Иртәгәсе көн иминлеге – алар кулында
Быел Бөгелмә районында балалар сәламәтлеге сагында торучы медицина учреждениесенә нигез салынуга 75 ел тула. Медицинаның әлеге өлкәсендә күбрәк хатын-кызлар эшли. Шуңадыр да бу тармакта тәүге эш башлап җибәрүнең 8 Март көненә туры килүе үзе бер символик мәгънәгә ия. Әйе-әйе, һәрчак иртәгәсе көнне күздә тотып эш итүче - җәмгыятебезнең киләчәген -...
Ирина Ивановна Труфанова, Иршат Рәшит улы Измайлов, Татьяна Кирилловна Купче, Любовь Сергеевна Рамазанова - менә алар Бөгелмә районы һәм шәһәрендә үсеп килүче балаларның сәламәтлеген саклау эшенә җаны-тәне белән бирелгән, көчен һәм вакытын кызганмый эшләгән баш табиблар.
75 еллык юбилейны лаеклы билгеләп узу өчен аңа әзерлек эшләренең планы төзелеп, балалар хастаханәсендә "Балачак исеме белән, балачак хакына" дип аталган махсус программа расланды. Бәйрәмгә әзерлек чаралары проектының берсе - "Белгечлеге буенча иң яхшы" бәйгесе һәм ул интернетта тавыш бирүгә корылган. Бөгелмә районында яшәүче һәр кеше үзе яраткан, үзе аннан игелек күргән медицина хезмәткәрен яклап тавыш бирә ала.
Бүген без сезне шушы сораштыруда иң күп тавыш җыйган мөхтәрәм гүзәл затларыбыз белән таныштырырга телибез. Менә алар тырыш хезмәтләре һәм күркәм холыклары белән бөгелмәләрнең ихтирамын, мәхәббәтен казанган хөрмәтле хезмәт ияләре: "Стационарда иң яхшы табибә" номинациясендә - Әлфия Ягъфәр кызы Зәкиева, яңа туган балалар патологиясе бүлеге мөдире; "Иң яхшы участок табибәсе-педиатр" номинациясендә - Лүзия Хәмит кызы Сәфәрова, участок балалар табибәсе; "Иң яхшы участок шәфкать туташы" номинациясендә - Валентина Владимировна Нигъмәтуллина, участок балалар шәфкать туташы.
Иң мөһиме - ил ихтирамы
Әлфия Ягъфәр кызы Зәкиеваны 1981 елда, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, интернатура узар өчен Бөгелмә балалар хастаханәсенә юллыйлар. Аннары ул бала тудыру йортында неонатолог булып эшли. 1986 елда аны Бөгелмә балалар хастаханәсенең яңа туган сабыйлар һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлегенә мөдир итеп билгелиләр. Менә чирек гасырдан артык инде ул шушы үтә дә җаваплы, үтә дә четерекле эшне башкара.
Әлфия Ягъфәровна - тирән белемле, киң карашлы, югары квалификацияле белгеч. Ул Казан, Мәскәү, Россия медицина академияләрендә берничә тапкыр белемен камилләштерү курсларында укып кайтты, неврология буенча махсус әзерлек узды. Ультратавыш диагностикасы (УЗИ) табибәсе булып та эшли, нейросонография, ЭКГ кебек функциональ диагностика алымнарын да белә.
Югары оештыру сәләтенә ия булган Ә.Зәкиева үз эшенә иҗади якын килә, диагностикалау һәм дәвалауның яңа алымнарын үзләштереп кенә калмый, аларны эшендә дә актив куллана, бу исә сайлаган һөнәрен яратып эшләүче кешеләргә хас сыйфат. Чыннан да, ул бүлек мөдире булып эшләгән чорда биредә балаларны тикшерү, чирләрне профилактикалау һәм авыруларны дәвалауның күптөрле яңа ысуллары үзләштерелде. Мисал өчен, яңа туган нарасыйларны скрининг тикшерүе уздыру (балаларда бөер авыруларын һ.б. ачыклау өчен), Небулайзер ингаляция аппараты белән эшләү, авыр хәлдәге балалар өчен махсус мониторинг һ.б. - барысы да заманча алдынгы ысуллар һәм алар сабыйларның сәламәтлеген ныгытырга булыша. Шулай ук яңа дару препаратларын үзләштерү дә уңай нәтиҗә бирә. Болар һәммәсе дә Әлфия Ягъфәровна кул астында эшләүче хезмәт коллективының эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә булышлык итә. Иң мөһим эш күрсәткечләре шуны дәлилли дә: соңгы өч елда, мәсәлән, койка әйләнеше арткан, ягъни биредә күп балалар дәваланып, терелеп чыккан; ун ел дәвамында хастаханә эчендә йогышлану очраклары бер дә булмаган; 2006 елда үлем очрагына да юл куелмаган.
Әлбәттә, мондый югары күрсәткечләргә ирешү җиңел генә бирелми. Заманча диагностикалау, дәвалау алымнарын, даруларны өйрәнү-белү генә җитми, ә алар белән тиешенчә эшли алырлык коллектив туплау да җитәкче өчен мөһим нәрсә. Ә бу бүлектә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары һәм башка хезмәткәрләр көчле коллективны тәшкил итә. Төрле елларда аларның "Балалар хастаханәсенең иң яхшы шәфкать туташы", шәһәребездәге дәвалау оешмалары арасында "Иң яхшы бүлек" бәйгеләрендә берничә тапкыр җиңү яулавы, профсоюз төркеменең республика смотр-конкурсында I урынга лаек булуы нәкъ шул хакта сөйли дә.
Әлфия Ягъфәровна Бөгелмә медицина училищесында укыта, педиатрия җәмгыятьләре утырышларында, шәфкать туташлары конференцияләрендә чыгышлар ясый, медицина өлкәсенә караган матбугат чараларында хезмәтләре басылып чыга, ата-аналар арасында санитар-агарту эшләре алып баруга да ул зур игътибар бирә. Лекцияләрен, кагыйдә буларак, көн кадагында торган эпидемиологик вәзгыятькә, тыңлаучылар контингентының нинди булуына карап оештыра. Баланы күкрәк сөте имезеп үстерүнең әһәмиятенә, яңа туган баланы карау-тәрбияләүгә, гаиләне планлаштыруга кагылышлы видео-лекторийлары да игътибарга лаек һәм күпләргә аларның ярдәме тигәндер дә.
Һөнәри осталыгын арттыру һәм гамәли күнекмәләрен шомарту өстендә армый-талмый эшләүче Әлфия Ягъфәр кызы Зәкиеваның тырыш хезмәте үзәк хастаханә, сәламәтлек саклау идарәсе, шәһәр һәм район хакимияте, Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре тарафыннан бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары белән дә бәяләнгән. Ә иң мөһиме - ул хезмәттәшләре арасында да, шәһәр һәм район халкы арасында да ихтирам казанган абруйлы зат.
Олы йөрәккә бар да сыя
Балалар дәвалау оешмасының 75 еллыгына багышлап оештырылган интернет-тавыш бирүдә "Иң яхшы участок табибәсе-педиатр" номинациясендә рәхмәтле клиентларның, дөресрәге, аларның әти-әниләренең иң күп тавышын җыйган игелекле хезмәт иясе - Лүзия Хәмит кызы Сәфәрова.
Л.Х.Сәфәрова утыз елдан артык гомерен, образлы итеп әйткәндә, илнең киләчәген, ягъни балаларны дәвалауга багышлаган тәҗрибәле табибә.
Актанышта туып-үскән кыз, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. 1980 елда интернатура узарга дип Бөгелмәгә юллама ала һәм биредә төпләнеп кала. Укуын тәмамлагач ук педиатр - участок балалар табибәсе булып эшли башлый. Югары квалификацияле категориягә ия табибә.
Һәрбер ана яхшы белә: баланың авырып китүе, психологик яктан караганда, үзең авырганнан күпкә авыррак кичерелә. Шуңа да сабыен ияртеп поликлиникага юл тоткан, яисә табибны өенә чакырткан әти-әни балалар табибәсенә икеләтә өмет белән карый, аннан хәтта иң авыр очракларда да өметле сүз, җылы караш көтә. Профессиональ осталыкка, тирән белемгә ия булу өстенә, һәрбер пациентына, хәтта ул бик нәни бала булса да, аерым шәхес һәм олы кеше итеп карый белгән, үз эшен яратып башкара торган табибә бу өметне аклый да. Авырып киткән баланың да, инвалид балаларның да әти-әниләре өчен ул гади дәвалаучы гына түгел, ә олы киңәшчегә, таянычка әверелә. Бары тик шундыйлар гына ил-көн каршында табибә буларак та, кешелекле кеше буларак та абруй казана. Участок балалар табибәсе Лүзия Хәмитовна - шундый олы йөрәкле затларның берсе.
Шәфкатьледән шәфкатьледер
Үз эшен яхшы белә торган тәҗрибәле һәм кешелекле шәфкать туташың булса, ни җитте табибларың читтә торсын, диләр кеше телендә. Бу сүзләрдә, әлбәттә, хаклык бар.
Балалары белән поликлиникага еш йөрергә туры килгән әти-әниләр моның шулай икәнен бигрәк тә ачык белә, чөнки шактый күп проблемаларны нәкъ менә участогыңдагы шәфкать туташы хәл итә. Шуңа да "Иң яхшы участок шәфкать туташы" номинациясе буенча тавыш бирүдә катнашучыларның шактый күп булуы гаҗәп түгел. Ә иң күп тавышны Валентина Владимировна Нигъмәтуллина җыйган.
Тәҗрибәле шәфкать туташы ул Валентина Владимировна. 1982 елда Бөгелмә медицина училищесының балалар дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен шәфкать туташлары әзерләү бүлеген тәмамлап, Казанда яңа туган һәм җитлекми туган сабыйлар бүлегендә хезмәт юлын башлап җибәрә.
Ә менә 1985 елдан аның язмышы Бөгелмә дәвалау оешмалары белән бәйле. Башта 6 нчы урта мәктәптә шәфкать туташы булып эшли, ә 1996 елдан поликлиникага - участокка күчә. Шуннан бирле ул инде эш урынын алыштырмый. Хәзер - тәҗрибәле һәм "Педиатриядә шәфкать туташлары эше" белгечлеге буенча югары квалификацияле белгеч. Һөнәри конкурсларда катнашып, берничә тапкыр призлы урыннар яулаган.
Ачык йөзле, киң күңелле кеше ул Валентина Владимировна. Үз эшенең остасы булу өстенә, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Шәфкатьле шәфкать туташының "Иң яхшы участок шәфкать туташы" булып танылуы үзе өчен генә түгел, аны хөрмәт иткән хезмәттәшләре өчен дә зур горурлык.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа