Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!.
Егерме ике. Июнь. Кырык бердә... Җиргә афәт килде ул көнне. Тарих каһәрләгән шушы көнне мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!. (Энҗе МӨЭМИНОВА). Мин быелгы уку елында мәктәбебездә эшләүче "Туган якны өйрәнү" түгәрәгенә йөри башладым. Беренче дәрестә үк үземнең нәселем һәм аның тамырлары белән кызыксынуым артты. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераны, әниемнең...
Ләйсән МАННАПОВА,
Татар Димскәе мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Сугыш. Бу сүз күпме кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята, чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре башларын салган. Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше хәбәрсез югалган, кайтканнары да гарипләнеп кайткан. Күп аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, балалар ятим калганнар.
Сугыш, сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш, минемчә.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангач, крестьяннарның гомерлек юлдашы булган сабан, чалгы, сәнәк һәм башка эш коралларын бабайга һәм аның чордашларына вакытлыча автоматка алыштырырга туры килгән. Безнең Димскәйдән сугышка 500дән артык ир-егет киткән, шуларның 351е яңадан әйләнеп кайтмаган, аларның әниләре, тол калган хатыннары, ятим балалары гомерләре буена аларны көтеп яшәгәннәр. 1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы 1418 көн, 1418 төнгә сузылган. Бу көннәрнең һәр сәгате, һәр минуты илебез халкына күпме кайгы, күпме хәсрәт алып килгән! Ләкин халкыбыз, фронттамы ул, тылдамы, бөтен авырлыкларны җиңеп чыгып, зур батырлыклар күрсәткән.
Еллар бер-бер артлы уза торган. Ветераннарыбызның күбесе инде фани дөньяда күптәннән юк. Әмма кылган батырлыклары, игелекле гамәлләре белән алар безнең күңелләрдә мәңге яшәр!
Минем әнием яклап бабам, Йосыф Әсәдулла улы Әсә-дуллин, 1916 елның 19 августында Чкалов өлкәсе (хәзерге Оренбург), Әсәкәй районы, Кот-
лы авылында туган. Башлангыч белем алмаган, чөнки ул елларда укырга мөмкинлек булмаган. Авылдагы байларга ялланып эшләгән, шулай тормыш күргәннәр. Бабамның әнисе, ире үлгәннән соң, хәер сорашып, Баулы районы Камышлы авылына барган һәм шушы авыл кешесенә кияүгә чыккан. Йосыф бабай авылдан-авылга йөреп, көтү көтә-көтә, әнисе янына килгән. 1933 елда акча эшләр өчен Мәскәүгә киткән. Анда 1941 елга кадәр төзелештә эшләгән, аннан әнисенең чакыруы белән авылда тырыш хезмәт итәргә дип, Камышлы авылына кайткан. Ләкин берничә көннән...
Сугыш башлана. Бу 1941 елның 22 июне була.
Бабам 1941 елның 1 августында ук сугышка китә. Аның белән бергә Камышлы авылыннан Закирҗан Гыйззәтов, Суык Чишмәдән Солтангәрәй Галләмов, Димскәйдән Миргазиян Әхмәтов һәм Мөхәммәтгәрәй Миңнеголов сугышка алыналар. Алар Баулы районына караган Ютазы станциясеннән поезд белән Казанга юл тоталар, Казаннан - Мәскәүгә.
Көнбатышта безнең бик күп шәһәрләр, авыллар өстендә дошман самолетлары оча, җирдә бомбалар шартлый, ут ялкыны көчәйгәннән-көчәя бара, фашист гаскәрләре башкалабыз Мәскәүгә һәм Ленинградка ыргыла. Октябрьдә Мәскәүне саклау өчен көрәш киң колач ала. Безнең сугышчылар декабрь аенда башкалага теше-тырнагы белән ябышкан фашистларны чигенергә мәҗбүр итәләр. Алар артыннан көл-күмер һәм хәрабәләр генә кала, чөнки немецлар чигенгән вакытта барлык корылмаларны җимерәләр, ут төртеп яндыралар.
Мәскәү янында бабам беренче сугышка керә. 1941 ел-ның ноябрь ахырында оборона сугышларында катнаша. 6 декабрь көнне Кызыл Армия частьлары фашист гаскәрләренең башкаладан төньякта урнашкан алгы группировкаларына һөҗүм ясыйлар, дошман шәһәр яныннан алып ташлана. Бабам 1942 ел-ның гыйнварында Калинин һәм Калуга шәһәрләрен азат итү өчен сугышларда катнаша.
1942 елның 17 июлендә генерал В.И.Чуйков командалыгындагы 62 нче армия составындагы 147 нче укчы дивизия белән Йосыф бабам Сталинград сугышына жибәрелә. Татарстанда төзелгән бу дивизия сугышчылары искиткеч ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.
1942 елның июль уртасында немец гаскәрләре мөһим стратегик пункт һәм оборона промышленносте үзәге булган Сталинградка омтыла. Шәһәрне алу бурычы немец генералы Паулюс командалыгындагы 6 нчы армиягә йөкләнә. Фронтның бөтен участокларыннан 3 танк, 2 моторлаштырылган, 5 пехота дивизияләре китерелә. Сан ягыннан өстен булган һәм һавада да хакимлек иткән немец дивизияләре шәһәргә ыргыла. Зур югалтулар белән бер ай буе барган сугышлардан соң 6 нчы немец армиясе Донның уңъяк ярына чыгуга ирешә. Көньяктан 4 нче немец танк армиясе килеп җитә. Фашист авиациясе бөтен шәһәрне рәхимсез бомбага тота. Торак кварталлар, промышленность объектлары жимерелә, уннарча мең тыныч халык һәлак була. Шәһәрне алуны Гитлер бертуктаусыз таләп итә. 1942 елның 28 июлендә И.В.Сталин 227 нче номерлы "Бер адым да артка чигенмәскә!" дигән боерык чыгара. Сентябрьдә Сталинград янында немецларны тар-мар итү планы эшләнә, аны шартлы исем белән "Уран" дип атыйлар. Бу план нигезендә, Көньяк-көнбатыш, Дон һәм Сталинград фронтлары бергә һөҗүм итеп, дошман дивизияләрен Идел һәм Дон елгалары арасында чолганышта калдыру һәм тулысынча тар-мар итү күздә тотыла.
Һәр өй, һәр урам өчен аяусыз көрәш бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелеп бетә: хәрабәләр, кирпеч ватыклары, вак таш, металл каркас кисәкләре өемнәренә әверелеп кала.
19-20 ноябрьләрдә Кызыл Армиянең һөҗүме нәтиҗәсендә, Ф.Паулюс җитәкчелегендә 330 мең кешелек немец армиясе чолганышта кала һәм әсирлеккә бирелә.
Сталинград өчен барган көрәштә Кызыл Армия 600 меңләп кешесен югалта. 1942 елда "Сталинградны саклаган өчен" медале белән барлыгы 700 меңнән артык кеше бүләкләнә. Бүләкләнүчеләр арасында минем бабам Йосыф Әсәдуллин да була. Сугыш барышында, чираттагы бәрелешләрнең берсендә бабам ике дошман танкын шартлата һәм әлеге кыюлыгы өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Шул бәрелештә ул контузия ала, госпитальдә дәвалана.
Сталинград сугышында бабай үзенең якташы, Димскәй кешесе, авылдашыбыз Гарифкан Гарәфетдинов белән очраша. Калган сугыш юлларын алар бергәләп узалар. Сугыш тынып торган араларда туган якларын сагынып искә алалар, сугыш беткәч, бергәләшеп Димскәй авылына кайту турында хыялланалар.
Госпитальдә дәваланганнан соң аны кабат фронтка җибәрәләр. Ул 2 нче Белоруссия фронты составында Европаны азат итүдә катнаша. 1945 елның
1 маена кадәр автоматчы булып хезмәт итә. Кабат яраланып, госпитальгә эләккәннән соң 5 июльдә, СССР Халык Оборона Комиссарлыгы 336 нчы
приказы нигезендә, хәрби комиссия бабамны хезмәткә яраксыз дип таба һәм хәрби хезмәттән азат итә.
1945 елның 1 августында Йосыф бабам, каты яралардан дәваланып, 2 нче төркем инвалид булып, Димскәй авыл Советына караган Камышлыга кайта. Кайткач, Суык Чишмә авылы кызы Сәйдәгә өйләнеп, үз оясын кора. Алар биш кыз, бер малай үстерәләр. Бабай белән әби балаларын бик тыныч холыклы, тыйнак-сабыр кешеләр итеп тәрбиялиләр. Олы кызлары Сиринә Нәгыймова әбием була инде минем.
Йосыф бабам белән Сәйдә әбиемнең улы һәм кызлары илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр һәм намуслы хезмәт итәләр. Аларның бүген унөч оныгы һәм уналты оныкчыгы бар.
Йосыф бабам каен урманы эчендә урнашкан Камышлы авылында яшәгән. Ул авылда тимерче булып эшләгән. Авылдан кешеләр күпләп китә башлагач, аларның гаиләсе 1976 елда йортларын Райлан авылына күчергәннәр һәм шунда гомерләренең соңгы көннәренә кадәр матур гына тормыш иткәннәр.
Тыныч тормыштагы фидакарь эше өчен бабам "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә. Сугыш китергән газаплар, авыр яралар бабамның гомерен кыскарткан, ул 1998 елда вафат булган. Аның турында истәлекләре калган.
"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - ди татар халкы. Бөек Ватан сугышы каһарманнарының күрсәткән батырлыклары да, аларның каберләре дә онытылмасын иде.
Җир шарында сугышлар беркайчан да булмасын иде! Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әти-әниле үссеннәр! Жирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый алыр. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешеләрнең иң зур теләге - җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа