Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Милләтебезнең киләчәге - ышанычлы кулларда

*Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүләгенә кандидат

 

Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, дип васыять итеп язып калдырган бөек мәгърифәтче әдибебез Ризаэддин Фәхретдин. Сүзем - нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган милләтебезнең асыл кызы, Татарстан Республикасының Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында туып-үскән, бүгенге көндә Бөгелмә районы Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 11нче сыйныф укучысы Сабитова Ләйсән турында.

Ләйсән үзенең бай тарихлы туган җиренә, балдай татлы туган теленә мөкиббән. Татар мәктәбендә белем алучы, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән олимпиадаларда катнашучы буларак, туган телне ярату- аңа хас сыйфат. Әйе, 11 ел уку барышында  мактауга лаеклы гамәлләре шактый булды дип, горурланып әйтә алам. Татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм этапта җиңүче, Халыкара олимпиадада катнашуы - аның өчен зур дәрәҗә һәм шатлык.

Ләйсәннең  икенче шөгыле – әдәбият һәм тел фәне белән кызыксынуы. Туган ягыбыз тарихының, татар теле һәм әдәбиятының серләренә төшенергә, эзләнергә ярата.  Республикакүләм “Гыйлем фест” проектлар бәйгесендә, Әлмәт муниципаль районында үткәрелгән XVI төбәкара фәнни-гамәли укучылар конференциясендә, Бөгелмә муниципаль районында уздырылган “Ачыш” фәнни-гамәли укучылар конференциясендә, КФУда үткәрелгән “Төрки лингвокультурология: проблема һәм перспективалар” X Халыкара укучылар конференциясендә, Н. И. Лобачевский исемендәге Россиякүләм укучылар конференциясендә, төбәкара лингвистик укучылар конференциясендә, КФУ татар теле буенча үткәргән төбәкара олимпиадаларында призлы дәрәҗәләргә ия булды.

            Ләйсән милләтебезнең иң матур сыйфатларын  үзендә булдырырга тырыша. Татар кызлары үзләренең уңган булулары белән аерылып торалар. Мәктәптә үткәрелә торган һәр чарада  башлап йөрүе,  актив катнашуы аңа   туган телне тагын да ныграк  яратырга өндәү булып тора. Мәктәпне тәмамлагач, туган тел укытучысы һөнәрен үзләштерәсе килә. Ләйсән кебек яшьләр барда, милләтебезнең киләчәге - ышанычлы кулларда.

Укытучы буларак, Ләйсәнгә чиксез рәхмәтлемен. Лицейда татар теле белән бәйле булган һәр чарада ул - башлап йөрүчеләрдән, укытучының беренче ярдәмчесе. Күп кенә республикакүләм конференцияләргә, семинарларга әзерләнгәндә - таянычым. “Шәхесләребез” милли өстәл уенының авторларының берсе. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге, ихтыяр көче киләчәктә дә зур үрләр яуларга ярдәм итәр.

Укучым Ләйсән Сабитованы Һади Атласи исемендәге премиянең “Иҗтиһатлы укучы” исеменә лаек дип саныйм.

       Киләчәктә гаиләсен кадерләп, туган телен саклап, милләте белән горурланып яшәр дип өмет итәбез.

 

 Диләрә ДОГАН,

лицей-интернатның туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса