Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

“Наз”ның моңлы кичләре

Техника йортында эшләп килүче "Наз" халык ансамбле үзенең 34 нче иҗат сезонына аяк басты.

Ринат МИНҺАҖЕВ,
ансамбль җитәкчесе.
Фото - ансамбль архивыннан.
Шушы дәвер эчендә ансамбльдә күпме җырчылар булып китмәде дә, нинди генә җырлар башкарылмады! Ә шулай да аның оешкан көненнән үк диярлек йөрүче тугры җырчыларыбыз әле дә коллективның төп көчен тәшкил итәләр. Алар арасында Розалия Саттарова, Венера Хөснетдинова, Сәвия Мәхмүтова, Гөлшат Сафиуллиналар инде тамашачыларыбызның мәхәббәтен яулаган җырчыларыбыз булып тора. "Наз" ансамбле диюгә күз алдына килеп баса торган сөекле җырчыларыбыздан Венера апабыз Гафурованы, кызганычка, авырып китү сәбәпле, соңгы вакытларда сәхнәдә сирәк күрәбез, әмма тиздән савыгып, тагын безне моңлы җырлары белән шатландырыр дигән өметтә калабыз.
Хәзерге заман таләпләренә буйсынып, аз гына буш вакыты булуга, аны мал табуга, акча эшләүгә багышлау чорында бу ансамбльгә йөрүче һәр кешегә - үзләре дә рухи азык эзләп, аны башкаларга да өләшергә әзер торган фидакарь затларга карата бары тик хөрмәт хисләре генә уяна.
Вакытлар узып, төрле сәбәпләр белән ансамбльдән китә торган җырчыларыбыз урынына яңа талантлар килә тора. Быел, мәсәлән, тумышы белән Буа якларыннан булган Әгъзам Баһаветдинов, Саба кызы Гөлназ Гобәйдуллина килеп кушылдылар. Җырлау осталыклары кайбер башкала артистларыныкыннан һич тә ким түгел.
Ансамбльнең репертуарына килгәндә, радио-телевидениедән ишеткән, күңелләргә хуш килгән яңа җырларны да өйрәнәбез, шул ук вакытта баян белән җырлауны да онытмыйбыз, халкыбыз күңеленә хуш килә торган ретро җырларны да башкарабыз.
Ансамбль тарафыннан җырлар ике, өч тавышка башкарыла. Бу инде бер генә тавыш белән башкаруга караганда югарырак дәрәҗә санала, шул ук вакытта күпкә катлаулырак сәнгать төре дә булып тора. Төрле тавышлар ансамбль булып яңгыраса, матур музыкаль гармония барлыкка килә, күңелләрне хушландыра, баета, тәэсир көче дә куәтлерәк була.
Бу көннәрдә ансамблебез белән 23 ноябрь көнне Техника йортында булачак концертка әзерләнәбез (15 сәгатьтә башлана). Сез тамашачыларны чын күңелдән көтеп калабыз. Хәзер "үз товар җитештерүчеләребезгә ярдәм итү" турында күп сөйлиләр, без дә - мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар - якташларыбыз безне аңлар, үз артистларыбызга игътибар күрсәтеп, концертка күмәкләп килерләр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса