Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Илдар Вилданов: “Балачакта мин хирург булырга хыялландым”

Илдар Вилданов – А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрының иң харизмлы актерларының берсе. Илдар Бөгелмә шәһәренең 14нче татар гимназиясен тәмамлаган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында режиссер белгечлегенә укыган.

Интервью

Илдар, безнең белән вакыт табып очрашканыгыз өчен зур рәхмәт. Бөгелмәлеләр сезне бары сәхнә геройлары аша гына белә. Ә бит сез бик кызыклы шәхес! Әйдәгез, якыннан танышыйк. Сәхнәдә сез романтик, әкиятче.., ә тормышта нинди?

Мин бик шатланып сезнең тәкъдимне кабул иттем һәм вакыт да таптым.  Тормышта мин – гадәти кеше. Маңгайда “йолдыз” янмый! Китаплар укырга, кино карарга, саф һавада йөрергә яратам. Һәм, әлбәттә, тәмле ашарга яратам!

2020 ел күпләр өчен бик авыр бирелде. Моны Кәбисә елы белән бәйләп аңлаталар. Бу ел сезнең өчен кайсы яклары белән истә калыр? Бәлки, тормышыгызда ниндидер үзгәрешләр булгандыр?

Чыннан да, бу ел бик авыр булды. Шулай булуга карамастан, тормышымда матур үзгәрешләр булды: мин үз ярымны очраттым һәм быел без аның белән гаилә корып җибәрдек.

–  Илдар, сез булачак һөнәрегезне балачактан ук сайладыгызмы? Театр белән кызыксыну ничек башланып китте?

Мин балачакта хирург булырга хыялланып йөрдем. Тик гимназиядә театр студиясе эшли башлагач, фикеремнән кире кайттым. Аның җитәкчесе рус театрының аксакалы Равил Исмәгыйль улы Сәлимов иде. Сәхнәгә беренче тапкыр чыккач та, киләчәктә тормышымны нәрсәгә багышлавымны аңладым.

Әти-әниегез сез сайлаган һөнәргә каршы булмадылармы?

 – Быел “ТНГ-Групп” җәмгыятендә геофизиклар династияләрен хөрмәтләделәр. Безнең Вилдановлар гаиләсенең гомуми стажы 100 елдан артып киткән. Баксаң, минем киләчәгем билгеләнеп куелган. Тик мин, гомумән, икенче юлны сайладым һәм әти-әнием артист һөнәрен хупладылар. “Үз хыялыңа бар”, – дигән сүзләр белән куәтләделәр.

Сезгә “уңай” һәм “тискәре” геройларны да уйнарга туры килә. Әйтегез әле, кайсылары аеруча авыр бирелә?

Минем өчен “авыр” һәм “җиңел” төшенчәләре юк. Һәр роль уникаль һәм кызыклы.

Бөгелмәлеләр сезне кайсы персонаж белән ассоциацияли? Ә сез кайсы геройлар белән якын хис итәсез үзегезне?

Тамашачылар мине ниндидер роль белән түгел, ә уңай геройлар белән ассоциациялидер.Үзем исә... берсе белән дә түгел, чөнки мин “сәхнә” һәм “шәхси тормыш” төшенчәләрен аерып карыйм.

Кинода төшү хыялы бармы?

Әлбәттә!

Сезнең һөнәр зур керемнәр алып киләме?

Безнең хезмәт хакын Мәскәү актерларыныкы белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Ул әле стажга да бәйле. Үз һөнәренә яңа кереп килүче артистлар өчен генә түгел, тәҗрибәле актерга да бу менә дигән мотивация. Елдан- ел театрга мәхәббәт тә, хезмәт хакы да арта.

Һәм әз генә шәхси тормышка да кагылып үтәсем килә. Сез нәрсә белән мавыгасыз?

Мин нумизматика белән мавыгам. Футбол карарга яратам. Мин – Испаниянең “Барселона” футбол командасының җанатары!

–  Илдар, сезгә иҗатыгызда уңышлар теләп калабыз.

Алсу МӨКАТДӘС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса