Намус белән эшләү һәм яшәү – аның тормыш кредосы (+ФОТО)
Бу гыйбарә Сергей Клементьевның тормыш рәвешенә әйләнгән инде. Ул - 20 еллык эш стажы булган шофер. Руль артына армия сафларында хезмәт иткән вакытында утырган. Бүгенге көндә "Геосервис" идарәсенең исәпкә алу һәм сату участогында махсус машиналарны йөртә, ә шуның белән бер үк вакытта - хезмәтне саклауда вәкаләтле вәкил дә. Быел профсоюз...
Бу гыйбарә Сергей Клементьевның тормыш рәвешенә әйләнгән инде. Ул - 20 еллык эш стажы булган шофер. Руль артына армия сафларында хезмәт иткән вакытында утырган. Бүгенге көндә "Геосервис" идарәсенең исәпкә алу һәм сату участогында махсус машиналарны йөртә, ә шуның белән бер үк вакытта - хезмәтне саклауда вәкаләтле вәкил дә. Быел профсоюз активистлары арасында "ТНГ-Групп" җәмгыятенең иң яхшылары рәтендә һәм шуңа да аны "Татнефть" акционерлык җәмгыяте оештырган бәйгедә катнашу өчен кандидат дип тәкъдим иткәннәр. Әлеге конкурста иң яхшы хезмәтне саклау вәкаләтле вәкилен сайлап алачаклар.
Сергей Клементьев "ТНГ-Групп" җәмгыятендә 2005 елдан бирле эшли. Берничә ел дәвамында ул Югра шәһәре һәм Коми Республикасында сейсмопартияләрдә көч куйган. Шофер әлеге елларны иң истә калганнары рәтенә кертә.
- Беренчедән, табигатьнең матур манзаралары, икенчедән, эш вакытында булган кызыклы маҗаралар бүгенге көндә дә минем күңелне дулкынландыра. Тормышым өчен беренче тапкыр курку кичерүем Печора елгасындагы боз өстеннән узганда булды. Олы техника тәгәрмәче астында шытырдаган боз әле дә колакны ярып тора кебек. Минем югалып калганымны күреп, тәҗрибәле шоферлар: "Курыкма, монда тирән түгел, йөзеп чыгарсың", - дип шаярта иделәр. Ә мин шок кичердем, елмая да алмадым. Тагын бер кызыклы очрак Караком чүлендә булды. Бохара шәһәрендә урнашкан базага махсус техника күчерә идек. Тышта 19 градустагы суыклык безнең солярканы туңдырды. Чүл уртасында басып калдык. Тирә-якта бер торак пункт та юк, машиналар да йөрми. Туңмас өчен чүлдән чәнечкеле куаклар җыярга туры килде безгә. Тягач (йөк тракторы) килеп, безне тарттырып алып киткәнче, 12 сәгать вакыт узды. Бөтен җирдә табигатьнең үз гүзәллеге бар. Мин моңа мөкиббән, - ди истәлекләргә кереп чумган Сергей.
"Геосервис" идарәсе коллективы Сергей Клементьевны профсоюз җитәкчесе һәм хезмәтне саклауда вәкаләтле вәкил итеп 2013 елда сайлый. Шуннан ул, махсус белем алып, эшкә керешә. Объектларда һәм эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшереп тора, киңәшмәләр уздыра. Эшчеләрнең махсус киемнәрдә эшләвен контрольдә тота.
- Ул таләп иткән күрсәтмәләр урында ук әйтелә. Искәрмәләр җитәкчелеккә генә түгел, эшчеләргә дә җиткерелә. Җитештерү өлкәсендә имгәнү яки җәрәхәт алуга китерердәй җитешсезлекләрне барлап кына тора. Сергей - бик таләпчән кеше. Мәсәлән, ул эшчеләрнең аламага әйләнгән иске махсус киемнәрдә йөрүен яратмый. "Тәртип өс киеменнән башлана!" - дип, аларны алыштыруны таләп итә. Чөнки нәкъ менә махсус кием эшченең беренче саклагычы булып тора бит. Ул коллектив өчен тырыша, - ди УГС цехкомы рәисе Сергей Степкин.
Сергей Клементьев - гаиләле кеше. Тормыш иптәше Ольга белән алар ике кыз тәрбияли. Әлеге гаиләнең үз мавыгулары да бар икән. Алар табигатькә чыгып, балык тотарга ярата. Шуңа да хатыны Ольга белән (ул да "ТНГ-Групп" җәмгыятендә эшли) ялларын бер чорда алырга тырышалар.
- Балыкчылык минем каныма кечкенәдән сеңгән нәрсә. Мин бәләкәй чакта әти Алабуга автомобиль заводын төзүдә катнашты. Аңа ияреп, еш кына командировкага йөри идем. Җәй көннәрендә Кама елгасында балык тота идек. Хәзер инде минем хоббины хатыным да үз итте. Кызларым Анна белән Виктория дә калышмый, һәрберсенең үз кармагы бар. Гомумән, гаиләм - минем өчен зур терәк. Гаилә әгъзалары миңа яшәр өчен дә, эшләр өчен дә зур көч биреп тора, - ди Сергей.
Сергей Клементьевны чын офицерлар белән чагыштырып була. Чөнки ул тормышта намус белән яшәү юлын сайлаган.
- Мин кешеләрдә ачыклыкны, яхшылыкны хөрмәт итәм, үзем дә шул юлдан барам, - ди ул. Ә белгәнебезчә, бу юл бары яхшылыкка гына илтә. Намус дәрәҗәсен күтәреп, аны үз итеп эш иткән кешенең киләчәге дә якты һәм эше дә уңышлы була һәм булачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
(Фотолар - авторныкы һәм Клементьевларның гаилә альбомыннан).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа