Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Әлмәттә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең “Кызыл ромашка” иҗат конкурсының зона этабы узды

Әлмәттә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләре катнашында “Кызыл ромашка” иҗат бәйгесенең чираттагы зона этабы узды.

Нефтьче мәдәният йорты сәхнәсендә республиканың Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Мөслим, Чирмешән, Сарман һәм Әлмәт районнарын тәкъдим иткән 100гә якын прокурор хезмәткәре һәм аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясады.

Вокал ансамбльләр номинациясендә беренче урынны Әлмәт шәһәре прокуратурасының “9 Майның бөек көне” (“Великий день 9 Мая”) җыры һәм Бөгелмә шәһәре прокуратурасының Офицерларҗыры белән вокаль коллективлары бүлеште. Иҗади гаилә номинациясендә җиңүне Бөгелмә вәкилләре, Илнур Хөснетдинов булачак тормыш иптәше Диана Константинова белән бәйрәм иттеләр. Нәфис сүз номинациясендә беренче урынны Азнакай шәһәр прокуратурасының өлкән белгече Чулпан Нургалиева һәм Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары Николай Вдовин бүлеште. “Хореография” номинациясендә өченче урынны “Шәһәр бакчасында...” җыры темасына бию белән Бөгелмә шәһәр прокуратурасы коллективы алды. Әлеге биюне прокурор ярдәмчесе Диана Юнысова “Техника йорты” директоры Любовь Хөсәенова, балетмейстер Юлия Хафизова һәм “Фиеста” спорт бал биюе студиясендә катнашучылар белән бергә башкарды.

Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, аларга Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса