астында гына була һәм ул аларны табиб кушуы буенча бик оста итеп куллана да белә.
Розалия Ибраһимова конкурска үз эш тәҗрибәсеннән булган материалны һәм "Өлкән яшьтәге пациентлар өчен физиотерапия" презентациясен тәкъдим иткән.
Рәзилә ШАКИРОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа