Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Каһарман кыз: биюче, пулеметчы

Быел без Советлар Союзының фашизмны җиңүенә 75 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу сугыш илебез тарихына Бөек Ватан сугышы буларак кереп калды.

Күпмилләтле Ватаныбыз халкы бердәм булып үз җирен яклауга басты. Ул чакта фашистлар Германиясе югары үсеш алган индустриаль ил була, ә СССРда сәнәгатьне техник яктан яңадан коралландыру башлана гына әле. Баштанаяк коралланган илбасарларга безнең ир-егетләр винтовка һәм  көрәк күтәреп каршы тора. Алар пулеметларны үз гәүдәләре белән каплый-каплый алга бара. Бу куркыныч сугышта дәһшәтле дошманга каршы бөтен ил, бердәм гаилә булып, күтәрелде. Хатын-кызлар үз җилкәләрендә тылны саклап кала, ир-атлар белән беррәттән алар шулай илне дә саклаган. Алар Кызыл Армиядә хезмәт итәләр, партизан хәрәкәтендә катнашалар, оккупантларны совет җиреннән куып чыгаруда һәм аларны тулысынча тар-мар итүгә зур өлеш кертәләр.

Зенит-пулемёт частьларында хезмәт иткән кыю кызларга сокланмый мөмкин түгел. Дошман авиациясе һөҗүме вакытында бар кеше дә яшеренгән-качкан вакытта, дошман аларга каршы тору өчен алар орудие янына атылып баралар.

Бүген без язмышлары шәһәребез белән тыгыз элемтәдә булган көчле  рухлы, нык ихтыярлы хатын-кыз – кече сержант, 1 870нче зенит-артиллерия полкы составында пулемёт расчёты командиры Тамара Петровна Тюрина турында сөйләргә телибез. Ул Крюков, Кременчуг, Полтава шәһәрләрен азат итүдә катнашкан, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, Жуков медале һ.б. белән бүләкләнгән.

Тамара Петровна Тюрина 1925 елның 13 июлендә Донецкида хезмәткәр гаиләсендә туган. Гаиләдә биш бала үсә алар, барысы да – кызлар. Тамара Петровна 9 сыйныфны һәм Донецкида В.И. Ленин исемендәге клубта  ике еллык балет студиясен тәмамлаган.

Әмма алдагы хыялларга тормышка ашыру насыйп булмады. Донецкидан 15 яшьлек кыз өчен сугыш сүзе аңлаешсыз яңгырый, гайре табигый хәл була. Әле кич белән генә репродукторлардан паркта музыка яңгырый, ә иртән бу куркыныч сүз бөтен кешенең теленнән төшми башлый.

Сугыш 1941 елның июнендә башлана, ә августта немец Донецкига бәреп керә. Ул вакытта кызга 16 яшь тулган була. Тамара бу вакытта госпиталь начальнигы итеп билгеләнгән өлкән апасы белән бергә эвакуацияләнә. Апасының өч яшьлек кызы да алар белән була. Юл буе аларны бомбага тоталар. Кременчугта алар да ут астына эләгә, вагоннарга һәм паровозларга снарядлар эләгә. Бу вакытта алар ризыксыз, җылы киемнәрсез урамда калалар. Аларның исән калуы – үзе бер  могҗиза. Берничә көннән эшелонны әзерләп, Тамараны, сеңелесе һәм кызы белән бергә, Чиләбедәге эш пунктына озаталар (госпиталь шунда эвакуацияләнергә тиеш була).

Ләкин Чиләбе аларны кабул итми, бераз көтеп торгач, Кировка озаталар. Тюрина анда ике айлык фрезерчылар курсларына укырга керә. Курсларны тәмамлагач, аны Коломенск танк төзү заводына эшкә алганнар, ул завод та Кировка эвакуацияләнгән булган. Сталинград янында безнекеләр уңышлы ыргылыш ясаганда, Тамара Петровна заводтан чыкмыйча ун көнлек вахтада була, моның өчен аңа шәхсән И.В. Сталиннан котлау телеграммасы тапшырыла.

1942 елда ул үзе теләп фронтка китә. Губахим шәһәр хәрби комиссариаты тарафыннан алынып, зенит-артиллерия полкына пулемёт расчёты командиры итеп билгеләнә. Тюрина дивизиясе Америка аэродромын саклый, ә аны немец бомбардировщиклары көне-төне утка тоталар. Бәрелешләрнең берсендә Тамара контузия ала. 1943 елда Полтавада госпитальдә ята. 1945 елда демобилизацияләнә.

1946 елда Тамара Петровна Бөек Ватан сугышында катнашкан Тюрин Петр Васильевичка кияүгә чыга. Ул көньяк-көнбатыш фронтта сугышкан, Кызыл Йолдыз ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Пётр Васильевич – Бөгелмә кешесе, Тамара Петровна да аның белән бергә Бөгелмәгә кайта. Биредә ул педагогия училищесында бию төркемнәре җитәкчесе булып эшли. 1950 елда 14-Каһарман исемендәге клубка эшкә урнаша. 1952 елда Тамара Петровнаны клуб мөдире итеп билгелиләр, анда ул 1954-1972 елларда эшли.

1972 елның 18 апрелендә КПСС шәһәр комитеты бюросы карары белән Т.П. Тюрина Техника йорты директоры итеп билгеләнә. Егерме ел Татнефтегеофизика” трестында эшли. Егерме биш ел шәһәр Советы депутаты булып сайлана, Гражданлык хәлен теркәү идарәсе (ЗАГС) каршындагы мәдәни-массакүләм комиссия җитәкчесе була, яшь парларны тәбрикли. Сайлауларда актив катнаша. КПСС шәһәр комитетының Мактау китабына кертелгән (10 ел дәвамында аның портреты шәһәрнең Мактау тактасында булган). 1981 елда Совет эше өлкәсендәге хезмәтләре өчен “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Эшләү дәверендә “Мәдәни эш отличнигы билгесе, үзешчән иҗат конкурслары лауреаты, ТНГФ хезмәт ветераны» лауреаты, 3нче дәрәҗә социалистик ярышларда җиңүче була (1973, 1974, 1975 елларда). Бик күп бүләкләр, Рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре һәм хатлар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Ел саен хөкүмәт башлыгы В.В. Путиннан, М.Ш. Шәймиевтән, Н.Г. Мәһдиевтан, җирле хакмият башлыкларыннан Җиңү көненә котлаулар кабул итә.

Хәтта лаеклы ялга киткәннән соң да шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашып яши. Шәһәр һәм район Бөек Ватан сугышы ветераннары президиумы әгъзасы булган. 2001 елның 7 мартында Казанга Татарстан Президенты М.Ш. Шәймиев белән очрашуга чакырыла.

Тамара Петровна тюрина 2019 елда бакыйлыкка күчте.

         Бөек Җиңү өчен югары бәя түләнгән. Дөнья хатын-кызларының дошманга каршы көрәштә бу дүрт газаплы елдагы кебек күпләп һәм шул дәрәҗәдә  нык торуларын тарих хәтерләми. Нәкъ менә хатын-кызларга барысы өчен дә рәхмәт әйтү, фидакарьлекләрен тиешенчә бәяләрлек җылы сүзләр табу да кыен. Алар мңге яши: халык хәтерендә, монументларда, алар саклаган җирдән атлаучы  сабыйлар беренче адымнарында...

Любовь Дёкина, туган якны өйрәнү музееның экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса