Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Киң күңелле һәм ярдәмчел

Бер хәдистә әйтелә: "Дөнья - ахирәтнең чәчүлеге". Ягъни яшәү дәверендә игелекләрне, яхшы гамәлләрне чәчеп, аның уңышын ахирәттә аласың. Бу хәдис минем күңелгә пенсионерка Назыймә ханымны байтак еллар күзәтүләрдән соң аның турында язарга уйлагач килде.

Гыйльмеруй БАЙБЕКОВА,
тыл һәм хезмәт ветераны,
икенче төркем инвалид.
Бөгелмә шәһәре.

Бар бит шундый кешеләр, үзләре дә җитеш тормышта яшиләр һәм шул ук вакытта мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга да онытмыйлар. Назыймә Сибгатулла кызы Фәтхуллинаны нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе дияр идем мин. Бик матур мул тормышта, яшәүнең кадерен белеп, бала-чагаларына да ярдәм итәргә тырышып яши ул. Биш оныгы, унбер оныкчыгы бар (берсе менә яңа гына дөньяга аваз салды). Ике оныгы Ана капиталы ярдәмендә социаль ипотекага фатирлы булганнар. Бу бәхет түгелмени? "Балаларым миңа шатлык кына китерәләр", - дип куана ул һәр бирмеш көндә. Аллаһы Тәгаләгә чын күңеленнән инануы, Аның ярдәм итәчәгенә ышанычы, өлкән яшьтә булуына карамастан (Назыймә ханымга шушы көннәрдә 77 яшь тулды), үзендә булган бар көче белән кешеләргә ярдәм итәргә тырышуы нәтиҗәсендә һәр эшендә уңышларга ирешүенә сөенеп бетә алмый ул.

Әйе, изгелек җирдә ятмый, үзеңә артыгы белән әйләнеп кайта диләр. Бу сүзләрнең дөреслеген Назыймә ханым үз тормыш практикасында нык сизә, күрә. Әле кайчан гына бөтенләй таныш булмаган баланы сәламәтләндерүдә ярдәм итәргә акча җыю өчен чапкан иде. Ул бала, Аллаһка шөкер, терелеп кайткан да. Очрашканда Назыймә апасын кочаклап, ихлас рәхмәтләрен әйтә ул.

Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итү теләген Назыймә ханым бик гади аңлата: "Әлхәмдүлилләһи, мин бервакытта да тормыштан зарланмадым. Гади, мәрхәмәтле һәм рәхимле булырга омтылдым, һәртөрле гайбәтләрдән сакландым. Беркайчан да беркемгә дә үч тотмадым".
Аның сүзе эшеннән аерылмый. Безнең "Мәгърифәт" клубы әгъзасы буларак та, уңган һәм булганлыгын күрсәтә. Җитәкчебез Хафизә апа да аның турында: "Ул - минем уң кулым, клуб эшендә һәрчак ярдәм итә", - ди, гел мактый.

Без, "Мәгърифәт"ләр, барыбыз да диярлек олы яшьтә инде. Шулай да җәй көннәрендә дару үләннәре, җиләк җыярга сәхрәгә чыгасы килә бит. Ә транспортсыз ерак китеп булмый шул, безгә аны кем бирә? Шундый вакытларда Назыймә ханым үзенең җиңел машинасында берәр-берәр яки икешәрләп җиләккә алып бара, күңелләребезне күтәрә.

Аның калебе дөнья байлыгыннан өстен. Киң күңеллелек, сабырлык иманнан килә диләр. Назыймә ханымда бу сыйфатлар җитәрлек.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Сызламасын аяк-кулларың,
Гомеркәең булсын бәхетле,
Ә бәхетең булсын гомерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса