МАКТАУГА ЛАЕК ХЕЗМӘТ
Мөхәммәд пәйгамбәрнең: “Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Ул уң кулы белән – бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тибрәтә”, – дигән сүзләре бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый. Гүзәл затлар, бала тәрбияләү, гаилә мәшәкатьләреннән тыш, тормыш йөген дә үзенең нәфис иңенә аудара. Хатын-кызлар җәмгыятьнең төрле даирәләрендә үзләрен акыллы белгечләр, яхшы, уңышлы хезмәткәрләр итеп таныта. Шундыйларның берсе – Бөгелмә шәһәренең үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Элеонора Шамил кызы ХӘБИБУЛЛИНА.
Ул – “Елның балалар китапханәчесе” республика конкурсында иҗади эшен тәкъдим итеп, 1нче урын яулаучы. Яңа ел алдыннан исә “Алтын шәһәр” тантанасында Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров тарафыннан “Чиксез ресурс” номинациясендә дә бүләкләнде.
Элеонора Шамилевна Бөгелмә шәһәрендә туып-үсә. Шәһәребезнең 2нче мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, сәүдә техникумына укырга керә. Соңрак, сәүдә өлкәсенең аның өчен булмавын аңлап, бу юнәлештә эшен дәвам итмәскә була һәм кооператив училищесына эшкә урнаша. Кыю, батыр, актив Элеонорага анда эшләгән вакытта армиядә хезмәт итәргә тәкъдим итәләр. Ул 4 елга контракт язып, Бөгелмәдә армия хезмәтен үтә – шәһәр хәрби комиссариатында делопроизводство эшен башкара, параллель рәвештә Казан сәнгать һәм культура институтының библиотека бүлегенә укырга керә. Контракт тәмамлануга, кияүгә чыга, кызы Элиана туа. Соңрак 12нче училище китапханәсендә көч куя. 1993 елда югары уку йортын тәмамлап, белгечлек ала. Аннан 3нче мәктәптә татар төбәге тарихын укыта, 11нче мәктәпнең мәктәп китапханәсендә көч куя. 1997 елда “Спейжинговая связь” компаниясенә оператор булып эшкә урнаша. Бу вакытта параллель рәвештә радиода да эшли, тапшырулар алып бара. Ул эшли торган компания ябылганнан соң, эшсез кала. Бу вакытта да югалып калмый, үзенә-үзе эшли башлый – шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Эшчәнлеге төрле өлкәләрне колачлый. Өйдә балалар бакчасы булдырып, балалар тәрбияләү белән дә шөгыльләнә, риелтор хезмәтләре күрсәтә.
2011 елда әнисе белән балалар китапханәсе яныннан үтеп барганда, очраклы рәвештә, китапханәгә кереп, мондагы хәлләрне белешергә уйлыйлар алар. Элеонора шул дәвердән бирле биредә – алдынгы, иҗади китапханәче.
Дөресен генә әйткәндә, эшкә килүнең беренче мәлләрендә югалып калдым. Минем төрле өлкәләрне колачлаган хезмәт юлымнан соң, монда нишләрмен, күңелсез булыр дигән уйлар килде. Тик бик нык ялгышканмын. Китапханә эше, балалар белән эшләү бик ошый. Алар бик тә рәхмәтле, самими, саф аудитория. Нәрсәдер аңлатып, күрсәтеп, аларның рәхмәтле, кызыксынучан күзләрен күргәч, көннең, гомернең зая узмаганын аңлыйсың. Эшебез бик иҗади, һәрвакытта да эзләнү юлында. Балалар – бик катлаулы контингент. Аларны алдарга ярамый, күңелсезлекне яратмыйлар. Шуный өчен һәрбер чараны, очрашуны матур, күңелле, аңлашырлык итеп оештырырга һәм үткәрергә тырышабыз. Әгәр дә шулай эшләмәсәң, эшең дә алга бармаячак, кызыксыну, аудитория югалачак. Без һәрвакытта да – иҗади эзләнү юлында. Балалар төрле яшьтәгеләр, төрле социаль статуслылар, төрле континенттан. Шуның өчен һәркемгә шәхси якын килергә кирәк. Һәрбер чарабыз ныклап уйланган, өйрәнелгән, эшләнгән. Ахырдан кечкенә тамашачылардан рәхмәт сүзләре ишетү – иң зур бүләк.
Элеонора Шамилевна эшендә алдынгы белгеч кенә түгел, яраткан әни дә. Аның кызы Элиана бүгенге көндә поликлиниканың хатын-кызлар консультациясе бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Алай гына да түгел, Элионора ханымның 15 яшьлек Владик исемле тәрбиягә алган улы да бар. Ул бүгенге көндә кадетлар мәктәбендә белем ала.
Мин Владик белән өч айлык вакытыннан ук таныш. Кирәк вакытта әнисе аны миңа тәрбиягә калдыргалый иде. Үсә төшкәч тә, мәктәпкә киткәч тә без аның белән элемтәдә тордык. Ул каникулларда еш кына миңа кунакка килә иде. Ә 2016 елда аның әнисе вафат булды. Шул вакыттан бирле ул минем тәрбиямдә яши. Балаларны бик яратам. Хатын-кыз, ана буларак, үземне бик бәхетле итеп хис итәм. Аллага шөкер, балаларым бик әйбәт. Кызым да бик акыллы, итагатьле, тәртипле. Улым яшүсмер, авыр яшьтә. Шулай да аның белән дә дуслашырга, уртак тел табып яшәргә тырышам. Ул да уңышлы, тәртипле шәхес булып үсеп җитәр дип уйлыйм. Бәхетле булсыннар, – ди Элеонора.
Якынлашып килүче хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Элеонора ханымга һәм барлык хатын-кызларга сәламәтлек, бәхет телибез. Иҗат чишмәләрегез саекмасын, туачак таңнарыгыз бәхет-шатлыклар, куанычларга бай булсын. Бервакытта да йөзләрегездән елмаю китмәсен, гүзәл затларыбыз!
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа