Кәдер һәм хөрмәт.
9 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче Фәхирә Фәйзерахман кызы Дәүләтшина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
«Россия Федерациясе Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә, 90 яшьтән башлап, юбилейлары саен Россия Федерациясе Президентының шәхси котлау хатын тапшыру турында " гы Указы нигезендә, Ф. Дәүләтшинага РФ Президентының котлау хаты тапшырылды:
“Хөрмәтле Фәхирә Фәйзерахман Кызы!
Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм!
Сез зур тормыш мәктәбен үттегез, сугыш чорының авыр сынауларын лаелы үттегез, илне хәрабәләрдәнторгыздыгыз. Сез һәрвакыт Ватан язмышында катнашуыгызны тоясыз, эшнең уң булачагына ышанасыз.
Ватаныбызга булган бөек мәхәббәт хисләрен, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны сез безгә һәм киләчәк буыннарга тапшырасыз. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телим.
Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа