Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Хезмәтенә күрә - хөрмәте

“Тыйнак, гадилек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, үз эшенә тугрылык кебек сыйфатларга ия. Күп кенә яшь хезмәттәшләр аңа охшарга омтыла”, – диләр Әлфирә Әсхәт кызы Галәветдинова турында.

Дөньяның ике өлеше – Европа һәм Азия чикләре тоташкан урында урнашкан Оренбург өлкәсе, аның төньяк-көнбатыш чигендәге Әсәкәй районы Иске Колшәрип авылында әкияти һәм матур ел фасылында, дөньяда салкын кар бураннары белән хөкем иткән кышның февраль аенда  Розалия һәм Әсхәт Калимовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Ул мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлый. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Тольятти шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый.

2010 елда Әлфирә Әсхәт кызы гаиләсе белән Татарстанның бик матур җирендә  урнашкан Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Бөгелмәнең 2нче “Батыр” татар балалар бакчасында эшен башлый ул. Хезмәт сөючән, итагатьле, балаларны яратучы тәрбияче тиз арада хезмәттәшләре һәм ата-аналар арасында зур ихтирам казана. Аны 2012 елда балалар бакчасы мөдире итеп билгелиләр. Әлфирә Әсхәтовна өчен бу вазифа гына түгел, ә яшәү рәвеше дә. Җитәкче буларак, балалар бакчасы чәчәк атсын, хезмәткәрләргә уңайлы булсын, ә ата-аналар балаларын ышанып тапшырсын өчен барысын да эшли. Ул “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать күзәтүчесе, БДИ оештыручысы, “Ак калфак” Бөтендөнья хатын-кызлар конгрессы әгъзасы. Әлфирә Әсхәт кызы профессиональ, инициативалы, тәҗрибәле җитәкче, коллективның иҗади сәләтләрен тормышка ашыру, һәр хезмәткәрнең шәхси сыйфатларын ачуга омтыла. “Батыр”лар Татар мәдәният үзәге белән бик тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Россия Федерациясе Оренбург өлкәсе Әсәкәй, Пономарев районнары, Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итү планы нигезендә оештырылган төбәкара семинарлар, тәҗрибә уртаклашу чаралары 2нче “Батыр” балалар бакчасында еш уздырыла.

Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен Бөтендөнья Татар Конгрессыннан, “Дом Дружбы народов Татарстана”дан, “Татаро-Башкирское землячество “Туган як” (“Родной край”) Ненецкого автономного округа”  Рәхмәт хатлары тапшырыла.

Талантлы җитәкче булуы өстенә, уңган хатын,  кайгыртучан әни дә әле ул. Улы Айнур - ананың горурлыгы, ышанычы, таянычы. Ул кечкенәдән авыр атлетика белән шөгыльләнә, Бөтенроссия һәм республика ярышларында күп тапкырлар җиңүче булды, спорт мастерлыгына кандидатлар өчен нормативны үтәде. Хәзерге көндә Айнур үзен хәрби хезмәткәр һөнәренә багышлады.

             Мәгариф идарәсенең милли эшләр бүлеге җитәкчеләре милли тәрбия бирүдәге уңышлары, милләтебезнең телен, тарихын, мәдәниятен күтәрүгә зур өлеш кертүе өчен Әлфирә Әсхәт кызы Галәветдинованы “Фидакарь укытучы” исеменә лаек дип уйлыйбыз.

Гөлнур Хисамова,

мәгариф идарәсе милли мәсьәләләр бүлеге методисты

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса