Җәннәт Гарипова: “Мондый исемгә ия булу зур җаваплылык”
Тумышы белән Бөгелмәдән. 6нчы мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Федераль университетында “Журналистика һәм социология”, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында “Социаль мәдәни эшчәнлек, массакүләм тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссурасы”, КНИТУның Бөгелмә филиалында “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы” белгечлекләре буенча укый. Әлеге вакытта Яшьләр сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшли. Кияүдә, 5 яшьлек улы бар.
Интервью
– Җәннәт, безнең белән очрашуга вакыт тапканыгыз өчен зур рәхмәт. Бөгелмәлеләр сезне еш кына социаль челтәрләр битендә күрә. Сез – энергияле, күтәренке рухлы, актив кеше. Сезнең белән якыннан танышасы килә. Сез – бик матур исемгә ия хатын-кыз. Кемнәр шундый исем бирде һәм ничек яшисез мондый исем белән?
– Беренчедән, ихлас сүзләрегез өчен зур рәхмәт. Чыннан да, исемем бик матур. Миңа аны әнием сайлаган. Әти каршы булмаган. Ул малай көткән, кыз тугач, барысы белән дә ризалашкан. Җәннәт исеме, чыннан да, минем җисемемә туры килә. Икенчедән, мондый исемгә ия булу – зур җаваплылык. Бу бик сирәк исем. Бөгелмәдә башка Җәннәтләр турында ишеткәнем юк. Димәк, бу исемгә тап төшермәс өчен миңа һәр адымымны уйлап атларга кирәк.
– Җәннәт, ялгышмасам, сез белемегез буенча – журналист. Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз һәм ни өчен хыялыгызга “хыянәт” иттегез?
– Эш шунда ки, мин һәрвакыт төрле шәһәр чараларында катнаштым. 4 яшемдә әни мине “Рябинка” халык бию ансамбленә алып килде. Аның составында мин бүгенге көнгә кадәр биим. Мәктәптә бәйрәмнәр һәм кичәләр алып бардым. Журналистика факультетына укырга кергәч тә, төрле студентлар “хәрәкәтендә” катнашырга омтылдым. Хәтта университетны тәмамлагач, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт эшчәнлеген башлагач та, иҗади юл буенча хәрәкәт итем. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Стихия” бию коллективына заманча хореографияне укыта башладым. Хәзерге вакытта мин “Яшьләр сарае” яшьләр үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Журналистиканы шулай да ташламадым. Безнең оешманың социаль челтәрләрдә үз аккаунты бар, мин анда һәрвакыт шәһәрдә булган яңалыкларны яктыртып барам.
– Мәдәният шулай да өстенлек алды? Икенче белемегез буенча сез – массакүләм тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссеры. Бу һөнәр кайсы ягы белән кызыклы?
– Бөгелмә турында тормышы сүнеп баручы авыл дип әйтәләр. Бу фикер хак түгел. Үземнең эшем белән шуны дәлиллисем килә. Безнең оешмада бик креатив яшь команда эшли. Һәр чараны без кызыклы һәм тәэсирле итәргә тырышабыз. Бөгелмәлеләр шуны аңласын иде: зур шәһәрләрдә генә түгел, бездә дә тормыш гөрли: ультра-заманча чаралар, fashion- күрсәтмәләр, шоулар һәм башкалар оештырыла.
– Сез Яшьләр сараенда эшлисез. Хәзер бу оешманы танырлык түгел: матур ремонт, заманча техника, яшь коллектив. Ничек уйлыйсыз, Бөгелмә яшьләре мәдәнияткә тартыламы?
– Ачыклык кертәсем килә, хәзер “Яшьләр сарае” район мәдәният йорты түгел, ә яшьләр үзәге. Республикадагы барлык яшьләр үзәкләре – “өченче йорт”. Аңлатам: беренчесе – “туган йорт”, икенчесе – “белем йорты”, өченчесе – “Яшьләр сарае”. Биредә мәдәни чаралар гына оештырылмый, монда яшьләр өчен зур мөмкинлекләр бирелә: репетицияләр үткәрәләр, өстәл уеннары, cyber-киңлек һәм баскетбол ярышларында көч сынашалар, уен коралларында уйныйлар, форумнар, конференцияләр, квестлар үткәрәләр. Ремонт вакытында Яшьләр сарае белән шәһәр яшьләре арасында элемтә өзелде. Хэзер без аны актив рәвештә тергезәбез.
Яшьләр сарае яңа сезонны нинди проектлар белән башлап җибәрде?
– Ох! Бездә яңалыклар бик күп! “Тавыш операторлары мәктәбе”нә яшьләрне җыя башладык. Юмор белән дус бөгелмәлеләрне “Кружок”ка чакырабыз, “Яшьләр йорты” киностудиясен ачтык, яшь рәссамнар өчен “Сәнгатькә тәрәзә” проекты эшли башлады. Без Бөгелмә яшьләренең тәкъдимнәрен кабул итәргә әзер!
– Әйткәнемчә, сездән энергия ташып тора. Эштә генә шулаймы? Энергия чыганагын каян аласыз?
– Бу миңа еш бирелә торган сорау, тик җавабын һаман таба алмыйм. Мин бер урында тик утырып тора торган кеше түгел. Бу һәрвакыт шулай булды. Мөгаен, мин энергияне уңай эмоцияләрдән туплыймдыр. Шуңа күрә күп урыннарда булырга, кешеләр белән аралашырга тырышам. Шулай да мин вампир түгел. Киресенчә , үземне тулысынча “бирергә” әзер.
– Холкыгыз буенча сез нинди кеше? Сезнең белән яшәргә, эшләргә, дуслашырга җиңелме?
– Авыр сорау. Бу сорауны минем якыннарыма бирсәгез, дөресрәк булыр. Шуны әйтәсем килә, мин кешеләр белән бик җиңел аралашам. Минем белән эшләргә һәм дуслашырга да авыр түгел. Ә менә иремә минем белән җиңел түгелдер... Мин авырлык белән компромисска барам. Барысы да минемчә булырга тиеш... 6 ел эчендә без ирем белән барлык кытыршылыкларны турылый алдык.
– Ялгышмасам, сезнең үз бию коллективыгыз бар. Ничек атап йөртелә? Нинди үнәлештә эшлисез?
– Юк, бию коллективы түгел, бу – “Худеем танцуя” исемле төркем. Соңгы 10 елда барысы да ябыгалар. Ә менә биюнең фигура өчен файдалы булуын күпләр онытып җибәргән. Билдәге сантиметрлар гына кимеп калмый, сында рельефлар барлыкка килә. Еш кына: “Мин болай да ябык, бары биергә өйрәтегез”, – дип әйтәләр. Тик бу мөмкин түгел. Шуңа күрә дәресләрдә без күнегүләр ясыйбыз, буыннарны тартабыз, фитнес-күнегүләр оештырабыз. Һәм, әлбәттә, “Dance Club Mix” стилендә биибез!
– Тормышта нәрсә белән мавыгасыз?
– Мавыгуларга әллә ни күп вакыт калмый шул: эш, өй, бала... Шулай да, беренчедән, биергә яратам, икенчедән, укырга яратам. Китаплар өйдәге китапханәгә инде сыймый. Өченчедән, рәсем ясыйм. Бу өлкәдә белемем юк, өйрәнчек кенә. Өйдә хәтта үзем ясаган берничә картина эленеп тора. Искитәрлек түгел, шулай да: “Мин рәссам, мин шулай күрәм!” Дүртенчедән, өстәл уеннары белән кызыксынам. Зур компанияләр белән җыелып уйныйбыз. Бишенчедән, фотография, видео белән мавыгам. Ә тагын шәһәр буйлап йөрергә яратам. Бөгелмәнең матурлыгына сокланам.
– Сез – татар. Туган телегезне яхшы беләсезме? Өйдә татарча аралашасызмы?
– Әйе, мин татар. Әтием – Әстерхан татары, әнием – Азнакай татары. Тик алар үзара татарча аралашмыйлар, чөнки тел үзенчәлекләре төрле. Әбием миңа татар телән өйрәтергә тырышып карады, тик килеп чыкмады. Туган телдә әйтелгән сүзләрне аңлыйм, тик сөйләшә алмыйм. Киләчәктә бу кимчелекне төзәтергә тырышачакмын.
– Кешеләрдә сез нинди сыйфатларны бәялисез?
– Иң элек, ихлас булуны. Ялганны күтәрә алмыйм. “Ачы дөреслек”не өстен күрәм. Бу турыда минем якыннар бик яхшы белә. Хәтта 5 яшьлек улым да!
– Яшьләргә безнең шәһәрдә яшәргә уңайлы булсын өчен Бөгелмәгә нәрсә җитми?
– Безнең шәһәрдән яшьләр “качмасын” өчен, иң элек, югары белем йортлары ачу мөһим. Һәм... барчабызга да “чит караштан ирек” кирәк! Кечкенә шәһәрләрдә халык бер-берсен белеп яши. Кече яшьтән безне: “Кеше нәрсә әйтер”, – дип әйтеп үстерәләр. Яшьләр үзләрен ачарга, хыялларын тормышка ашырырга ояла. Кеше сүзеннән куркалар.
– Киләчәккә планнар нинди?
– Алга барырга! Тагын бер югары белем алырга хыялланам. Бу юлы – юридик белем. Татар һәм инглиз телләрен өйрәнергә вакыт җитте. Һөнәри яктан үз алдымда яңа офыклар ачуны алга сөрәм.
– Җәннәт, безнең арада шундый матур әңгәмә килеп чыкты. Һич көтмәгән идем. Сезнең исемегез, чыннан да, җисемегезгә туры килә. Эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Алсу МӨКАТДӘС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа