Күркәм шәхесләр
Гөлирә Төхвәтовна Бөгелмәдә туып-үсеп, гомер буена аның өчен хезмәт иткән кеше. Хезмәт юлына күз салсаң да, ул шактый бай, саллы.
Олы тарихка ия шәһәребездә күркәм, актив, тырыш, үз хезмәтләре белән күпләргә ярдәме тигән һәм яшәве белән җәмгыятькә зур файда китергән шәхесләребез – Бөгелмәнең олы мактауга лаек кешеләре шактый күп. Шуларның берсе, өлкән яшенә карамастан, бүгенге көндә дә җир җимертеп эшләп йөрүче, районның иҗтимагый совет рәисе Гөлирә Төхвәт кызы Вәлиева.
Шәһәрне төзекләндерү, халык өчен уңайлы шартлар булдыру белән беррәттән, ул яшь буынны тәрбияләү, тарих, милләт сорауларын да читләп үтми. Нинди генә чара булмасын, Гөлирә Төхвәтовна үзенең ныклы карашы, төпле җавабы, һәрбер ситуациягә карата булган үз карашы, дәлилләнгән җаваплары белән сокландыра.
Гөлирә Төхвәтовна Бөгелмәдә туып-үсеп, гомер буена аның өчен хезмәт иткән кеше. Хезмәт юлына күз салсаң да, ул шактый бай, саллы.
Хөрмәт иясе 1939 елда күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый. Дүрт кызны тәрбияләү тулысынча әнисе җилкәсенә төшә. Шул рәвешле балалар да кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп, кече яшьтән үк тырыш булып үсәләр.
1956 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, киләчәккә зур хыяллар корган кыз бала Мәскәү Нефть-химия һәм газ промышленносте институтының җирле бүлегенә укырга керә. Хезмәт юлын “Гипровостокнефть” институты филиалында китап төпләүче буларак башлап җибәрә. 1962 елда “ТатНИПИнефть” институтында инженер, кече фәнни хезмәткәр булып эшли.
1968 елда ВЛКСМның Бөгелмә шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Бераз соңрак, 1972 – 1975 елларда, “ТатНИПИнефть” институтында өлкән фәнни хезмәткәр, социаль планлаштыру секторы вәкиле булып эшли. Профсоюз комитетының азат ителгән рәисе булып тора. Гомер буе кеше мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче Гөлирә Төхвәтовнага хезмәттәшләренең шәхси кызыксынуларына бәйле сораулар белән шөгыльләнү бик ошый. Алар өчен уңай шартлар булдыру, борчыган сорауларны чишүдә аның роле зур.
Соңрак җирле хакимиятнең башкарма комитетында хезмәт күрсәтә, социаль ярдәм идарәсе җитәкчесе була. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Ветераннар йорты да ул җитәкчелек иткән елларда торгызылып, кулланышка тапшырыла. Шулай ук чернобыльчелар, репрессияләнгәннәр, күп балалы гаиләләр, инвалид балалар җәмгыятьләре булдыра, “Сугыш балалары” клубын җитәкли.
Тырыш, җәмәгатьчелек торышына битараф булмаган шәхес 2011 елдан Бөгелмә муниципаль районының иҗтимагый совет рәисе вазифасында. Ул бүген дә актив эшчәнлек алып бара. Шәһәр тормышына кагылышлы булган һәрбер чарада диярлек катнашып, үзенең бай һәм саллы тормыш юлы тәҗрибәсе белән уртаклаша, яшь буынга үгет-нәсыйхәт бирә.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа