Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Чатнап үткән гомер

Алдынгы сыер савучы Гөлсем Шәмгуновага шушы көннәрдә 77 яшь тулды.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат җитәкчесе.
Л.Вилданова тәрҗемәсе.

Гөлсем Шәмгунова тумышы белән Чирмешән районы, Якты Тау авылыннан. Ул үз гомерен терлекчелеккә багышлый. 1958 елда сөт фермасында эшләп, районда әлегәчә булмаган күрсәткечкә ирешә - Гөлсем Мифтаховнаның һәрбер сыердан савып алган сөте 3529 килограмм тәшкил итә. Шул вакытта Г.М.Шәмгуновага беренче зур бүләге - ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы килә дә инде. Төгәл бер елдан алдынгы савымчы һәрбер сыердан 5 мең килограммга якын сөт савып ала.

1960 елда Халыкара хатын-кызлар хәрәкәтенә ярты гасыр тула. Шул нисбәттән, Мәскәүдә тан­­­-таналы чаралар үтә. Би­редә делегация вәкиле буларак, Татарстаннан Г.Шәмгунова да була. Шунда ул үзенә "Социалис­тик Хезмәт Герое" дигән югары исем бирелүе турында белә дә инде. Аңа Кремльдә Ленин ордены белән "Урак һәм чүкеч" алтын медале тапшырыла.

Бөгелмә районына Гөл­­­сем Мифтаховна 1967 ел­­да килә. Социалис­тик Хезмәт Герое монда да "Подлесный" совхозында озак еллар терлекчелектә эшли. Берничә тапкыр ТАССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Уңган хатын ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерә. Балалары да ата-аналарының хезмәт эстафетасын тиешле югарылыкта дәвам иттерәләр.

Югары исем иясен 77 яше белән котларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов килде. Алар чәй табынында бүгенге көндә терлекчелекнең торышы, агросәнәгать ком­плексына кертелгән яңа технологияләр турында сөйләштеләр. И.Касыймов Бөгелмә районы хакына башкарылган хезмәте өчен Г.Шәм­гуновага рәхмәт сүз­­­ләре җиткерде һәм ис­тәлеккә бүләкләр тапшырды. Юбилярга озын гомер һәм рухи ныклык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: касыймов юбилей кеше