Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Минем бабам сугыш чоры баласы – ул туганда инде сугыш башланган була.

Минем бабам, Җәмил Лотфулла улы Хисмәтов 1941 елның 10 октябрендә дөньяга килгән.

Сугыш башланып 2 ай үтүгә, аның әтисе сугышка киткән. Кызганычка, ул сугыштан әйләнеп кайтмаган, шуңа күрә дә бабам әтисен бөтенләй белми, чөнки аны  бер дә күргәне булмаган. Бабаемның бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Аның әнисе, карт әбием, бик тырыш булган, шуңа күрә алар иң авыр елларда да ачтан интекмәгән. Бабай: “Без һәрвакыт сыер тоттык, күп итеп бәрәңге үстердек, бәләкәйдән үк эшләп үстек, шуңа күрә ашарыбызга – ризык, өстебезгә кием булды”, – дип сөйли ул авыр еллар турында.                    

          8 яшь тулгач, ул үз авылындагы, ягъни Райланның башлангыч сыйныфына укырга керә.  3 ел башлангыч белем алганнан соң, 4нче сыйныфка укырга Татар Димскәе мәктәбенә бара. Мәктәпне яхшы укып тәмамлый.

Бер ел авылда бригадир ярдәмчесе булып эшли. Авыр еллар, акча түләү юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә дә бабам: “Әзрәк акча эшләп булмасмы“, – дип, Үзбәкстан якларына чыгып китә. Анда  агач утырту бригадасына барып урнаша. Яшәү өчен дә, өйне яңарту өчен дә акча кирәк була чөнки.

         Әзрәк акча юнәтеп, туган якларына бабам елдан артык вакыт үткәннән  соң  әйләнеп кайта. Кайткач, шоферлор курсына укырга керә, шул ук вакытта яңа өй салуны да башлап җибәрә. Шофер һөнәрен үзләштереп, яңа өй тергезеп бетерүгә, бабамны армия сафларына хезмәткә алалар. Яңа өйнең яңа мичендә беренче тапкыр коймак пешереп ашатып, карт әбием бабайны армиягә озата.

          Бабайның хезмәте Германиянең Майсен шәһәрендә үтә. Ул үзенең солдат хезмәтен бик сагынып, горурланып искә ала. Аңа армия сафларында 3 ел ярым хезмәт итәргә туры килә. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, ул туган колхозына шофер булып эшкә урнаша. Гаилә корып җибәрә, әби белән алар ике кыз үстерәләр. Бабам, 41 ел дәвамында бабам берөзлексез колхозда шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

            Бүген көндә аңа 79 яшь. Шулай булуга карамастан, бер дә тик торганын күрмәссең – төгәллек, чисталык һәм бар нәрсәдә тәртип ярата. Иртән иртүк тора, спорт белән шөгыльләнә, саф һавада булырга ярата.

         Мин бабамны бик яратам, аның белән горурланам. Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер телим.

Ләйлә ФӘЙЗУЛЛИНА, Татар Димскәе мәктәбе, 6нчы сыйныф укучысы      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса