Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Кызыклы очрашулар

Үзәк телевидениедән күрсәтелә торган "Наедине со всеми" дигән тапшыруны күргәнегез бармы сезнең? Бик яратып карыйм мин шул программаны. Халыкның күңеленә үтеп керә алган, җәмгыятебездә зур тырышлык күрсәткән талантлы шәхесләр белән якыннан таныштыра һәм дә без белмәгән якларын әңгәмәнең герое белән бергәләп, тамашачы күңеленә ачып сала әлеге тапшыру.

Нәкъ шундый истәлекле һәм зәвыклы очрашу 14 октябрь көнне шәһәребезнең Татар мәдәният үзәгендә булып узды. Эдуард Гафиятуллин алып бара торган "Кызыклы очрашулар клубы"нда шәһәребездә генә түгел, Татарстаныбызда исеме киң танылган Әнәс Гариф улы Ибраһимов белән бик җылы, дустанә һәм яшьләр өчен бик тә файдалы очрашу булды.
Безнең Бөгелмәдә Әнәс Гариф улын белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ник дигәндә, 23 ел буена педагогия училищесында директор булып эшләгән дәвердә, меңләгән укытучы тәрбияләп чыгарган кеше бит ул. Һәм менә, зур хәрефтән Укытучы-остаз булу серләре белән дә бик тәфсилләп уртаклашты бу көнне хөрмәтле героебыз.
Тамашачыны менә шушы игелекле кешенең тормышы, хезмәт юлы, казанышлары, тормышка карашы белән бик тәфсилләп таныштырды безне алып
баручы. Әнәс әфәнденең татар телен камил белүенә, сөйләм теленең чисталыгына, аһәңле булуына хәйран калып утырдык. Менә бит газиз ана телебез нинди матур, нинди күркәм, аны оста куллана белүчене тыңлавы да җан рәхәте шул. Без аны урыс, инглиз, башка телләрдән кергән алынма сүзләр белән аралаштырып, "көйгән ботка" рәвешенә җиткердек, җәмәгать. Ә бит әз генә тырышлык белән дә чистартып була телебезне. Менә мәсәлән: "привет" сүзе урынына матур итеп, "әссәламегаләйкүм", яисә "исәнмесез" дип, "пытамушто" дип изаланганчы, "чөнки" дияргә була, "балтайт итеп утырмагыз" урынына "ки-рәкмәгәнне сөйләмәгез" дип әйтергә кирәк, ләбаса.
Тагын, әлеге кичәдә күңелемә бик хуш килгәне, тамаша залын тутырып килгән яшьләр булды. Сөбханалла! Безнең Бөгелмәдә шул тиклем матур, сөйкемле татар яшьләре бар икән бит! Яртысы - педагогия көллиятеннән, яртысы машина төзүчеләр техникумыннан килгәннәр. Очрашуны бик яратып, зур игътибар белән тыңлап утырдылар алар. Аллага шөкер, битараф булып, кесә телефонында уйнап утыручы күренмәде.
Озын сүзнең кыскасы, бик күркәм узды кичә. Әнәс Гариф улының хезмәттәшләре - Фәүзия Мәхмүтова, Фирая Каюмова, Нәҗип Килдеяров, Мөхәммәтнур Вахитовның чыгышлары кызыклы кичәгә тагын да ямь өстәде. Афәрин, Эдуард энем! Бик матур алып бардың кичәне. Тагын кемнәр белән шундый кызыклы очрашулар үткәреп, безне сөендерерсең икән дип көтеп калабыз.
Әлфия САФИУЛЛИНА.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса