Синең тормыш – үзе бер тарих
Быел 6 гыйнвар көнне бездә зур бәйрәм булды - әниебез Мөзәянә Хәмидулла кызы Мәҗитовага 90 яшь тулды.
Иң изге теләкләр белән,
юбилярның кызлары Тәслимә, Флюра, уллары Камил, Азат.
/Фото - гаилә альбомыннан/.
Рәсемдә: Бергә җыелган чакта. Мөзәянә әби 90 яше тулган көндә үзен котларга килгән
якыннары уртасында. Аның сул ягында - Рәшидә кодагые.
Мөслим районының Олы Чакмак авылында ныклы крестьян гаиләсендә туып-үсә безнең әни. Тырыш була бу гаилә кешеләре. Эшчән һәм уңган, ихтирамлы һәм йомшак күңеллеләр.
Әмма матур гына гомер итеп ятканда, йортка кайгы килә: бабабыз үлеп китә, аның олы улын армиягә алалар, ә әбиебезнең сәламәтлеге какшый, ул инде йорт арасында гына йөри ала. Менә шунда өйдә калган "олы" бала Мөзәянә җилкәсенә гаиләне туйдыру дигән авыр йөк төшә.
Ә бит әниебезгә ул чакта нибары 13 яшь була! Ниләр генә күрми япь-яшь кыз бала: ындыр табагында, басуда дисеңме, яшелчә бакчасында эшләү, болыннарда печән чабу, урман кисүләр - берсеннән дә читтә калмый ул. Сәламәтлеге нык була, тапшырылган эшкә үтә дә җаваплы карый, тырышлыгын әйткән дә юк! Аның уңганлыгын тиз күреп алалар: бөтен районнан бердәнбер делегат итеп, Казан шәһәренә хезмәт ударниклары слетына җибәрәләр. Кызга бу вакытта - 16 яшь...
Аннары әниебез 17 яшендә кияүгә чыга. Бер-бер артлы без - дүрт баласы дөньяга килгәнбез. Әтиебез Гусам Шәрәфетдин улы Мәҗитов искиткеч оста гармунчы иде. Бала чакларыбызның матур хатирәләреннән берсе булып истә калган, һич онытырлык түгел: кичләрен яңгыратып ул гармунын сыздырып җибәрә, әниебез исә аңа кушылып, бик матур җырлый торган иде, ә без, балалар, тын да алмый, аларны карап-тыңлап утырабыз, кайвакытта әкрен генә үзебез дә кушылып җырлыйбыз...
Язмыш җилләре Бөгелмәгә китереп урнаштыргач, ә бу моннан 55 еллап элек була, әниебез төзүче һөнәрен үзләштерә, отделкалау эшләре остасы булып җитлегә. Озак еллар шәһәребезнең24 нче төзү-монтажлау идарәсендә эшләде ул. Хезмәттәшләре бик яраталар иде үзен. Шулай булмыйча, үзе дә кешеләрне ярата, алар хәленә керә белә, тупас сүз әйтү түгел, һичкайчан һичкемгә тавыш күтәреп тә дәшмәс. Гомер буе шундый булды. Хәтта тормышта ялгышкан, ярамаган эш кылган гаепле кешеләрне дә, беренче чиратта, кызгана, андыйларны сүгәргә түгел, ә ярдәм итәргә кирәк дип саный.
90 яшен тутырган әниебез бүген дә кешеләрне яратып яши, дуслары да күп, алар аралашып яшиләр, бер-берсенә утырмага йөрешәләр, тәмләп чәйләр эчәләр. Җәйге җылы кичләрдә урамда бергәләп утырып, узган гомердәге вакыйгаларны искә алалар, бүгенге тормыш хәлләре турында сөйләшәләр, андый чакларда, күңелләре нечкәреп, бергәләшеп хәтта җырлар җырлап җибәргән чаклары була аларның. Әле дә яшьләрчә якты карашлы, көр күңелле, ачык йөзле, кешелекле кеше ул әниебез.
Иң якын дусларыннан Хәлимә апа белән Сәлимә апа аны туган көне белән котларга да килгәннәр иде. Шәһәребезнең ветераннар оешмасыннан да олыладылар әниебезне: Г.Х.Хәсәнова өйгә килеп, бик җылы тәбрикләп, бүләк тапшырып китте. Әниебез бүген дә игътибарлары өчен аларга рәхмәт укый, үзләренә дә изге теләкләрен юллый.
Дүрт баласы, 7 оныгы, оныкларының 7 баласы - барыбыз да җыелдык без ул көнне әнкәй янына. Һәммәбез дә яратабыз, ныклы сәламәтлек, алга таба да хәерле гомерләр телибез без аңа. Ә кодагые Рәшидә Тимербулат кызы Шәфигуллина юбилярга булган хөрмәтен, рәхмәтен һәм матур теләкләрен шигырь юллары белән ирештерде:
Ап-ак карлар яуган алсу таңда
Ак дөньяга аваз салгансың.
Шуңадыр да күңелең ак синең,
Гадел, тыйнак, сабыр булгансың.
Синең язмыш - үзе бер тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Үткәннәрең моңлы бер җыр кебек,
Уйлап-уйлап, хәйран калырлык...
Яшьлегебез үтте сугыш елларында,
Күпме газап, әрнү-сагышлар...
Без күргәннәрне беркем күрмәсен,
Тыныч кына булсын дөньялар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа